Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37732

Кечкенә кызларның зур җиңүләре

$
0
0
14.09.2013 Җәмгыять
Ел саен Татарстанның 5-12 яшьләрдәге йөздән артык кызчыгы «Мини-мисс» бәйгесендә катнаша. Шулар арасыннан 30лап лаеклысы сайлап алына һәм подиумга күтәрелә. «Мини-мисс» таҗын эләктерүче, иң-иңе дип табылучы бердәнбер – кем ул? Әлеге титулны нинди кызларга һәм нинди уңышлары өчен бирәләр? Бу җиңүләрнең бала холкына тискәре йогынтысы бармы?

Әлбәттә, матурлык бәйгесенә килдең дә ишек тибеп кердең түгел. Анда катнашу өчен еллар буе тырышырга, җигелеп эшләргә, вакытыңны жәлләмәскә кирәк. Бәйгеләргә әзерлек процессы Казандагы «Мисс Татарстан» эстетик тәрбия мәктәбендә гөрләп бара. Бирегә кызлар атнага ике мәртәбә икешәр сәгатькә йөри. Аларны матур итеп сөйләшергә, төз йөрергә, арканы туры тотарга, өстәл артында дөрес утырырга шушында өйрәтәләр. Моннан тыш, оста бию яки җырлау, чит телләрне белү, кыскасы, сәләтле бала булу – бәйгенең тагын бер шарты. Ул сәләтләрне аерым үстерәсе, махсус түгәрәкләр сукмагын таптыйсы. Әмма матурлык бәйгесенә җиң сызганып әзерләнеп, эстетик тәрбия мәрмәрен еллар буе кимереп тә, җиңүче таҗын кия алмау-чы кызлар байтак. Хәер, балаларын әлеге мәктәпкә йөртүче кайбер ата-аналарның төп максаты җиңү түгел икән.

 – Эстетик тәрбия мәктәбенә йөри башлавыбызга ике ел, – ди Ләйсән Сафиуллина, 7 яшьлек Эмилиянең әнисе. – Кыз балаларга эстетик тәрбия бирү кирәк, дип саныйм. Кул эшләренә, матур сөйләшергә, төз атларга, өстәл артында чәнечкене дөрес тотарга – һәммәсенә өйрәтәләр анда. Биредә бала төрле комплексларыннан котылды, үз-үзенә ышанычы артты. Безнең белән бергә бу мәктәпкә йомык, берәү белән дә аралашмый торган кыз да килгән иде. Күпмедер вакыттан соң ул да бөтенләй үзгәрде, ачылып китте. Зур бәйгеләрдә урын алганыбыз булмаса да, Эмилияне киләчәктә дә анда йөртергә планнар бар.

Менә 8 яшьлек Әминә Хафизова җилкәсендә җиңүләр генә. Әти-әнисе аны өч яшьтә үк тау чаңгысында шуарга, атта йөрергә өйрәтә. Ә бер елдан балет студиясе, вокал һәм хореография, инглиз һәм испан телләре, күпсанлы бәйгеләр китә... Үзен белә башлаганнан бирле Әминәнең һәр сәгате, һәр минуты исәптә. Башка балалар кебек уенчыклар белән уйнарга, шаярырга вакыты калмый аның, ул һәрчак укуда, тамашачы алдында, сәхнәдә була. Әлбәттә, үзе генә түгел, әтисе Рамил бар вакытын уртанчы кызына багышлый, акчасын да кызганмый. Матур кызның тырышлыгы тиздән җимеш бирә – Әминә Хафизова 6 яшендә матурлык бәйгесенең иң дәрәҗәле исемен эләктерә. Ул – «Галәмнең нәни гүзәле!» Моннан соң Әминәгә төрле бәйгеләргә чакырулар ишелеп килә башлый, ә ул һәркайсында катнашырга, шушы яшендә ярты дөньяны гизәргә өлгерә. Иң сокландырганы – кая барса да, беренчелекне ала кыз!

Хәзерге вакытта Әминә Хафизовага 8 яшь, икенче сыйныфка укырга барырга әзерләнә ул. Яшәү рәвеше бер дә үзгәрмәгән – шундый ук актив һәм мөлаем, Әминәдән күзне дә аласы килми. Әле күптән түгел Америкага барып, ике мең кеше арасыннан җиңеп, 14 алтын медаль алып кайткан, профессиональ бию конкурсларында ныклап катнаша башлаган, татар эстрада йолдызлары катнашындагы соло концертларда чыгыш ясарга һәм клипларга төшәргә керешкән...

 – Сезнең кызларыгыз өчәү бит. Әминәгә шундый игътибар булганга, олысы көнләшмиме? – дим Әминәнең әтисе Рамилгә.

– Безнең өйдә көнчелеккә, мин-минлеккә урын юк. Балаларның үзләрен өстен тотуы сизелә башласа, шундук кисәтү ясыйбыз. Аннары, бездә һәркемнең үз шөгыле бар, кызларның юк-бар уйларга вакытлары да калмый. Олысы Дианага – 11 яшь, ул рәсем ясый, чирәмдә хоккей уйный, йөзүгә йөри. Төпчегебез Амелиягә әле өч кенә яшь тулды. Ныклап йөри башлау белән биергә өйрәтергә ниятләп торабыз. Бала ни белән шөгыльләнәсе килүен үзе әйтә, ә без аның теләген тормышка ашырырга тырышабыз. Иң мөһиме – кызлар тырышырга, максатчан булырга өйрәнсен, үсештә булсын. 

– Бу кадәр бәйгедә катнашуның тискәре яклары бармы? Әминәнең укуына комачауламыймы?

– Балага тискәре йогынтысы юк, дип саныйм. Бәйгеләрдә катнашу өчен күп вакыт һәм акчабыз китә, шунысын гына «минус» дип әйтергә буладыр. Укуга комачаулык тудырмый. Җитди бәйгеләрнең күбесе каникул вакытында үтә. Хатыным белән икебез дә мәктәптә «5»легә генә укыдык, шуңа күрә безнең өчен балаларның да яхшы укуы бик мөһим.

Рамил Миңнуллин әйтүенчә, Әминә дистәләгән бәйгедә катнашып, әлегә нибары бер генә тапкыр икенче урынга калган. Фортепьянода уйнап, чын музыкантлар арасында Казан буенча икенчелекне алган. Күңеле төшмәгән Әминәнең, «Киләсе елга мин бу бәйгедә беренче булачакмын», – дип кенә әйтеп куйган. Мондый ыгы-зыгылы тормыш аның үзенә дә ошый икән. Нәрсәдер барып чыкмаса, тешен кысып булса да, яңадан кабатлый, булдырып чыкканчы тырыша ул. Укытучылары да аның үҗәтлеген мактап туя алмый, «Әминә белән эшләү үзе бер рәхәт», – диләр.

Энҗе Китаева, 11 яшьлек Сабира Китаеваның әнисе:

– Миннән: «Нишләп кызыңны модельләр әзерләүче студиягә йөртәсең?» – дип сорыйлар. Сабира кечкенәдән бик оялчан бала булды. Дәрескә ныклап әзерләнеп барса да, кул күтәреп җавап бирергә курка иде. Шуннан соң педагоглардан кызыма ничек ярдәм итеп булуы хакында сорадым. «Сәхнәгә менсен, баланы төрле яклап үстерегез», – дип киңәш иттеләр миңа. Шул вакытта «Мисс Татарстан» эстетик тәрбия мәктәбенә оялчан кызымны алып килгәндә, аны «Мисс Вселенная» таҗын яулар дип башыма да китермәдем. Матурлык бәйгеләрендә җиңү акчага барып тоташа дигән фикер дә ишеттем. Без – гади табиблар гаиләсе, зур байлыгыбыз юк. Теләк кенә булсын, бу тормышта бар нәрсәгә дә ирешеп була икән. Сабира кечкенәдән балет белән шөгыльләнде, инглиз телен ныклап өйрәнде. Шуңа күрә, аның бу җиңүе бер көнлек кенә түгел, еллар буе куйган тырышлык нәтиҗәсе дип әйтә алам. Көчле укытучыларның, танылган дизайнерларның, оста хореографларның – тулы бер команданың хезмәте ята аның нигезендә.

Гөлнара Ибраһимова, балалар психологы:

– Кайбер балалар тумыштан актив булалар һәм андыйлар өчен мондый бәйгеләр кирәк тә. Әмма җиңүләрнең уңай гына түгел, тискәре ягы да бар. Һәрвакыт югарыда тирбәлергә өйрәнгән бала соңыннан җиңелүне кабул итә алмаска мөмкин. Кечкенә чакта популяр булган, әмма үскәч рольсез калган актерлар бар. Аларның күбесе игътибар үзәгеннән китүне нык авыр кичерә. Тормыш гел ак полосалардан гына тормый, кара полосалар безгә бәхетнең тәмен аңлау өчен кирәк. Җиңелми торып, җиңүнең рәхәтлеген тоемламыйсың бит. Ата-ана аны беренче булганы өчен түгел, бернинди шартсыз яратуын, кызның җиңүләре алар өчен ул кадәр мөһим түгеллеген баланың үзенә җиткерергә тиеш. Тормышның һәр өлкәсендә – спортта да, фәндә дә, матурлык бәйгеләрендә дә алдынгы булу мөмкин түгел. Һәм бу бәхеткә комачауламый. Моны ата-ана бала күңеленә кечкенәдән сеңдерсен.

 

Сабира Китаева

Әминә Хафизова
 


Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

в„–1 |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37732


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>