Кешеләр сумнарга караганда долларны күбрәк үз итә, шулай ышанычлырак, диләр. Россиядә соңгы өч елда долларны күбрәк сатып ала башлаганнар дигән хәбәр депутатларны да пошаманга салган. Эшләр болай бара алмый дип, ЛДПР партиясеннән депутат Михаил Дегтярев Россиядә долларның кулланылышын гына түгел, аларның банкларда да саклануын чикләргә тәкъдим итә.
Долларны кулланганнар тиз арада аларны йә тотып бетерергә, йә башка валютага күчерергә тиеш. Яңа канун уйлап табучылар, кешенең кесәсендә доллар табыла икән, полиция хезмәткәрләре аларны алып, 30 көн эчендә алмаштырып, хуҗасына кайтарачак, дип әйтә. Кибетләрдә дә валютаны алыштыру мөмкинлеге булырга тиеш. Банклар да долларны сатып алу эшен электрон рәвештә генә башкарырга тиеш, “наличка” булмаячак. Россиядә долларны чикләргә кирәкме? Сез акчагызны нинди валютада саклыйсыз?
Илсур АБДУЛЛИН, юрист:
– Доллар озак яши алмаячак. Нефть белән газга һәрвакыт ихтыяҗ булачак, менә аларны долларга түгел, ә сумга сатсалар, доллар буш куык кебек шартлаячак. Без бит үзебез АКШка күкрәк киереп йөрергә ирек бирәбез. Россия товар сата, ә кергән акчаны алтын-валюта резервында доллар буларак саклыйбыз. Шуңа күрә американнар долларны бастырып тәк яталар. Әнә Кытай дөрес эшләде, үз валюталарын тотрыклы ясадылар. Россия АКШ колониясе түгел бит, без аларның файдасына эшләргә тиеш түгел, үзебезне кайгыртырга вакыт.
Рәшит ЗӘЙНУЛЛИН, укытучы:
– Бу гамәл зыянлы, чөнки долларның рәсми курстан тыш башка хакка сатылган долларлар килеп чыгарга мөмкин, ә бу сумның бәясен киметәчәк. Кемдер яхшы курс белән долларын алмаштырачак, кемгәдер, ә бу күпчелек гади кешеләр, намуссыз кешеләр белән эш итәргә туры киләчәк, аларны “кара базар” сатып алачак. Акчасын сумнарда саклаганнарның эшләре хөртиләнәчәк. Минем үземнең артык акчам юк. “Кара көннәр”гә дип саклап карадык инде, ул акча янды. Булганына шөкер итәбез.
Марат ГАТАУЛЛИН, эшмәкәр:
– Бу – тузга язмаган закон проекты. Икътисад базары белән махсус манипуляция уены дип саныйм. Менә без сатабыз, алабыз, ләкин барлык очракта да сумнар белән эш ителә, чөнки законда шулай язылган. Долларны чикләп, тимер пәрдә корачаклар. Долларны кулланмыйча, аңа бойкот тудырып, сумның бәясен күтәреп булмаячак. Моның өчен илдә тотрыклы икътисад булуы мөһим, сәнәгать, җитештерү артырга тиеш. Чит илләрне барыбер сум белән түләттерүгә күчереп булмаячак, юк эш ул. Мин, гомумән, банкта акча сакламаска тырышам, бер валюта да тотрыклы түгел. Иң яхшысы – акчаны күчемсез милеккә яки кыйммәте югалмый торган башка матди байлыкка әйләндерү.
Нәҗибә САФИНА, шагыйрә:
– Нинди валюта турында сөйлисез сез? Россиядә халыкның күпчелеге – очны очка ялгап яшәүчеләр. Кеше акчасын тегендә-монда түли, ашарга ала да бетте-китте, авызыңны ялап куй. Банкларда акча белән әвеш-тәвеш китерерлек хәлдә түгелмен, кесәләр коры. Ә чынлап уйлаганда, сумны тотрыклы ясый алмагач, башкалардан күпсенеп, аларга инквизиция ясау кирәкми дип саныйм. Берсен тыеп, икенчесен үстереп булмый.
в„–186 | 15.11.2013