Асфальттан уңга борылып, басу юлы буйлап бераз баргач, авыл зираты шәйләнә башлады. Әмма якын-тирәдә бернинди авыл да, хәтта бер генә йорт әсәре дә юк. Басу уртасына каян килгән бу зират? Кайсы рәхмәтлесе аны тимер рәшәткә белән әйләндереп алган? Зираттан ерак түгел генә нигез ташлары өеме янында ак сакаллы бер карт утыра... Аны халык урап алган. Тавыш көчәйткечтән сагышлы көй агыла... Бабай оныгына беткән авыл турында сөйли...
Азнакайга Яңа Ташлыяр авылы нигезенә килгәч, безне әнә шундый манзара каршы алды. Ташлыярның инде күптән беткәнен ишетеп белә идек. Авыл урынына стела, ягъни таш куеласын да әйткәннәр иде.
Без, журналистлар, Азнакайга әнә шул стеланы ачу тантанасына кайттык. Бер уйлаганда, әлеге вакыйганы “тантана” дип әйтү сәер дә кебек. Әмма, икенче яктан, беткән авыл урынына куелган таш һәйкәлне ачу – шатлыклы вакыйга. Бу – авылның исемен ташка уеп язып мәңгеләштерү дигән сүз. Ә инде һәр вакыйганы театрлаштырылган тамашага әйләндерү – азнакайлыларга хас сыйфат. Җирле артистлар тудырган образлар аша тарихны яңарту бермә-бер тәэсирле була бит ул.
Яңа Ташлыяр тарихы
1885 елда Әхмәтҗан атлы крәстиян Александровка авылы помещигыннан чәчүлек җир сорап ала. Алты баласы була аның. Әхмәтҗан нәселе шушы җирдә иген игә, йортлар сала башлый. Шулай итеп Азнакай төбәгенең матур бер урынында Яңа Ташлыяр дигән авыл туа.
1930 елда аерым хуҗалыклардан “Чулпан” колхозы оештырыла. Үзе кечкенә генә булса да, колхозның сыер, ат, кошчылык фермалары, яшелчә бакчасы, су тегермәне була. Кыскасы, яшә дә яшә инде. Әмма Россия бит – гел реформалар уздырырга күнеккән ил. XX гасырның илленче елларында Яңа Ташлыярны Буралы авылына кушалар һәм ул Куйбышев исемендәге колхозның бригадасына әйләнә. Районнарны бер аеру, бер кушу, колхозларны бер эреләндерү, бер ваклау нәтиҗәсендә күпме авылларны югалттык инде без. Яңа Ташлыяр да, якты дөньяда 97 ел яшәгәннән соң, бакыйлыкка китеп бара.
Үзе бетте, исеме калды
“Бу урында фәләненче елларда фәлән авыл яшәде” дигән язулы ташлар Татарстан җирендә күп түгел әле. Гәрчә беткән авыллар йөзәрләп исәпләнсә дә. “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин төзегән исемлектә шундый 300 авыл бар. Изге эшнең тавыш куптарып эшләнмәгәнен белгәнгәме, әллә табигате буенча аз сүзле булгангамы, Арча егете Лотфулланың авыр язмышка дучар ителгән авылларның исемнәрен мәңгеләштерергә алынганын күп кеше белми. “Ни өчен бу изге эшкә алындың?” – дип сорагач та, ул: “Кирәк бит инде”, – дию белән генә чикләнде. Биш тиенлек эшен биш тәңкәлек итеп сөйләргә маһир кешеләр булган кебек, дәүләт дәрәҗәсендәге олы эшләре хакында да дәшми йөрүчеләр бар бит ул. Лотфулла әфәнде, әлбәттә, соңгысына керә. Мин әле аның Иске Казан нигезен торгызганын да беләм. Һәм ул бу хакта да дөньяга шауламады. Ә менә Азнакайга Яңа Ташлыяр авылы нигезенә ни өчен юлы төшкән Лотфулла әфәнденең? Үзеннән сорагач, янә: “Миндә Азнакай егете эшли бит...” – дигән сүзләрдән уза алмады. Ә хикмәт “Таттелеком”да Азнакай шагыйре Рөстәм Зәкуанның эшләвендә генә түгел. Лотфулла Шәфигуллин, хәрби буларак, гомеренең шактый елларын чит-ят җирләрдә үткәргән. Татарстанны, татар илен сагыну белән узгандыр ул еллар дип беләм. Юкса, хезмәт итеп кайтуга туган авылы Симетбашка булыша башлар идеме? Чишмәләрне, сулыкларны чистарттырды, тәртипкә китертте, мәчет салуда булышты ул. Күренекле әдипләрне, сәнгать кешеләрен авылына кунакка алып кайткалады. Симетбаш турында җыр да яздыртты. Аны бүген авылдашы Габделфәт Сафин җырлап йөри. Матур итеп әйтә белмәсә дә, авылның татар өчен ни дәрәҗәдә кадерле булуын күңеле белән сизенә Лотфулла әфәнде, татар авылының милләт сагында икәнен дә белә. Беришләребез “авыл бетсә – татар бетә...” дип сөйләгәндә, Лотфулла әфәнде инде ничә еллар буе авылны саклау, ә беткәннәренең исемен мәңгеләштерү буенча артык тавышланмыйча, әкрен генә, матур гына эшләп килә.
Фикердәшләр
Әлеге язманы укыса, Лотфулла әфәнде, һичшиксез: “Арттырыбрак җибәргәнсең, алай ук кирәк түгел иде”, – дияр. Үзе әйтмәсә, кеше аркылы ишеттерер. Нишлисең инде, якташ, журналист кешенең эше шул: яхшылыкны да, яманлыкны да күрә һәм халыкка җиткерә белү.
Бу язмада тагын бер фидакарь җанның, Лотфулла әфәнде кебек, аз сөйләп, күп эшләргә яратучының исемен телгә алмый булдыра алмыйм. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин соңгы ике ел эчендә татар төбәге Азнакайның абруен күтәрде. Шапырынмады, зарланмады, кемнәрдәндер гаеп эзләмәде, ә җайлап кына эшли башлады. Нәтиҗәдә, инде яманаты чыгып, артка тәгәрәгән Азнакай шушы бер-ике ел эчендә күп күрсәткечләр буенча Татарстанда беренче бишлеккә керде. Беренче танышуымда Марсель Зөфәр улы миңа мәдәният-сәнгатьтән, рухи дөньядан бераз ераграк “крепкий хозяйственник” кебек тоелган иде. Аллага шөкер, ялгышканмын. Ул килгәч кенә дә Азнакайда сәнгатьнең үсүен, шушы төбәк, аның иҗат әһелләре, авылларның тарихын өйрәнү һәм китап язуның күрелмәгән дәрәҗәгә җитүен язган идем инде. Бактың исә, Җир йөзеннән юкка чыккан авылларның исемнәрен ташка уеп мәңгеләштерү, зиратларны төзекләндерү Азнакайда инде башланган булган. Төбәкне, милләтне шәхесләр күтәрә, дөньяга таныта икәнен дә белә Марсель әфәнде. Бу яктан да Лотфулла әфәнде белән фикердәшләр алар.
Гаҗәп авыл
Яңа Ташлыярга Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова һәм Камал театры артистлары да кайткан иде. Авыл нигезенә шулай олылап кайтуның җитди сәбәбе дә бар: Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары Нәҗибә Ихсанова һәм Әзһәр Шакиров шушы авылныкылар. Шундый ике мәшһүр шәхесне биргән авыл Татарстанда гына түгел, илендә-җирендә юктыр ул. Читтән күзәтеп тордым: Нәҗибә апа да, Әзһәр абый да инде басуга гына әйләнеп калган авыл урынында үзләренең урамнарын эзләп таптылар, җыелган халыкка: “Менә безнең нигез шунда иде”, – дип йорт урынын күрсәттеләр. Аннан зиратка кердек. Кечкенә генә ул, бәлки инде бер өлеше сөрелгәндер дә. Шулай да тимер рәшәткә белән әйләндереп алгач, мәрмәрдән кабер ташлары куйгач, яшәп килгән кайбер авыллар көнләшерлек зиратка әйләнгән. Ирексездән тирә-якка каранып алдым, әйтерсең лә янәшәдә генә авыл, Яңа Ташлыяр авылы бар. Кем белгән, бәлки бу урында яңадан авыл төзелер. Әле Азнакай башлыгы Марсель Зөфәр улы да әйтеп торды: “Җир бирсәгез, йорт салыр идек”, – диючеләр бүген бар икән. Алар – шушы нигездә яшәгән кешеләр һәм аларның балалары.
“Фәләненче елларда монда фәлән авыл яшәде” дип таш кую, бер яктан, гади генә бер гамәл кебек. “Әмма бүген Татарстанда йөзләгән авылның юкка чыкканын һәм шактыеның урыны да билгесез икәнен искә алсак, һәр таш халык хәтерен саклый кебек. Әгәр шундый таш куелмаса, зиратлар җир белән тигезләнсә, татар баласы нинди нигезгә кайтып ата-бабалары рухына дога кылыр иде? Әтисе кабере янында торганда Нәҗибә апаның күзләрендә яшь иде. “Әти бәгърем, рәхмәт сиңа, җиде балаң да тормышта лаеклы урын тапты, синең исемеңә тап төшермәделәр”, – диде ул. Далада тәгәрәп йөргән тамырсыз дүңгәләккә әйләнсәк, мондый сүзләрне кайда, кемгә әйтер идек икән?! Зираттагы халыкның күбесенең күзләрендә яшь иде. Әмма, Римма Атлас кызы әйтмешли: “Бу – куанычлы көн, күзләрдә – шатлык яшьләре”. Мин ышанам, Лотфулла әфәнде һәм азнакайлылар башлаган бу изге гамәлне башкалар да дәвам итәр әле.
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
в„–149 | 15.09.2013