20 cентябрьдә Казанның Карл Маркс урамы 41нче йорттагы Татар иҗтимагый үзәге урнашкан бинаны сату билгеләнгән. Казан башкарма комитеты аның беренчел бәясен 11,6 миллион сум дип куйган. Аукционда катнашу өчен 10% задаток бирелә. Җиңүче бинаны сатып алудан баш тартса, ул акча аңа кире кайтарылмаячак.
Татар иҗтимагый үзәге бинасы баштарак 29 августта аукционда сатылачагы игълан ителгән иде. Аннан соң бу аукционның 20 сентябрьгә күчерелүе әйтелде. Татар иҗтимагый үзәге һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге әлеге бинаны саттырмас өчен берничә мәртәбә митинг һәм пикет оештырды. Бу чаралардан нәтиҗә күренмәгәч 14 сентябрь шимбә кичендә алар сәяси ачлык игълан итте.
Сәяси ачлык игълан итүчеләр - биш кеше. Алар үз чараларын ТИҮ бинасының икенче катында яшәп башкаралар. Араларында утыз яше тулмаганнар да, җитмешнең өстендә булучылар да бар. Төнгә йокларга да шунда калалар. Көне буена бары тик су гына эчеп торуларын әйтәләр.
"Әгәр бинаны 20 сентябрьдә саталар икән, безне полиция өстерәп чыгарамы, әллә инде ачлыктан аңыбызны югалтып табиблар чыгарамы - без барыбер ачлыкны дәвам итәчәкбез, бинадан чыкмаячакбыз. Без ачлык игълан итүгә үк Казан хакимиятенә дә Татарстан президентына да рәсми рәвештә мөрәҗәгать ясадык. Сәяси ачлык игълан итүебезне белдердек”, диде ачлык тотучыларның берсе “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин.
в„– | 19.09.2013