Бүген Г.Камал театрында премьера. Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган “Кечтүкле уен” спектакле. Алдынгы сәхнә технологияләре, заманча музыка һәм хореографиягә корылган, татар сәхнәсендә беренче мәртәбә фэнтези жанрында чишелгән бу спектакль тамашачылар өчен чын могҗиза булыр.
«Кечтүкле уен» - Илгиз Зәйниев пьесасы буенча театраль феерия. Татар фольклорына нигезләнеп иҗат ителгән бу спектакль яхшылык һәм яманлык, дуслык һәм нәфрәт кебек мәңгелек төшенчәләр хакында сөйли.
Кайчандыр үзләре уйлап чыгарган, куркыныч уенга эләккән ике туган Рөстәм белән Шамил һәм аларның дус кызлары Ләйлә гаҗәеп гүзәллек дөньясы - Ак чәчәкләр илен явыз Кара көчләрдән коткара алырлармы? Ипи йомшагыннан әвәләп ясалган, моңа кадәр беркемнең төшенә дә кермәгән әкияти җанвар - шаян, шук, хәйләкәр Кечтүк үзен уйлап табучыларга ярдәм итәрме? Зәһәр убырлылар, куркыныч үрмәкүчләр, мәкерле Шүрәле, җансыз Кара көчләр – безнең каһарманнарыбыз аларны җиңәрләрме?..
Спектакльнең режиссеры – Камал театрының әйдәп баручы артисты, Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев.
“Кечтүкле уен” спектакленең премьерасы 26, 27, 28, 29 декабрь һәм 4, 6 гыйнвар көннәрендә. Һәр спектакльдән соң балаларны чыршы янында Кыш Бабай белән Кар Кызы һәм спектакль геройлары яңа ел белән котлаячак!
---
№--- | 26.12.2012