10 сентябрь көнне Азнакайда Татарстан Журналистлар берлеге президиумының күчмә утырышы булды. Ул рәсми төстә, шома гына үтәр дип уйлаган идек, әмма уртага салып сөйләшәсе сүзләр шулхәтле күп җыелган ки, билгеләнгән вакытка сыеша да алмадык.
Рәхмәт яусын, Татарстан парламенты рәисе урынбасары, журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Атлас кызы Ратникова да сүз иреген кысмады. Сөйләшү, нигездә, татар журналистикасының бүгенге хәле һәм киләчәге хакында иде. Римма ханым әйтүенчә, нәкъ менә милли, аерым алганда, татар журналистикасы алдында хәл итәсе мәсьәләләр бихисап. Бүген барысына да тукталып тору мөмкин нәрсә түгел. Чөнки кайсы мәсьәләгә генә кагылма – “нишләргә?” дигән сорау туа. Әлбәттә, күбесе – заман тудырган проблемалар. Татар матбугатының тиражы кимүен генә алыйк. Сәбәпләре шактый. Беренчесе татар теле язмышы белән бәйле. Ана телендә укучылар саны кими.
Икенчедән, татарча газета-журналлар саны арта. Римма ханым әйтүенчә, бүген алар – 25, ә элек 4-5 кенә иде. Ә укучылар саны артмый. Нишләргә? Хикмәт атта да, тәртәдә дә. Беренчедән, яшәешнең һәр өлкәсенә базар мөнәсәбәтләре үтеп кергән бу заманда без базарга затлы тауар чыгарырга тиеш. Шул ук вакытта мондый тауар җитештерергә осталар да кирәк бит әле. Р.Ратникова исә, милли журналистика кадрлар кытлыгы кичерә, дип бара. Ни өчен? Юкса каләм ияләре, радио-телевидение хезмәткәрләре әзерләүче махсус уку йорты да бар бит. Ел саен ничә кеше журналист дипломы алып чыга. “ВТ”ның баш мөхәррире, үзе дә журналистика факультетында укытучы Миңназыйм Сәфәровның бер зары искә төште. “Студентлар арасында бүген эшкә алырлык кешеләр юк диярлек”, – дигән иде ул. Журналист булырга хыялланучыларның шактые – мәктәптә укыганда ук “Алтын каләм” бәйгесендә катнашып, әйбәт кенә урыннар да алган балалар үзе. Әлбәттә, Миңназыйм әфәнде әзер журналистның “табадан төшүен” көтми. Шуңа күрә “ВТ”га яшьләрне күбрәк алып, газета кухнясында тәрбияләүне кулай күрә. Әмма барлык редакцияләр мондый кыен, мәшәкатьле юлны сайламый шул, аларга инде әзер журналист кирәк. Ә алар юк дәрәҗәсендә.
КФУның гаммәви коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институты доценты Васил Гарифуллин укыту системасын камилләштерү хакында кызыклы фикерләр әйтте үзе. Быелдан магистратура кертелгән икән. Өстәмә ике ел укыган белгеч журналистика магистры булачак. Ярый, шундый дәрәҗә алсыннар да ди. Тик менә яшьләрнең барысы да диплом буенча һөнәр сайларга ашыкмый шул. Шәхсән мин моны татар журналистикасының абруе ни дәрәҗәдә булуы белән бәйлим.
Утырышта “Татмедиа” агентлыгы вәкиле, милли матбугат өчен җаваплы Гөлнара Сабирова да гыйбрәтле саннар китереп сөйләгән иде. Профессиональ белемле журналистлар гомуми санның яртысын да тәшкил итми икән бит. Ни өчен бу өлкәгә яшьләр килми? “Чөнки эш кызыксыз, газеталарда бер үк калыпка салынган язмалар. Яңача эшләргә безгә татарлыгыбыз да комачаулый”, – дигән иде ул. “Татарлык” дигәндә Гөлнара кыюсызлыкны, артык тыйнаклыкны күз алдында тотты. Анысы да бардыр. Инде яшьләргә килсәк, бер кызыклы факт күзгә ташлана: бүген журналист һөнәрен, нигездә, кызлар гына сайлый. Бу “күркәм гадәт” каян килеп чыга соң? Мин болайрак уйлыйм. Иң әүвәл бүгенге яшәешнең матур идеалларга түгел, ә акчага корылганын яшермик. Егет кеше инде: “Журналист булсам, күпме хезмәт хакы алырмын? Айлык 12-15 мең сумга гаилә алып бара алырмынмы? Фатир мәсьәләсен ничек хәл итәрмен?” – ди. Ә кыз кеше, чын фанатик булмаса, әлбәттә: “Башта диплом алыйм әле, аннан соң күз күрер. Һич югы бай кияү табылыр”, – дип уйлый. Бу – минем шәхси фикер генә һәм кайберәүләргә бик тар кебек тоелыр. Әмма кайсы яктан карасаң да, адәм баласы һөнәрне тормыш алып бару, рәхәт яшәү өчен сайлый. Бу яктан тормышта татар журналистикасының абруе, кадере ни дәрәҗәдә соң? Бер мисал китерим әле.
Моннан 10 ел чамасы элек миңа төрек кардәшләр чакыруы буенча Истанбулга барырга туры килде. “Заман” газетасы редакциясенә дә кердек. Шунда баш мөхәррирдән журналистларның күпме хезмәт хакы алуы белән кызыксындым. Төгәл саннар хәтердә калмаган. Әмма яңа гына эшкә килгән журналистның бездән 20 тапкыр артык акча алуы истә калган. Ә инде бераз тәҗрибә туплаган журналистлар аена бер “Жигули”лык акча алалар иде. Мөхәррир үзе дә әйтеп торды: “Журналист һөнәре бездә бик абруйлы, дәрәҗә буенча хакимияттә утыручылардан кала икенче урында”, – диде.
Яхшы шартлар һәм хезмәт хакы булганда журналистикага, әлбәттә, тартылалар. Әмма шунысы да бар: Төркиядә журналистка таләп тә бик кырыс икән, язмаларың йомшак булса, вакытында тапшырылмаса, дәлилсез тәнкыйть, хаталар җибәрсәң, “журналист карточкасы”н алалар һәм инде син беркем дә түгел. Яшисең килсә, башка һөнәр үзләштерергә, эш эзләргә мәҗбүр буласың. Менә шул, бу юлларны татар матбугаты өчен кайбер җаваплы кешеләрнең күңеленә уй керә торсын өчен яздым.
Утырышта каләм ияләрен югары уку йортларында әзерләү, бюджет урыннарын күбрәк булдыру, өстәмә укыту хакында да сүз барды. Болары да кирәк. Яхшы, хуш, укыту системасы да җайга салынды, кадрларга кытлык та бетте, ди. Ә сыйфат ягы ничек соң? Җавап итеп Дәүләт Советының матбугат үзәге хезмәткәре Чулпан Әхмәтованың кайбер фикерләрен китерим, дөресрәге, санап кына китик әле. Беренчедән, хакыйкатьне әйтеп бетерә алабызмы? Куркабызмы, әллә нәрсә турында ничек язасын аңлап бетермибезме? Инде килеп, газета-журналларда, бигрәк тә татар матбугатында аналитика юк. Ни өчен? Чөнки журналистлар арасында шәхесләр юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә танылган язучылар белән хезмәттәшлек итәргә кирәк. Чөнки халык газета сүзенә күбрәк ышана, димәк, газета сүзе акыллы, төпле булырга тиеш.
Чулпан радио-телевидение тапшыруларындагы кимчелекләрне дә санап китте. “Эфир еш кына чүп-чар белән тула. Беркөнне машинада эшкә барганда радио тыңлап бардым. Алып баручының берсе: “Синең каз бүтәкәсе ашаганың бармы?” – дип сорады. Икенчесе: “Ә син?” – ди. Әй, китте шуннан каз бүтәкәсен чәйнәү! Башка тема беткәнмени?” – диде Чулпан. Ди-джейларның хәлен аңлыйм мин, эфирны ничек булса да тутырырга кирәк бит. Тик “бушлыкны буш сүз белән” тутырудан кемгә файда соң? Микрофон каршына утырганнарның кайберләре урысча фикерли, татарча сөйли.
Чулпан Әхмәтова – Дәүсоветның матбугат үзәгенә газетада эшләп килгән кеше һәм журналистика язмышына битараф түгел. Аның, нигездә, кимчелекләрне генә санавын да дөрес аңларга кирәк. Үз-үзебездән канәгать, гафу итегез, идиотка әйләнсәк, татар журналистикасының каз бүтәкәсе дәрәҗәсенә төшүе бар. Ә бүтәкәнең кай урында икәнен беләсез инде.
Журналистлар берлеге мондый очрашуларны киләчәктә дә дәвам итәчәк. Борчу-мәшәкатьләрне уртага салып сөйләшүгә ни җитә!
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
в„–150 | 14.09.2013