Кичә ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф, милли мәсьәләләр комитеты утырышы булып узды. Анда берничә мәсьәлә күтәрелде. Утырышта “РФ Халыклары телләре турында”гы РФ Законына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон проектына киңрәк тукталдылар. Мәсьәлә шактый катлаулы. Бу уңайдан комитет рәисе Разил Вәлиевкә мөрәҗәгать иттек.
– Милли мәсьәлә иң четерекле проблемаларның берсе. Бигрәк тә тел өлкәсендә. Россиянең соңгы вакытта милли мәсьәләләр буенча стратегиясе кабул ителде, проектлар, программалар эшләнә. Ләкин аларның берсе дә милләтләр файдасына түгел. Моннан берничә ел элек 309 нчы закон кабул ителде. Ул турыдан-туры милли мәгарифнең дәрәҗәсен түбән төшерү өчен эшләнгән закон булды. Ул РФ Конституциясенә каршы килә. Стратегиядә дә Конституциягә каршы килгән урыннар күп. Анда “Россия милләте” диелгән. Андый милләт була алмый. Конституциядә “Россиянең күпмилләтле халкы” дип язылган. Монысы дөрес. Әмма законнарда, программада башка төрле формада языла. РФ Дәүләт Думасында тагын бер закон проекты эшләнде. Ул “РФ Халыклары Телләре турында”гы законга үзгәрешләр кертү турында” дип атала. Ул безгә ял вакытында килде. Нишләптер четерекле законнар депутатлар ял иткән вакытта, август аенда җибәрелә. 309 нчы белән дә шулай булган иде. Анда милли телләрне кысрыклау тәкъдим ителә. Моңа кадәр Конституциядә телләр 3 дәрәҗәдә бирелә иде. Беренчесе, Россиянең дәүләт теле – рус теле.
Икенчесе, Россия милли республикаларының дәүләт теле. Татарстанда ул – татар, Башкортстанда – башкорт теле. Өченчесе – туган телләр. Яңа закон проектында төбәкләрнең дәүләт телләре түбәнрәк төшерелә. Алар гадәти туган телләр белән бертигез статуста итеп билгеләнә. Матбугатка кагылышлы бик тә сәер тәкъдимнәр бар. Бөтен матбугат чаралары рус телендә бастырылырга, тапшырылырга тиеш. Әгәр милли телдә тапшырыла, языла икән, аларның сүзгә-сүз рус телендәгесенә туры килүе шарт. Радио, телевидениедә тапшырылганда хәтта интонация дә туры килергә тиеш. Әгәр дә кемнең дә булса фамилиясе яки вакыйга кычкырып әйтелсә, аны татарча да шулай ук итеп әйтергә кирәк булачак. Әкрен әйтелсә, әкрен әйтелергә. Бу – бернинди дә кысага сыймый торган нәрсә.
Моңа кадәр судларда, хокук саклау органнарында туган телләрдә чыгыш ясый, таләпләрне куя идек, гариза яза ала идек. Яңа закон проектында болар бөтенләй юк. Федераль судлар рус телендә генә эшләргә тиеш булачак. Мондый урыннар бик күп. Бүгенге законнар буенча рус һәм татар телләре дәүләт телләре буларак тигез укытыла. Әгәр бу закон кабул ителсә, рус теле ике төрле: дәүләт теле һәм туган тел буларак укытылырга тиеш булачак. Ул вакытта дәресләрне каян аласың? Билгеле, башка фәннәр кыскартылачак, бу татар теленә китереп сугачак дип шикләнәбез. Бу – туган телләрне кысрыклауны күздә тотып эшләнгән закон проекты. Без моның белән һич кенә дә килешергә уйламыйбыз. Комитетыбыз, аны якламыйбыз, хупламыйбыз, дигән карар чыгарды. Без аны Дәүләт Советы сессиясенең көн тәртибенә кертәбез, ул хакта фикер алышачакбыз. Карарны Россия Дәүләт Думасына, ил җитәкчелегенә җибәрәчәкбез, – дип җавап бирде журналистларның соравына комитет рәисе Разил Вәлиев.
Сәрия САДРИСЛАМОВА
в„–--- | 18.09.2013