Тәрбия мәсьәләсе әллә ни четерекле түгел ул дигән фикеремә җавап итеп бер танышым менә шушы вакыйганы сөйләде: “Быел җәй көне 13 яшьлек улым авылга кайтып торган иде. Бер көнне аңа күршебез - урта яшьләрдәге ир-ат кибеттән аракы алып кайтырга кушкан.
100 сум акча да биргән. Улым бик ярдәмчел, шуңа тиз генә ризалашкан. Авыл җирендә кибетчеләр балаларга исерткеч эчемлекләр сатарга ярамаганын белепме, белмичәме, аның кулына аракы тоттырганнар. Тик кайтып килгәндә абынып егылып шешәне ваткан. Бик борчылган инде, елаган да. Миңа әйтергә курыккан. Апасыннан (аңа 22 яшь инде) акча алып, күршебезгә аракы алып кайтып биргән. Миңа да бу хакта шактый вакыт үткәч кенә сөйләде. Баламны жәлләп үзем дә еладым. Күршегә дә бик нык ачуым килде. Ничек шулай эшләп була инде, ә?! Тәрбия бик четерекле эш шул ул. Менә, мәсәлән, мин баламның нинди хәлдә каласын каян белим?! Алдан белсәм, аракы сатып алырга кушсалар, ризалашма, дип өйрәтеп куйган булыр идем. Минем дә балама яхшы тәрбия бирәсем, аны яхшы кеше итеп үстерәсем килә, әлбәттә. Кешеләргә мәрхәмәтле, ярдәмчел бул дип өйрәтәм, әмма кайчак менә шундый күңелсез хәлләр дә килеп чыга. Кайсы очракта ярдәм итәргә ярый, кайчан ярамый икәнен аңлатып, барысын да санап чыгып та булмый бит әле. Гомумән, бик катлаулы мәсьәлә бу”.
Ислам дине әлеге мәсьәләне гади генә итеп аңлата: мондый хәлләргә калмас өчен балага кечкенәдән хәрам (тыелган) гамәлләр һәм хәләл (рөхсәт ителгән) гамәлләр булуын аңлатырга кирәк. Шулай ук Аллаһ Тәгалә тыйган нәрсәләрдә зарар, рөхсәт иткән нәрсәләрдә файда бар икәнлеген дә төшендерегез. Коръәндә: “Мөхәммәд галәйһиссәләм аларга яхшы-пакь нәрсәләрне хәләл, зарарлы-начар нәрсәләрне хәрам кылыр...” диелә (“Әгъраф” сүрәсе, 157 аять). Шунысын да аңлатыгыз: Аллаһы Тәгалә кешеләргә бик күп нәрсәне хәләл иткән, ә хәрам кылынганнары бармак белән генә санарлык. Әмма бер тамчы дегет бер мичкә балны боза дигәндәй, зарарлы әйбер, гәрчә бик кечкенә генә булса да, яхшы әйберне бозачак.
Инде хәмер темасына әйләнеп кайтсак, әгәр ата-ана баласына аракы хәрам икәнен аңлатып үстерсә, аның улы кибеткә барудан ук баш тартыр иде. Чөнки исерткеч эчемлек хәрам икәнен күңеленә сеңдереп үскән бала хәмер белән бәйле барлык эшләрдән баш тартачак. Димәк, тәрбия эшендә җиңел юл бар: без әти-әниләр балаларга хәләл нәрсә дә, хәрәм нәрсә икәнен төшендерергә генә тиеш.
Ислам галимнәре фикеренчә:
- Тәрбия эшендә “камчы” өстен булырга тиеш. Бу балаларны кыйнарга ярый дигән сүз түгел, ә ата-ананың абруе зурлыгын аңлата. Ата-анасын хөрмәт иткән балалар гына тәрбияле булып үсә, ә киресенчә булганда, ата-ана үзе буйга үсеп җиткән баласыннан куркып яшәячәк.
- Баланы бозык эшләрдән кайбер очракларда катгый рәвештә тыю да кирәк. Иң мөһиме, гамәлләрнең кайсын кылырга ярый, кайсын ярамый икәнлеген аңлату зарур.
- Хәзерге заман афәтләреннән ерак торыр өчен ата-ана бик игътибарлы булырга тиеш. Балагызның кайда, ни эшләп йөрүен, кем белән аралашуын, нәрсә эчүен, ашавын – барысын да белеп, тикшереп торыгыз.
Сәхифә ТР Диния нәзарәтенең матбугат үзәге белән берлектә әзерләнде.
Нурия ӘЛМИЕВА
в„– |