18 октябрьдә Т.Новгородның Тимерьюлчылар мәдәният йортында күренекле якташларыбыз, татар сәнгатенең бөек җырчылары Рәшит ВАҺАПОВ белән Хайдәр БИГИЧЕВның якты истәлекләренә багышланган II ачык өлкә татар мәдәнияте фестивале булып үтте, дип узган саныбызда язып чыккан идек.
Шунда ук 28 сентябрьдә Бозлауда үткән районара татар халык иҗаты конкурсы җиңүчеләренең исем-фамилияләрен дә әйтеп уздык. Ә бүген зур оешканлык белән өлкәдә гөрләп, яңгырап узган, тамашачылар күңеленә хуш килгән фестивальгә, аның әһәмиятенә күбрәк тукталырбыз.
Халык килә башлаганда, мәдәният йорты фойесында сынлы декоратив-кулланма сәнгате күргәзмәләре эшли иде инде. Минем игътибарымны, татарстанлылардан кала, Пильна районының татар авыллары администрацияләре тарафыннан киң иттереп эшләнгән күргәзмәләр, тәм-том белән тулган самоварлы өстәл җәлеп итте. Аларның экспонатлары заманча зәвыклы, төсле фотолар белән баетылган. Һәр администрациянең зур иттереп паспорты ясалган, казанышларын күрсәткән әйберләр дә юк түгел. Ә өстәлләре?! Хуш исле, матур итеп урнаштырылган ризыкларны биредә күреп алып, берәүнең дә кунакчыл пильналыларны читләтеп үтәсе килмәде. Шуңа күрә чәй эчеп тамак ялгаучылар нәкъ аларның тирәсендә бик күп тупланды.
Рамилә Закирова, чын татар хуҗабикәсе буларак, барысын да сыйлады, аягүрә генә булса да, аларны киң колач җәеп кунак итте. Кызыксынучыларны үз күргәз-мәләре, җирле традицияләре белән таныштырганда Сафаҗай, Петрякс, Яңа Мочали авыллары башлыклары Фәрит Каюмов та, Ансар Насибуллин да, Рафаил Айнуллин да зур активлык күрсәттеләр. Ә фес-тивальгә килгән иң зур Пильна районы делегациясен район администрациясе башлыгы урынбасары Сергей Бочканов җитәкләгән иде.
Спаслыларның да зур өстәлгә матур итеп тезгән милли сый нигъмәтләре белән сыйланучылар аз булмады. Спас делегациясен милләтпәрвәр якташыбыз Рамил Әхмәт улы Са-лихҗанов җитәкләде. Ә Сергач районыннан фестивальдә катнашучыларны һәм бер төркем тамашачыларны Т.Новгородка илтеп кайтару мәсьәләсен җирле район администрациясе ярдәме белән шушы районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рушан Идрисов башкарды. Тик берсе кызганыч, шундый матур күргәзмәләр, милли ризыклар белән корылган табыннар арасында милли дип саналган Кызыл Октябрь районының казысы түгел, катламасы да юк иде. Пильна, Спас, Сергач районнарыннан махсус бүленеп бирелгән автобусларга авыллардан җыелып килгән тамашачылар арасында да кызылоктябрьлыларның күренмәве аңлашылмады. Дөрес, озак еллар милли районда культураны җитәкләп килгән Максут Мансур улы Яруллин, яңа гына районда барлыкка килгән информацион-мәдәни үзәк рәисе Халит Мансур улы Харрәсов анда иделәр. Бүтән берәүне дә күрмәдем. Ә бит Рәшит Ваһапов та, Хайдәр Бигичев та, аларның казанышларын дәрәҗәләп, үзләрен хөрмәт итеп бу көнне сәхнәгә чыккан Татарстанның атказанган артистлары Наилә Фатехова белән Роза Хабибуллина да, популярлыклары ай үсәсен көн үсә дигәндәй өч туган Яруллиннар да, DJ Радик та чыгышлары белән нәкъ К.Октябрь районыннан...
Концертка килгәндә, уздырып әйтәм, аның беренче өлешендә сәхнәгә чыгучы үзешчәннәр профессиональ якташ артистларыбыздан ким чыгыш ясамадылар. Аеруча бәет-мөнәҗәтләрендә табигый чынбарлык, татар халык авыз иҗатының үзенчәлекләре, әсәрләрнең гади халыкка якын булуы ачык чагылды. Безнең үзеш-чәннәрнең чыгышларына "Казан" бию ансамбле артистлары өстәмә нур сипте, җан өрде. Сәхнәне тутырып профессиональ биюләре тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде, кайнар алкышларга күмелде. Тәнзилә Паламарчукка да, яшь талантларга да тамашачы алкышларын кызганмады. Димәк, халык җирле үзешчән артистлар чыгышларына, татар халык авыз иҗатына сусаган.
Бу, әлбәттә, медальнең алгы - ялтыраган ягы. Ә бит медальнең икенче ягы да бар. Авыл үзешчәннәрен өлкә сәхнәсенә чыгару бигрәк катлаулы, шул ук вакытта зур әһәмияткә ия булган эш. Кем белә, бәлки өлкән буын вәкилләре шушы зур сәхнәгә чыгу хыялы белән гомере буе яшәгәннәрдер. Ә яшьләргә, иманым камил, искиткеч зур аудитория каршында чыгыш ясау иҗади күтәренкелек биргәндер, үз-үзләрен өлкә сәхнәсендә тота алуларына ныклык өстәгәндер, илһам чишмәләрен баеткандыр. Иң мөһиме, авыллардагы музыкаль сәләтле үзешчәннәребезгә үзләрен югары дәрәҗәдә күрсәтер өчен мөмкинлек барлыкка килде, мәйдан булдырылды. Шуңа күрә фестивальнең традициягә әверелүенә бигрәк нык ышанасы килә. Әлбәттә, авыллардан башлап, районнардан җыеп, тумыштан талантлы булган милләттәшләребезне өлкә сәхнәсенә чыгару зур тырышлык һәм шактый чыгымнар таләп итә. Аллага шөкер, Нижгар татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе инициативасы буенча, өлкә һәм Татарстан мәдәнияте министрлыкларының тыгыз хезмәттәшлегендә, "Ока яры" торак төзү компаниясенең матди ярдәме белән автономия каршында эшләп килгән "Шатлык" клубы җитәкчесе Рәзилә Ахмадуллина үзенең киң иҗтимагый эшчәнлек тәҗрибәсен кулланып, эчкерсез хезмәтен, көчен кызганмыйча үтә дә мөһим бу эшне уңышлы гына башкарып чыга алды. Афәрин, Зилә ханым! Зур концерт-фестиваль өлкә үзәгенең зур сәхнәсендә күркәм оештырылган иде.
Ләкин, дөреслек хакында әйтергә кирәк, бу фестивальнең чишмә башы Спас районыннан бәреп чыкты, андагы яшь культура белгече Гүзәлия Зиннәтуллина тырышлыгы аркасында ул Рангы елгасыннан ага башлап, үз "суын" бүген бөек Идел елгасына "коя" башлады инде. Ә Идел бит ул, киң бит ул... Рухи мирасыбызны барлап бәреп чыккан бу саф чишмә үзаңыбызны уятып, күңел түредәге милли хисләребезне тирбәтә-тирбәтә газиз халкыбыз иҗатын, культурасын челтер-челтер ага башлаган тылсымлы су буларак киң Иделгә барып кушылды һәм йөзләгән милләттәшебез аның "суында коенып", музыкаль фестивальдән җан рәхәте алды.
Әлеге "Зур концерт"ның беренче өлешендә чыгыш ясаучыларга узган саныбызда тукталган идек. Хәзер берәр сүз инде күптән зур сәхнәләрдә чыгыш ясаучы профессиональ якташ җырчыларыбыз турында әйтеп үтик. Концертның икенче өлешен Яндавишчадан булган Рифат Ильясов, көзгә туры китереп булса кирәк, "Кил син...", "Сары каеннар" дигән моңлы җырлары белән башлап җибәрде. Мөтеравылдан булган җырчы, композитор Сәит Абдуллин, киресенчә, дәртле җырлар башкарды. Яндавишчалы Наилә Фатехова җитәкчелегендәге "Мәдинә" триосы хак динебез турында бик оста мөнәҗәт әйтте. Тамыр җеп-ләре Чүмбәлигә барып тоташкан Роза Хабибуллинаның чыгышы көчле алкышларга күмелде. Шулай ук Т.Новгородтан "Туган як моңнары" ансамбленың чыгышы да тамашачы күңеленә хуш килде.
Яшь талантларыбызга кайтканда, Рената Ильясованы, DJ Радикны, Айрат Сафинны һәм дә өч туган - Ринат, Гөлнара һәм Марат Яруллиннарның чыгышларын билгеләп үтәр идек. Айрат та, Яруллиннар да бу концертка ниндидер бер үзенчәлекле матур төсмер бирделәр. Ә "Зур концерт" Наилә Фатехова җитәкчелегендә Нижгар татарларының гимнына әйләнгән "Нижгарым" җырын күмәк башкару белән тәмамланды. Олы игътибарга һәм олуг хөрмәткә лаек булган бу тамашаны Казаннан махсус килгән Илдар Кыямов әйбәтләп кенә алып барды.
Иң ахырда бөек җырчыларыбыз Рәшит Ваһапов белән Хайдәр Бигичевка багышланган татар мәдәнияте фестиваленең төп оештыручысы - Нижгар татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе рәисе Гаяз Салех улы Закиров сәхнәгә чыккан артистларга, залда утырган тамашачыларга һәм дә мәрхәмәтле спонсорларга тагын бер тапкыр олы рәхмәтләрен белдерде.
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
Автор фотолары.
О.КОСТИН
в„–44 | 01.11.2013