Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37732

Искәндәр Гыйләҗев: Студентлар кимендә дүрт тел белергә тиешләр

$
0
0
19.09.2013 Мәгариф
– Уку елын ничек башлап җибәрдегез? КФУда татар филологиясен, тарихын укытуда нинди үзгәрешләр бар? Студентлар җыя алдыгызмы? – дигән сораулар белән КФУдагы татарны өйрәнү кафедрасы мөдире, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗевка мөрәҗәгать иттек.

– Мин университеттагы бөтен татар юнәлеше өчен җавап бирә алмыйм. Чөнки безнең кафедра узган ел КФУның Тарих институтына күчте. Хәзер без шушы юнә­лешне саклап калырга тырышабыз. Кызганычка каршы, элек татар юнәлеше бер факультетта булса, хәзер таркалды, таралды. Филологлар Филология һәм сәнгать институтында укыта. Анда аерым бүлек эшләп килә. Безнең күпчелек мөгаллим шунда күчте. Без, тарихчылар, Тарих институтына күчтек.

Хәзер ул институт үз статусын үзгәртте, Көнчыгышны өй­рә­нү һәм халыкара мөнә­сә­бәтләр институтлары белән кушылып, бер институтка әй­лән­де. Хәзер аның исеме Халык­ара мөнәсәбәтләр институты. Анда хәзер дүрт бү­лек: тарих, Көнчыгышны өйрә­нү, лингвис­тика һәм мә­дәни мирас, халык­ара мөнә­сәбәтләр бүлекләре бар. Мин хәзер Көн­чыгышны өйрәнү бүлегендә. Безнең татар халкы тарихы кафедра­сының исемен татарны өйрәнү кафедрасы дип үзгәрттеләр. Без хәзер Көнчыгышны өйрәнү бүлегенә карыйбыз. Аның җитәкчесе – профессор Рамил Вәлиев. Минемчә, бу дө­рес адым булды. Чөнки татарны, татар тарихын өйрәнү элек-электән Көнчыгышны өйрәнү­нең бер өлеше булып торган. Мәсәлән, 19 йөздә татар телен, тарихын, мәдәния­тен өйрәнү Көнчыгыш разряд составында булган. Татар телен өйрәнгән зур галимнәр шушы разрядтан чыккан. Рос­сиядә Көнчыгышны өйрәнү татарны өйрәнүдән башланып киткән.

Узган ел без Тарих институты составында беренче тапкыр үзебезнең белгечлеккә 30 студент кабул иттек. 15 кешене – татар тарихына, ягъни Урта Идел һәм Урал буе тарихына, 15 кешене төрки халыклар тарихы дигән белгеч­леккә алдык. Быел, шөкер, шул ике юнә­лешне саклап калдык. Дөре­сен генә әйт­кәндә, узган ел бу эшне җи­ңелрәк алып барган идек. Узган ел безгә бюджет урыннары бирелмәде. Рәх­мәт: Татарстан Хөкүмәте акча бирде. Узган ел бу җәһәттә БТК рәисе Ринат Закиров белән тыгыз хезмәттәшлек иткән идек. Президент булышты. Быел вәз­гыять бераз башкачарак: бу юлы безгә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмгә килде. Универсиада уздыру аркасында финанс хәле шактый катлаулы булса да, соңгы көндә диярлек Президент уңай сүзен әйтте. Бу – бик мактаулы һәм кирәкле эш. Без чит төбәк­ләрдән укучылар кабул итә алдык. Татарстаннан да бераз бар. Ки­лә­чәктә дә бу юнә­леш­ләр яшәр дип өметләнәм. Инде менә укуны башлап җибәрдек. Ни кызганыч, быел да безгә бюджет урын­нары бирелмәде. Дөрес, Татарстан Хөкүмәте акчасына укытабыз. Акчаны ту­рыдан-туры аннан түгел, Хө­күмәт каршындагы стратегик планлаштыру агентлыгыннан алабыз.

Уку нигездә урыс телендә. Билгеле, берничә фән татарча укытыла. Әйткәнемчә, чит төбәкләрдән килгән, юньләп татарча укымаган балалар күп­челекне тәшкил итә. Без, го­мумән, телләр укытуга зур игътибар бирергә тырышабыз. Без­нең укыту планнары шактый нигезле, уйланылган. Чөн­ки татар дөньясын белү, аңлау өчен Көнчыгыш телләр­не бе­лер­гә кирәк. Һәрхәлдә без быел барча студентларга төрек телен укытачакбыз. Әле тагын бер Көнчыгыш телен – гарәп яисә фарсы телен, янә бер Европа телен өйрәтү бурычы куябыз. Студентлар кимендә дүрт телне яхшы үз­ләштерергә тиеш. Алар­га бу – төп таләп. Быел җәен яхшы укыган өч студентыбыз бер ай дәвамында Истанбул университетында тө­рек теле өйрәнеп кайтты, – дип сөйләде безгә И.Гыйләҗев. 


152

в„–Ð Ó | 18.09.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37732


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>