Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37720

Камал театры спектакле “Алтын битлек” премиясе номинацияләрендә катнаша

$
0
0
17.11.2013 Мәдәният
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Норвегия драматургы Йон Фоссе пьесасы буенча сәхнәләштергән “Җәйнең бер көнендә” спектакле “Алтын битлек” Милли театраль премиясе номинацияләрендә катнашу хокукына ия булды.

“Җәйнең бер көнендә” спектакле “Алтын битлек” фестивалендә берьюлы дүрт номинациядә катнаша:

“Иң яхшы кече форматтагы спектакль”

“Иң яхшы режиссер эше” - Фәрит Бикчәнтәв

“Иң яхшы хатын-кыз роле” - Хатын ролен башкаручы Люция Хәмитова

“Иң яхшы ут куючы рәссам эше” - Евгений Ганзбург.

“Алтын битлек”-2014 премияләре ияләре 2014 елның 18 апрелендә Россиянең Зур театрында премияләрне тапшыру тантанасында игълан ителәчәк.

Спектакль хакында:

“Җәйнең бер көнендә” спектакленең премьерасы 2013 елның 8 февралендә Камал театрының Кече сәхнәсендә үтте. Норвегия драматургы Йон Фоссеның әлеге пьесасы Россиядә беренче мәртәбә куелды. Спектакль Татарстанның “Тантана” театраль премиясе кысаларында “Ел вакыйгасы” номинациясе иясе булды.

Якын арада булачак спектакль:

16 ноябрь"13 шм - 21 ч. 00 мин. Билет сатып алу
30 ноябрь"13 шм - 21 ч. 00 мин. Билет сатып алу
21 декабрь"13 шм - 21 ч. 00 мин. Билет сатып алу
07 гыйнвар"14 сш - 21 ч. 00 мин. Билет сатып алу

Белешмә:


“Алтын битлек” – Россия Милли театраль премиясе 1993 елны Россия театр әһелләре берлеге тарафыннан оештырыла. 1994 һәм 2005 елларда, фестиваль Дирекциясен Эдуард Бояков җитәкләгән чорда, “Алтын битлек” Фестивале һәм Премиясе киң колач ала һәм дан казана. “Алтын битлек” Россиянең төп театраль вакыйгасына әверелә. 2005 елдан Россия театр әһелләре берлеге Премия һәм Фестиваль Дирекциясе вазыйфаларын “Фестиваль “Алтын битлек” оешмасына тапшыра (Генераль директоры – М.Ревякина). Соңгы елларда “Алтын битлек” тагы да киңрәк үсеш алды, “Легендарь спектакльләр һәм исемнәр”, “Битлек плюс”, “Россия шәһәрләрендә, СНГ һәм Балтия илләрендә иң яхшы спектакльләр” һәм башка шундый яңа проектлар белән баеды. “Алтын битлек” Премиясе һәм Фестиваленең алыштыргысыз Президенты – Россия театр әһелләре берлеге Секретаре, Россиянең халык артисты Г.Г.Тараторкин. 




в„– |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37720


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>