Беләм, арагызда бар диючеләр дә шактый, юк диючеләр дә аз түгел бүген. Кем хаклы? Бүген бу сорауга берьяклы гына җавап биреп булмастыр, мөгаен. Әйе, көннән-көн электрон чараларның активлашуы, аларга кешенең тартылуы арта бару татар басма китабының юкка чыгуына бер дәлил булып тора сыман.
Ләкин басма китап юкка чыкса да, электрон версиясе барлыкка килә бит. Димәк, Интернетка тоташкан һәркем укый ала. Ләкин һәркемнең дә мөмкинчелеге юк, кемнеңдер Интернетка керү чарасы юк, ә кемгәдер сәламәтлеге рөхсәт итми. Дөресен әйтергә кирәк, электрон китапның уңай яклары (кайда ничек телисең – шулай уку, китапханәгә кадәр барырга юл чыгымнары тотылмый, вакытны әрәм итәсе түгел, шактый китапларны уку бушлай һ.б.) күп булса да, тискәреләре дә юк түгел. Экранга озак вакыт текәлеп утыру күз басымын арттыра, шуның нәтиҗәсендә тиз арыйлар, компьютер экраныннан алынган нурланыш табигый яшьне киптерә, корылык эффекты барлыкка килә. Экраннан хәреф чүпләп утыру баш миенең файдалы эш коэффициентын киметә, баш мие алынган бар мәгълүматны да эшкәртеп, анализга дучар итеп җиткерә алмый.
Сүз башым бит – шүрәле дигәндәй, язмамның темасы да – татар басма китабының киләчәге. Беркөнне шулай, Бауман урамында йөргәндә, Татарстан китап нәшриятының “Нур-Маркет” фирма кибетенә сугылдым. Яңа китапларның “каймагы” шунда бит инде. Ишекне атлап керүгә, күзем кызылга ак белән язылган “Распродажа” язуына төште. Кайчандыр барон Ротшильдның: “Мин очсызлы әйберләр алу өчен бай түгел”, – дигән сүзләрен искә алып, кайчак андый язулы җирләрдән үтеп китәргә туры килә. Ләкин бу юлы тукталып калдым. Барсам, ни күрим: Гаяз Исхакый, Әхсән Баян, Әбрар Кәримуллин кебек олпат язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең, галимнәребезнең китаплары – 10 сум! Бүгенге көн өчен көлке бәя, әлбәттә. Җәмәгать транспортында йөрүдән дә азрак. Китаплары таушалгандыр, складта тузан җыеп ятканнардыр әле диярсез, юкка гына бу бәядән сатуга куймаслар иде.
Юк, китаплар өр-яңа. Үзем күреп кайттым. Гаяз Исхакыйның “Публицистика һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләре (1902-1914)” җыентыгын эләктердем дә әле.
Гомумән, бүген татарча укучыларга нинди товар тәкъдим итәргә? Классикага әверелгән әсәрләр инде күптән тар даирә укучылар өчен генә булып кала бирә. Алары да көннән-көн сирәгәя. Бәлки язучыларыбыз үз эшләрен җиренә җиткереп башкармыйдыр? Әнә бит Нәбирә Гыйматдинова, Зифа Кадыйрова әсәрләре “ә” дигәнче сатылып бетеп бара. Әдәбиятыбызда ир-атлар да көннән-көн кими. Без күбесенчә хатын-кызны романтик, фантазиягә бай зат итеп, ә ир-атны реалист буларак күзаллыйбыз. Бәлки, бүгенге катлаулы җәмгыятебездә дөньяны башкача күрү кирәктер?!
Тагын бер очракка тукталасым килә. Шул ук кибетнең китап рәтләре буйлап сайлап, карап йөрешем. Янымда гына бер ханым кулына бер кочак китап җыйган, кызлары да янында. Миңа шулкадәр кызык булып китте ки, ханым янына барып сүз катмыйча булдыра алмадым. Рушания ханым Минзәлә якларыннан икән. Әдәбият укытучысы. Кулындагы бер кочак китапларны күреп, үзеннән-үзе: “Мәктәбегездә татар китапларына кытлыкмы әллә?” – дип сорап куйдым. “Әй, энем, бу китаплар мәктәпкә килеп җиткәнче әле”, – дип куйды Рушания апа. Ул балаларга китапка мәхәббәтнең гаиләдән килүен искәртте. Минемчә, татар халкы булганда, татар китабының киләчәге бар әле.
Раил САДРЕТДИНОВ
в„–189 | 20.11.2013