Конфет, чупа-чупс, сагыз, киндер-сюрпризлар – кибеткә кердеңме, бала тизрәк шуларга ябыша. Һәм бу гаҗәп тә түгел - берсенең тышына Смешариклар ясалган, икенчесенең эченнән Человек-пауклы наклейка чыга, өченчесендә Винкс феяларын табарга була.
Җитештерүчеләр әллә нинди хәйләләр белән сатып алучыны җәлеп итәргә әзер. Бигрәк тә балаларга исәпләнгән товарлар сату шактый керемле санала. Бу кием-салымга да, азык-төлеккә дә кагыла. Бик еш әти-әни баланың теләкләренә каршы килә алмый, аның бар сораганын ала. Җитештерүчеләр исә моннан бик оста файдалана.
Балалар товарлары тышлыгына төрле мультфильм геройларын төшерү җитештерүчеләр кулланган төп алымнарның берсе. Баланы беренче чиратта азыкның тышкы кыяфәте ярдәмендә кызыктыралар. Аның эчендәгесе нәни өчен икенчел мәсьәлә. Яраткан персонаж булгач, шул җитә.
Продуктларның тышлыгына төрле уен элементлары өстәү дә балаларга тәэсир итүнең бер формасы. Конфет кәгазенә табышмаклар язу, йогурттан үзең туңдырма ясау мөмкинлеге һәм башка шундый нәрсәләр балаларга бик кызыклы.
Товар кабына уенчык салу – балаларны җәлеп итү өчен күптәннән кулланыла тоган алым. Моның нәтиҗәлелеген барыбызга да таныш “Киндер-сюрприз” бренды күрсәтә. Ул 1972 елда ук чыгарыла башлый һәм бүген дә бик популяр. Балалар гына түгел, олылар да шушы “йомырка”дан чыккан уенчыкларны җыя.
Иң төп бәла шунда ки, мондый алымнарны бик еш балалар сәламәтлеге өчен зыянлы товар җитештерүчеләр куллана. Яраткан геройлары белән тиңләштерелгән конфет, сагыз, чипсыларны балалар елый-елый сорый. Һәм ата-аналарга нарасыйларының теләкләренә каршы торырга бик авыр.
Ә җитештерүчеләр аның саен балалар товарларына чиксез күп шикәр комы, төрле тәмләткечләр өстәп, кибет киштәләренә төрледән-төрле яңа товарлар чыгара, оста реклама кампанияләре ярдәмендә балалар арасында үз товарларын популярлаштыра. Максатлары исә мөмкин кадәр күбрәк керем алу. Шулай булгач, баланың сәламәтлеге турында уйлап торалармы соң?!
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА
в„– | 25.09.2013