29.01.2019 Дин
“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды чатырында Рамазан ае дәвамында көн саен 1200 кешелек ифтарлар оештырыла. Кичке авыз ачуларга тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчелә, сәламәтлеккә туймаган кешеләр, ятимнәр, мохтаҗлар, күпбалалы һәм азкеремле гаиләләр, Казан халкы һәм килгән кунаклар җыела.
Бу көннәрдә моңарчы булган чатырны кар басып, ул ишелеп төште. “Ярдәм” фонды изге Рамазан ае башланганчы - 5 майга кадәр күп кеше сыйдырышлы яңа чатыр корып куярга ниятли. Бу чатыр Рамазан аенда гына түгел, бөтен ел буена эшләп тора алачак. Әлеге игелекле эшкә сез дә кушылыгыз, дуслар. Сөекле Пәйгамбәребез: “Һәр игелекле эш сәдака”, - дигән бит. Рамазанны бергә каршы алыйк!
---
--- | 29.01.2019