10 нчы ноябрьдә Кремль сараенда полиция хезмәткәрләренең бәйрәме уңаеннан узган концертта Владимир Путин да булган. Шансон башкаручы “Рождество” төркеме ”Ты знаешь, так хочется жить” җырын тамашачылар аягүрә басып тыңлаганнар. Беренче булып, Путин торып баскач, башкалар да утырып кала алмаган. Интернетта моның видеосы да таралды, җыр вакытында Путинның күз яшьләре белән елаганы күренә.
Җыр беткәч, хезмәт барышында һәлак булучы полиция хезмәткәрләрен бер минутлык тынлык белән искә алганнар. Ни дияргә, Президентның да күңеле йомшара, күрәсең. Беренче тапкыр халык аның елаганын 2012 елның мартында Манеж мәйданында Президент сайлау нәтиҗәләрен игълан иткәндә күрде. Аннары аның матбугат сәркатибе: “Владимир Путин еламады, урамда җил, салкын булды”, – дип акланды. Путин да елый, ә сез соңгы тапкыр кайчан еладыгыз?
Кафил Әмиров, Татарстанның элеккеге прокуроры:
– Мәрхүм әниемнең әйткән сүзләре һәрвакыт истә, ул: “Улым, хәлеңне сорасалар, Аллага шөкер, барысы да яхшы дип җавап кайтар. Хәлең авыр булса, дусларың ярдәм итә алмас, ә дошманнарың сөенер”, – дип әйтә иде. Мин нәрсә өчен елаганымны хәзер әйтсәм, дошманнарыма шатланырга сәбәп булачак, ә мин моны теләмим. Ирләргә елау килешми, күрсәтми алар аны. Ә Путинга килгәндә, ул да бит – кеше, аның да нервлары бар. Аның да күңеле нечкәреп киткән чаклары буладыр.
Зифа КАДЫЙРОВА, язучы:
– Соңгы ярты елда минем еламыйча узган көнем булмады. Күз яшьләре атылырга гына тора. Иремнең вафат булуына ярты ел, тынычланырга да кирәк кебек, ләкин миңа ансыз яшәү бик авыр. Иптәшемне югалту аяктан екты. Иртән дә аны уйлыйм, көндез дә, кич тә, гел күз алдында. Путин түгел, монда үз хәлем сыкрарлык...
Марат БИКМУЛЛИН, эшмәкәр:
– Әле күптән түгел генә Осип Мандельштам хатынының иренә язган хатларын укыдым. Аны, кулга алгач, сөргенгә җибәрәләр, ә хатыны аның кайда икәнен белми кала. Аны укыганда, күз яшьләрен ирләр дә тыя алмый. Психикасы нормаль булган кешеләр шатлыктан да, кайгылы хәбәр алып та, нәрсәдер өчен үкенеп тә еларга мөмкин. Ирләр елавы – сирәк күренеш, ләкин бәгыре катмаганнар күз яшьләреннән оялмый. Мин үзем яшерәм. Китап укыганда да, кино караганда да еларга мөмкинмен.
Җәвит ШАКИРОВ, җырчы, “Башваткыч” тапшыруы алып баручысы:
– Минем турында гел елмаеп, шатланып йөрүче кеше дип уйлыйлар, ә үземне бик нечкә күңелле дип саныйм. Зөлфия белән “Ищу тебя” карыйбыз, тыелып буламы инде андагы ачы язмышлы кешеләрне карап?! “Пусть говорят” тапшыруында да йөрәк өзгеч мизгелләр була, анда да күңел тулып елыйм. Зөлфияне каты бәгырьле, усал, диләр. Беренче бала тугач, ул да йомшарды. Сөенеп елаган иде.
Искәндәр СИРАҖИ, журналист:
– Малай-шалай вакытта сугышып елаган чаклар артта инде хәзер. Мин әнине җирләгәндә дә еламадым, “Ник еламыйсың?” – дип тә сорадылар. “Барыбызга да үләсе бит...” – дип җавап кайтарганым истә. Эчтән сыкранам, әлбәттә, ләкин күз яшьләрен берсенә дә күрсәткәнем юк. Күз яшьләре – көчсезлек билгесе.
в„–187 | 16.11.2013