Югарыда утыручы кайбер түрәләрнең алдын-артын уйламый әйткән сүзләреннән соң, гаҗәпләнүдән артыңа утырганыңны сизми дә каласың.
ЛДПР лидеры Владимир Жириновскийның Россиядә кайбер милләтләрне чәнечкеле тимерчыбык артына куып кертү кирәклеге турындагы сүзләре онытылырга да өлгермәде, инде Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илья Шестаков журналистлар өчен узган матбугат конференциясендә: “Икътисадый яктан файдалы булмау сәбәпле, шәхси хуҗалыкларда сыер асрау бетүгә таба бара”, – дип белдерде. Югыйсә, терлек-туар асрау, кош-корт тоту авыл кешеләре, бигрәк тә яшь гаиләләр өчен табыш чыганагы гына түгел, ә яшәү рәвеше икәнлеген әлеге түрә дә яхшы белә булыр. Һәрхәлдә, Россия кебек иксез-чиксез илдә нәкъ менә авылның киләчәге өчен җаваплы министр урынбасары әйтергә тиешле сүзләр түгел бу.
Өстән әйтелгәнме, әллә...
Россия буенча алганда сөт җитештерү, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 1 миллион тоннага кимегән. Шуның 600 мең тоннасы авыл хуҗалыгы предприятиеләренеке булса, 400 мең тоннасы – шәхси хуҗалыклар өлеше.
Татарстанда да терлекчелектә, аерым алганда сөт җитештерү буенча хәлләр катлаулы. Хуҗалыкларда мөгезле эре терлекнең баш саны, узган ел белән чагыштырганда, 5 процентка кимеп, 748200гә калып бара. Дуңгызлар саны исә мәгълүм сәбәпләр аркасында тагын да күбрәккә кимегән. Сөт саву буенча да түбән тәгәрәү дәвам итә.
Шәхси хуҗалыкларда хәлләр катлаулы булса да, соңгы вакытларда сөт кабул итү бәяләре сизелерлек арту сәбәпле, хәлләр уңай якка таба үзгәрә үзгәрүен. Байтак кына авыллар мөгезле эре терлекне арттыруга йөз тота башлады. Тик берничә елга сузылган корылык, фураж, катнаш азык һәм башка кирәк-яракларга өзлексез бәя арту, урыннарда авыл җирлекләренең, хуҗалык һәм район җитәкчеләренең шәхси хуҗалыкларның проблемаларын белмәмешкә, күрмәмешкә салышуы, пай җирләре өчен тиешлесен вакытында бирмәү һәм башка кайбер сәбәпләр үзенекен итә тора. Россия ил җитәкчелегенең, Африка чумасы куркынычын сәбәп итеп, вак-төяк хуҗалыклар, шул исәптән шәхси хуҗалыкларда дуңгыз асрауны тыюга юнәлдерелгән чаралар күрүе дә тискәре йогынтысын ясамый калмагандыр. Ни генә дисәк тә, безнең халык, бигрәк тә авыл җирлегендә яшәүчеләр законга каршы барырга күнекмәгән. Өстән әйтелгәнне һичшиксез үтәргә тырышу кан тамырларына сеңгән. Хәтта ки шактый вакытлардан соң, мондый сәясәтнең ялгыш кына түгел, зыянлы икәнлеге ачыкланса да.
Терәк булса, терәлми
Шәхси хуҗалыкларда сыер асрау белән дә шулай булмагае әле. Илья Шестаков тәкъдим иткән юлны без бер тапкыр сынап карадык бугай инде. Авыл хуҗалыгына тәгаенләнгән дәүләт ярдәменең шактый өлешен инвесторларга биреп, берсеннән-берсе эре холдинглар төзүне күздә тотып әйтүем. Нәтиҗәсе күз алдында бит. Бәлки, министр урынбасары бездәге хәлләрдән хәбәрдар түгелдер. Шуңа да шәхси хуҗалыкларда сыер асрауны бетереп, эре инвесторларга өстенлек бирәдер. Тик тормыш һәрнәрсәне урынына куя тора. Ягъни мәсәлән, шәхси, фермер һәм мөстәкыйль эшләргә омтылучы хуҗалыклар белән гаилә фермаларында да, эре инвесторларның гигант агрофирмаларында да сыер асрауны хупларга гына кирәктер. Хуплау дигәнем, сыерларның баш санына, сатыла торган продукциянең сыйфатына һәм күләменә карап, дәүләт ярдәмен арттыра барып, гадел бирү. Әлеге җәһәттән, Россия авыл хуҗалыгында җитештерелгән сөткә бирелә торган дәүләт ярдәменнән шәхси хуҗалыкларның ни сәбәпле мәхрүм ителүе аңлашылып җитми. Мондый сәясәт авыл үсешенә киртә кую өчен эшләнми дип әйтүе кыен.
Россия авылларында дуңгыз асрауны тыю сәясәте дәвам иткән бер чорда чит илләрдән дуңгыз ите кертү күләме арта баруы да уйландыра. Миңа калса, Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасарының шәхси хуҗалыкларда сыер асрауны бетерү турындагы фикере икътисадый яктан күпмедер күләмдә үзен акласа да, асылда авыл халкы файдасына түгел.
Инде килеп, шәхси хуҗалыкларда сыер асрауның файдалымы яки зыянлымы икәнлеген ачыклап узыйк. Әгәр дә иткә, сөткә тиешле бәяләр булса, әлбәттә, файдалы. Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков әйтүенчә, сөткә гадел бәя булса, авыл кешесен сыер асрарга өндәп йөрисе дә юк. Районда берничә ай элек, шәхси хуҗалыклардан сатып алына торган сөтнең бер литрына түләү 15 сумнан да ким булмаска тиеш, дигән карардан соң, авылларда элегрәк елларда сыер асрауга кул селтәүчеләр дә тана сатып ала башлаган. ”Бүген берне асраучы – икене, икене асраучы өчне тотарга тырыша“, – ди Александр Валерьевич. Яңарак кына бер сыерга ике мең сум күләмендә “президент ярдәме” таратып чыгу да иш янына куш булган. Пай җирләре өчен печәне, фуражы бирелсә, хуҗалыктан, авыл җирлегеннән, район җитәкчелегеннән ярдәмгә өмет булса, авылда саулыгы булган һәркем терлек асрарга тырыша. Андый гаиләләрдә бала-чага да кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсә. Ә инде шулкадәр хезмәт белән җитештерелгән сөтнең литры шәһәрдә сатыла торган чишмә суыныкы чаклы гына булса, мондый гадел булмаган шартларда сыер асрауның мәгънәсе калмый шул инде.
Россиянең крестьян-фермер хуҗалыклары берләшмәсе җитәкчесе Владимир Плотников әйтүенчә, соңгы ун ел эчендә авылда һәр дүртенче гаилә сыер асраудан баш тарткан. Сыерлар саны исә өч тапкыр кимегән. Шулай булуга да карамастан, 2012 ел нәтиҗәләре буенча, Россия авыл хуҗалыгында җитештерелә торган продукциянең 53,3 проценты, шул исәптән бәрәңгенең – 86,9, яшелчәнең – 83, сөтнең – 53,8, итнең 33,4 проценты нәкъ менә шәхси һәм крестьян-фермер хуҗалыклары өлеше икән. Шундый шартларда Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасарының шәхси хуҗалыкларда сыер асраганнарга баш иеп рәхмәт әйтәсе урында, киресен сукалавы һич кенә дә аңлашылып җитми.
Камил СӘГЪДӘТШИН
в„–185 | 13.11.2013