РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин Мисырда, Каһирәдә булып кайтты. Шул уңайдан без аңа, шәһәрдә вәзгыять ничек, тынычмы; сугышкан, атышкан тавышлар ишетелмиме, дип мөрәҗәгать иттек.
– Каһирә шәһәре Көнчыгыш базары кебек шаулап-гөрләп тора. Урам тулы машина, шул ук “бөке”ләр. Светофорлар юк. Машина йөртү өчен бик зур осталык кирәк. Ком бураннары еш күтәрелеп торганга, бөтен йортлар ком төсендә. Шәһәрдә борынгы мәчетләр шактый күп, яңалары да бар. Әле күптән түгел генә мин Бәйрутта булып кайткан идем. Аны шул Ливанның Бәйруты белән чагыштырырга мөмкин. Шәһәр тыныч. Бары тик зуррак, мөһимрәк биналар янында танкларда утырып торган хәрбиләрне күрергә туры килде. Шулай да өч көн эчендә мин иң күбе ун танк күргәнмендер. Бөтен җирдә гаскәриләр, танклар дип һич әйтеп булмый. Дөрес, комендант сәгате кертелгән. Җомга көнне ул кичке сәгать 7дә башлана. Башка көннәрдә 11 дән. Шуңа күрә 11гә кадәр базарлар, кибетләр шау-гөр килеп эшләп тора. Һич тә халык куркып өйдә утыра дип әйтеп булмый. Эш көне булса, иртәнге сәгать 8дә үк урамнарда “бөке”ләр башлана.
Беренче карашка шәһәрдә зур вакыйгалар булган икән дип әйтеп булмый. Соңгы кан коешлы вакыйга “Әрбага” мәчетенә бәйле. Анда кереп, шактый кешене үтергәннәр. Без ул мәчет яныннан узып киттек. Әлегә аны ябык дип әйттеләр. Гомумән, ниндидер зур вакыйга көтелә дип тә әйтеп булмый. Чөнки хәрбиләрне бөтен мөселман илләре диярлек яклап чыкты. Европа, Америка да, без илнең эчке эшләренә тыкшынмыйбыз, дип әйтте. Халыкара җәмәгатьчелек фикерендә хәрбиләрнең позицияләре көчле. Гомумән, Мисырда хәрбиләр бик күп еллар буе идарә иткән. Алар системаны яхшы белә. Мурси аларны бер ел эчендә генә алыштырып бетерә алмаган. Шуңа күрә Мисырдагы вәзгыятьне әллә нинди начар якка үзгәрер дип уйламыйм. Читтән ярдәм булмаса, “Мөселман кардәшләр” партиясе әллә ни эшли алмаячак. Башкалар булышмаса, Гыйракта, Ливиядә, Сүриядә дә зур вакыйгалар була алмас иде. Чөнки анда утырган идарәчеләрнең эчке оппозицияне бастырырлык көче бар. Читтән ярдәм биреп, коралландырып кына ул илләрне болгатып бетерделәр. Шуңа күрә Мисырдагы вәзгыять тамырдан начарланыр дип уйламыйм.
Гомумән, тормыш тыныч. Әмма ләкин Мисыр – бик ярлы ил. Шәһәрдә төзелеш күп булса да, салынып бетмәгән биналар, биек йортлар шактый. Шәһәр пычрак, чүп-чар күп. Юллар начар. Аны Согудия, Катар, Кувәйт кебек бай мөселман илләре белән чагыштырып булмый. Алар өчен уңайлы ягы шул: мисырлылар бөтен нәрсәне үз куллары белән эшләп яши. Бай гарәп илләре исә бернәрсә эшләмичә, нефть сатып яшәп ята, – дип сөйләде ул безгә.
Рәшит МИНҺАҖ
в„–151 | 17.09.2013