Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37732

Әни татарча белсә, бала да белә

$
0
0
25.09.2013 Мәгариф
Казанда татар бакчалары бармы? Юк. Хәзер татар дигән сүз кәгазьдә генә бит ул. Мондый сүзләрне еш ишетергә туры килә. Без баш­калабыз бакчаларында татар теленең торышы бе­лән кызыксынырга булдык.

Бездә – татар мохите

Әни татарча сөйләшсә, бала татар телен белә. Казанның Идел буе районында урнашкан 369 нчы татар балалар бакчасы мөдире Дания Исмәгыйлева әнә шулай ди. “Бакчада татар мохите тудырырга тырышабыз. Бездә көн дә татар теле яңгырап тора. Тәрбиячеләре­без барысы да – татарлар, алар үз телләрен яхшы белә. Татар бакчалары юк дигән сүз белән килешмим. Әйтик, мин белгән 23, 13, 247 нче бакчалардагы сабыйлар татарча тәрбия­ләнә”, – ди ул. Бакча мөдиренең сүзләре ни дәрәҗәдә дөрес­леккә туры килә? Моның өчен бакчадагы төркемнәрне йөреп чыгарга туры килде.

Сабый­лар­ның әти-әниләренең күбе­се – татар милләтеннән. Лә­кин татар дигәннәренең кү­бесе кат­наш гаиләләрдән икән. Бу инде алар өйләрендә татарча аралаша дигән сүз түгел. “Әгәр балаларның әти-әниләре авыл­дан булса, алар татарча, ә шәһәрнекеләр русча сөйләшә. Төркемдә ике телдә дә аралашабыз. Балаларның яртысы татар­чаны ныклап белә, яртысы юк дияргә була”, – ди тәрбияче Ләйсән Сабитова. Тәрбиячеләрнең саф татарча сөйләшүен ишетү уңай фикер калдыра. Димәк, тырышалар. Балаларның төрлесе бар, кай­берләре чатнатып җавап бир­сә, җимерә-вата сөйләшүче­ләр дә бар. Шулай да бакчаның татар телен ничек өйрәтүен зурраклар, мәктәпкәчә төркем­нәргә йөрүчеләрдән чыгып бе­лергә мөмкин. Әлеге төркем­дәге балалар без килгәндә “Ел фасыллары” темасына сөйлә­шә иде. Тәрбияче апалары Ал­синә Елелеева янында бөте­рел­гән балалар үзләренең нинди ел фасылларын яртуын, аның үзенчәлекләрен әйтеп узды. “Мин кышны яратам, чөнки бик күп кар ява”, “Яз көне агачларның “бүре”ләре, юк, бөреләре чыга”. Җаваплар төрлечә. Баланың бөре сүзен кечкенәдән белүе яхшы. Чөнки татарчасын зурраклар да бел­мәскә мөмкин. “Шөгыльләрдә кара-каршы сөйләшергә, сөй­ләм телен үстерүгә күбрәк игътибар бирергә тырышам”, – ди тәрбияче. Музыка укытучысы Фирдәвес Җәләлетдинова да дәресләргә зур өлеш кертә. Балалар урамга чыканда, баянын күтәреп, шунда чыга икән. Ул – музыка буенча укыту-методик әсбаплар авторы да. “Балалар өчен татарча музыка китаплары аз. Шуңа күрә үзебезгә язарга туры килә”, – ди Фирдәвес Җәләевна.
“Без бакчада татарча аралашырга тырышабыз, әти-әни­ләр дә өйләрендә татарча аралашсын иде”, – ди тәрбиячеләр. Тәрбияче Алсу Сафиуллина рус милләтеннән булган әти-әниләрнең сабыйларын махсус татарча өйрәнергә ките­рү­ен әйтә. Газизләрнең чит тел белүенә алар сөенәләр икән. Рус милләтеннән дигәндә, шәф­кать туташы Татьяна Эм да татарча белә.

Файдасы зур

Республика бакчалары ме­нә икенче ел инде яңа укыту-методик комплектларга (УМК), заманча программаларга ни­гез­ләнеп эшли. “УМК балаларны ана телендә дөрес һәм яхшы итеп сөйләшергә өйрәтү бурычын куя. Яңа программа бер темага киңрәк итеп сөй­ләшү мөмкинлеге тудыра. Әйтик, көз темасына сөйләшә­без, ди. Тәрбияче җиләк-җи­мешләр, көзге байлыклар бе­лән таныштыра. Шул темага балалар җырлыйлар, рәсем­нәр ясыйлар. Икенче көнне урамга чыккач, тема тагын бер кат кабатлана. Бу юлы инде кулла­рына яфракларны тотып. Башта андый бәйләнеш юк иде. Бу балага дәресне истә калдырырга ярдәм итә. Дәресләр уен формасында уза, утыртып уйнату ягын карамыйбыз”, – ди әлеге бакчаның өлкән тәрбия­чесе Энҗе Борһанова. Бакчалардагы башка тәрбиячеләр дә бары тик уңай фикер генә белде­рә.

Нәкъ менә әлеге комплект­ларның ничек кулланылуын, балаларның татар һәм рус тел­ләрен ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау өчен, безнең Мәгариф министрлыгы быел “Иң яхшы билингваль бакча” дигән грант игълан иткән иде. Аны респуб­ликада 20 бакча отты. Аларның һәркайсына берәр миллион сум акча бирелде. Киләсе елларда да дәвам итереләчәк. Грант телләрне яхшы­рак өйрә­тергә этәргеч бирә. Казанның 372 нче балалар бакчасы мө­дире вазыйфаларын башкаручы Ильмира Газизова белдер­гәнчә, аларда барлык тәрбия­че­ләр дә яңа­лыкка һәрвакыт әзер икән. Анда 18 тәрбияченең яртысы – рус милләтеннән. Шуңа күрә алар татарча өйрәнү таләбен авыр кабул итмәгән. “Мондый грантлар кирәк дип саныйм. Татар теле һәм әдә­бияты укытучылары татар телен тие­шенчә белмәгән тәр­биячеләр белән даими шө­гыль­ләнә. Алар аңламаган сүзләрен без­дән дә сорыйлар. Бакчада са­быйларның бөтене­се дә татар телен яхшы белә дип әйтеп булмый. Әмма татар теленә өйрәтү элеккеге кебек авыр түгел. Татар телен башка мил­ләт сабыйлары аңларлык итеп укыту программалары төзел­де. Ноутбуклар, проекторлар, методик әсбаплар эшне шактый җиңеләйтте”, – ди Ильмира Фәритовна.

“Без татарча сөйләшәбез, ә бала – урысча...”

Татар җанлы әти-әниләр өчен чыннан да зур проблема бу. Әлеге очракта әти-әнине гаиләдә татарча аралашмыйлар дип гаепләп булмый. Бу инде – сабыйның бакчада рус телендә аралашу нәтиҗәсе.

– Өйдә татарча сөйләш­сәк тә, бала русча аралаша иде. Чөнки рус төркеменә йөрде. Шуннан соң аны бакчадагы татар теле түгәрәгенә бирдек. Танышларым, үзегез татар булып, түгәрәккә йөртәсез­ме­ни, дип аптырады хәтта. Файдасы булды. Хәзер кызым татар­ча сөйләшә. Бүген 159 нчы ли­цейның 2 сыйныфында белем ала. Кызым, сыйныфта татарчаны иң яхшы белүче – мин, дип куана, – ди Казанда яшәүче Роза Нургалиева.

Безнең хезмәттәшебезнең дә кечкенә кызы русча сөй­ләшә. Ул Казандагы 327 нче бакчага йөри. Монда татар төркемнәре юк, чөнки тәрбия рус телендә оештырыла. Татар теле тәрбиячесе Физалия Мө­хәммәтшина атнага өч мәртәбә татар теле дәресләре үткәрә. “Балаларның татар телендә сөйләшүе түбән дәрәҗәдә. Мин аларны ике төркемгә бүләм. Иң яхшысы – төркемдә 8 бала булу. Ул вакытта һәрбер балага индивидуаль яктан якын килергә мөмкин. Дәрес­ләр 15 минуттан 25 минутка кадәр сузыла. Шөгыльләрдә ара­лашуга өйрәтергә тырышам, мультфильмнар карыйбыз, җырлар тыңлыйбыз. Кайбер балалар фәлән җырны тыңлыйк инде дип аптыратып бетерә. Кабатлыйбыз, тыңлый­быз. Мәктәпкә барганда, балалар татарчаны бөтенләй белми дип әйтеп булмый”, – ди ул. Төркемнәрдә рус балалары күбрәк. Шулай да татарча со­раганда, аптырап калмыйлар. Тәрбияче апалары җөмләне тулы итеп әйтергә өйрәтә.

“Бакчадан ук ике телне белү зыян түгел. Бу вакытта бала ике телдә дә фикерләргә өйрәнә”, – ди Казан илкүләм тикшере­нү­ләр технологик уни­­верситеты­ның ике телдә укыту кафедрасы доценты Зилә Маһиярова. “Ике телдә укыту­га юнәлдерелгән белем бирү системасы дөньяда киң таралган. Бездә дә ул үсеш алды. Замана әти-әниләре аның барлык һөнәр ияләре өчен дә кирәклеген аңлый. Телне күб­рәк белгән саен яхшырак. Бүген әти-әни­ләрнең менталитеты башкача. Алар балалары рус телен яхшы бе­лергә тиеш дип саный”, – ди ул. 


Сәрия САДРИСЛАМОВА

в„–156 | 25.09.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37732


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>