Паспортта милләт графасын сагынучылар шактый икән. Россия Иҗтимагый палатасы тәкъдиме белән үткәрелгән сораштырудан соң менә шундыйрак нәтиҗә ясалган. Сораштыруда илнең бөтен төбәкләреннән дә вәкилләр катнашкан. Россиянең өчтән бер өлеше үзен кимсетелгән дип хис итә икән. Мондыйлар Мәскәү белән Санкт-Петербургта күп.
Тикшеренү уздыручылар руслар бердәм булып яшәүче мигрантларга каршы торуда җиңелә дип билгели. Шулай ук сораштыруда катнашучыларның күбесе рус милләтенә аерым статус бирүгә каршы. 51 процент кеше паспортта милләт күрсәтелсен дип әйткән. Бу теләкне җиткерүчеләрнең барысы да диярлек урыс милләтеннән түгел. Россиялеләрнең яртысы теге яки бу милләт мәнфәгатен кайгыртучы сәяси партия өчен тавыш бирергә әзер. Чечня белән Ингушетия халкы РФ Дәүләт Думасында ислам партиясенең барлыкка килүен тели. Ә сез паспортта “милләт” графасын кайтару яклымы?
Фәндәс САФИУЛЛИН, җәмәгать эшлеклесе:
– Паспортта милләт күрсәтелмәячәк дигән фикерләр яңгырый башлагач, мин ТР Дәүләт Советында да, РФ Дәүләт Думасында да моңа каршы кискен чыгышлар ясадым. Шәхесне билгеләгән документта синең милләтең нинди булганы аерым өстенлекләр бирми. Шулай да бу кеше үз-үзенә хуҗа була ала дигән сүз. Без – исемсез кавем балалары түгел. Кешенең кайсы кабилә, нинди тамырдан икәнен күрсәтәсе килә. Буш берәмлек түгел бит без. Аннары татар милләтеннән оялырлык та түгел. Россиядә мәзәк күренешләр күзәтелә, милли стратегия документларында милләтләрне тигезләштерергә кирәк дип әйтәләр, ә чынында, рәсми рәвештә милләтләр юк бит.
Нина КОНДРУШЕВА,Федераль миграция хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең паспорт һәм теркәү эшен тәэмин итү бүлеге башлыгы:
– Бу турыда Россия хөкүмәтенең 828 нче санлы карары бар, милләт графасы кирәкме, юкмы дип сүз куертасы калмаган. Паспорт нинди булырга тиешлеге инде күптән расланган. Анда милләтнең күрсәтелмәве безгә, мәсәлән, эшләргә комачауламый. Авырлыклар тудырмый икән, димәк, аның кирәге юк. Аннары федераль үзәктә мондый карар чыгарылган икән, җитди сәбәпләре булган дип саныйм. Күктән төшкәнгә күрә, паспортның форматын үзгәртмәгәннәрдер бит?! Рәсми кеше исеменнән дә, шәхес буларак та җавабым шул.
Лилия СӨНГАТУЛЛИНА, журналист:
– Паспортта милләт графасын бетерү зур хата булгандыр дип уйлыйм. Советлар Союзы вакытындагы паспортка шапылдатып, "татар, чуаш, рус" һ.б язып куялар иде. Милләтләр күп, шуңа да карамастан, милләтара ызгыш булмады, бөтенесе дә тыныч яшәде. Куркасы түгел, паспортка яһүд, чечен дип язылганнан гына милләтләр арасында ниндидер низаг килеп чыкмый. Проблемалар башка сәбәпләргә бәйле. Паспорт – һәр аерым кешенең шәхси документы, үзенчәлеге. Илнең бөтен кешесе салым түли, монда аермалык юк, милләт турында ИННга да язмыйлар, иминият, медицина полисларында да синең кемлеген күрсәтелмәгән. Паспортта да милләт графасы юк. "Татар, чуаш, рус" дип үзебезнең кемлегебез турында күрсәтеп торучы язу кайда соң? "Татар, татар, татар, татар", – дип күзгә күренеп торырга тиеш бу сүз, яшь кешенең күзе дә ияләшсен. Үзенең милләтенә карата хөрмәтен, кызыксынуын шулай да арттырып буладыр дип уйлыйм. Киләчәктә балаларның балалары: "Синең татарлыгың кайсы документта язылган соң, күрсәт", – дисәләр, нишләрсең? Шуңа күрә бу графа бик кирәк.
Айрат ФӘЙЗРАХМАНОВ, укытучы:
– Миңа дини яктан үзбилгеләнүдән тыш милләтемне дә күрсәтү мөһим. "Россияле" дигән уйлап табылган милләт исеме астында яшисем килми. Татармын икән, ул документта да күрсәтелсен. Мин Россия Федерациясе һәм Татарстан гражданины, милләтем – татар. Шәймиев әйткәнчә, ана телем, милләтем, динем – тумыштан ук алынган хокукым, аңа беркем дә тия алмый.
Минемчә, милләтне паспортта язу һәм дәүләтнең тотрыклылыгы – ике төрле, бер-берсенә тәэсир итмәүче әйберләр. Киресенчә, дәүләтнең тотрыклылыгы – милләтләрнең үз-үзеңне ничек итеп хис итүенә бәйле. Бу графа кире кайтса, мин шат кына булачакмын. Бәлки, безнең депутатлар шундый тәкъдим белән чыгарлар.
в„–153 | 20.09.2013