Хәзер авыл кешесе сөенечле мәшәкатьләр белән мәш килә, язын- җәен тырышып эшләгәненең әҗерен күрә. Бакчасындагы уңышын җыя, кышкылыкка ризык әзерли, урнаштыра. Кемдер бәрәңгене җыеп, инде урнаштырып та өлгергән, ә кемдер казырга тотына гына.
Быел да авыл җирендә яшәүчеләр өчен сынаулар күп булды. 2010 елгы корылык чорында халык бәрәңгесез калды. “Икенче икмәк” кыйммәтле ризыкка әверелде, аның килограммы 80-90 сумга кадәр җитте. Бәрәңге тансыкка гына, тәмләп алыр өчен генә сатып алынды, кешеләр ярма, токмач ашарга өйрәнде. Быел да бәрәңге уңышы турында төрлесен ишетергә мөмкин. Кемдер күп булды дип куана, кемдер начар дип зарлана. Ә сездә бәрәңге уңышы ничегрәк?
Әлфинур ӘХМӘДУЛЛИНА, Сарман районы Иске Кәшер авылы:
– Аллага шөкер, бәрәңге уңышы шәп булды! Бакчадан чыккан муллыкка сөбханаллаһ дими ни диясең?! Берничә гаиләне шушы бакчабыз туендыра. 8 сутый җиргә 25 чиләк бәрәңге утырткан идек, 150 чиләк чыкты. Үзе эре, үзе матур. Ирем белән икәү генә 5 көн казыдык, көрәк төрткән саен эре бәрәңгеләр тәгәрәп чыга!
Бәрәңгене иртәрәк утыртырга тырышабыз, быел бу эшне 10 майда башкарып чыктык. Ирем төгәл сызымнар белән эшләргә ярата, ул буразналар арасы 60 см, ә бәрәңге арасы 25-30 см булырга тиеш дип саный. Җәен су да сиптек, сусыз бәрәңгегә үсүе авыр. Ә менә әниебез су да сипмәде, аныкы да яхшы чыкты. Күршеләр дә бәрәңге начар дип зарланмады. Бәрәңгесез авыр бит, 2010 елда корылык булганда бәрәңге урынына ярма, макарон белән тукландык, ләкин табында бәрәңге булмаса, күңелсез.
Азат ТИМЕРШӘЕХ, Татарстанның халык артисты:
– Начар булды бәрәңге. Кышка җитәрлек чыкмады. Элеккеге еллардагы кебек мул уңыш җыеп булмый хәзер, бәрәңгенең рәте китте. Җир өлгермичә утыртабыз бит, ашыгабыз. яңгырлар да вакытында ява алмаганга, уңыш юк дәрәҗәсендә. Быел Себердән яңа сорт алып кайттым, корт ашамый дигән булдылар, ничек кенә ашый әле! Элекке елларда кышка 22 капчык бәрәңге әзерли идек, анысы да җитми кала иде. Татар бәрәңгесез яши алмый бит, тәгәрәтеп тә, ярып та ашыйбыз, аннан тыш та кыстыбые, өчпочмагы, бәлешләре бар. Шулай да хәзер халык бәрәңгесез яшәргә өйрәнә башлады шикелле. Үзебез күбрәк ярмалар ашарга тырышабыз, ул сәламәтлек өчен файдалырак та әле! Туганнар, борчылма, бәрәңге генә бирербез, диде. Гастрольгә барсаң да, күчтәнәч итеп капчыгы белән бәрәңге салып җибәрәләр. Шәт, ач калмабыз!
Гөлсәрия НӘБИУЛЛИНА, Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылы:
– Узган атнаны бәрәңгене елый-елый диярлек казыдык. 7 капчык бәрәңге утырттык, 5 чиләк җыеп алдык. Хәтта 2010 елдагы зәһәр корылык елында да 5 капчык алган идек. Авылда елгага якын утырганнарның гына ярыйсы чыкты, ләкин авылның күпчелеге бәрәңгесез калды. Апаларым Ырга, Тулыш авылларында яши, аларда да шундый ук хәл. Зур-зур бакчаларыннан 60 чиләк бәрәңге алдылар. Әле ул җитмәсә вак! Белмим, нәрсәдән икән соң бу галәмәт? Әллә туфрак чирлеме икән дип аптырыйбыз. Үсентенең шытуы да әллә нинди булды, гадәттә бердәм тишелеп чыга иделәр, быел авыр чыкты. Яңгырларның да коеп яуган вакытлары булды, ә бәрәңге юк. Быел эксперимент буларак июль аенда ике буразна утыртып карадык. Әле утыралар, ничек булыр, белгән юк. Күрше Лаеш районында хәлләр безнекеннән күңеллерәк. Шунда барып, бәрәңге сатып алучылар бар. Авылга килеп тә саталар, 1 килограммы – 10-15 сум.
Наилә НУРМӨХӘММӘТОВА, Буа районы Кишер Аксуы авылы:
– Безнең авыл гомергә күпләп яшелчә үстереп, сату итеп гомер кичерде. Һәрбер йортта – зур җир биләмәләре. Без 60 сутый җирдә бәрәңге, кишер, кызыл чөгендер үстерәбез. Быел кыш чыгарлык бәрәңге казып алдык, ләкин сатуга юк. Анысына да шөкер итәбез, гомумән, бәрәңгесе чыкмаган яклар күп дип ишеттем. Бездә Чуашстаннан килеп саталар. Килограммы 10-14 сум, диләр. Элек биш буразнадан гына да 1 тонна бәрәңге ала идек, быел юк. Кишер яхшы чыкты, җәй көннәрендә 13-17 сумга саттык, бүген бер килограммы 6-7 сумнан йөри. Кызыл чөгендер җәен 10 сум иде, хәзер 5 сумга калды.
в„–149 | 13.09.2013