Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37709

Камал театрында - “Мин ана” моноспектакле

$
0
0
21.11.2013 Мәдәният
22 һәм 23 ноябрьдә 18 сәгатьтә Камал театрының Кече сәхнәсендә үтәчәк премьера – Мостай Кәрим әсәрләреннән “Мин ана” спектакленең режиссеры – Рамил Гәрәев. Бу - режиссерның Камал театры сәхнәсендә икенче эше.

«Мин Ана» моноспектакле - яшь режиссер Рамил Гәрәевның искиткеч талантлы һәм белемле өлкән буын артисткасы Хәлимә Искәндәрова белән берлектә эшләгән беренчел шундый тәҗрибәсе. Гәрәев спектакльнең режиссеры гына түгел, ут куючы рәссамы да.

Театр тәнкыйтьчесе һәм Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов фикеренчә, моноспектакльне сәхнәгә куючы режиссерның хезмәте шактый катлаулы. “Моноспектакльләрнең уңышы башкаручы артистның ни дәрәҗәдә шәхес булуыннан, иҗади талантыннан тора, - дигән гыйбарә яши. Шулай да, бер генә артист катнашындагы спетакльне куюда режиссерның өлешен төгәл генә бәяләү кыен. Биредә аның хезмәте гадәти спектакльләр куелышындагы кебек аерым-ачык ярылып ятмый, ләкин ул кирәк һәм мөһим”. – ди Нияз Игъламов.

Рамил Гәрәев – режиссер, артист. 1999 елны Казан театр училищасының актерлык бүлеген, 2004 елда – Казан дәүләт культура һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген тәмамлый (курс җитәкчеләре - М.Сәлимҗанов һәм Ф.Бикчәнтәев). Студент елларында Камал театрының күп кенә спектакльләрендә катнаша. 2008 елны Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында “Мин ышанам сиңа” (Л.Айтуганов) спектаклен куя. 2009 елны Казан дәүләт культура һәм сәнгать университетының режиссерлык бүлеген тәмамлый (курс җитәкчесе – Фәрит Бикчәнтәев). Диплом эше – Илгиз Зәйниев пьесасы буенча “Гармун” спектакле. Режиссер әлеге спектакльне М.Фәйзи исемендәге Оренбург татар драма театры сәхнәсендә тәкъдим итә. 2011-2013 елларда М.Фәйзи исемендәге Оренбург драма театрында спектакльләр куя.

Режиссер Рамил Гәрәевның Камал театрында тәкъдим иткән икенче эше – “Мин ана” моноспектаклен 22 һәм 23 ноябрьдә 18 сәгатьтә Кече сәхнәдә күрергә мөмкин. 




в„– |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37709


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>