Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38264

Учалыда атыш вакытында зыян күргән Зариф Хилаҗевның апасы шатлыклы хәбәр җиткерә

$
0
0
30.01.2019 Җәмгыять
Учалыдагы атыш нәтиҗәсендә зыян күргән Зариф Хилаҗев реанимациядән палатага күчерелгән. Ул Уфада дәвалана. З.Хилаҗев аңына килгән, аның гомеренә бүгенге көндә берни дә янамый. Шатлыклы хәбәрне аның апасы җиткерә.

 “Моңарчы Зарифка кагылышлы йөзәрләгән хәбәрләргә җавап бирергә батырчылык итмәдем, аның реанимациядән аерым палатага күчерелүен көттем,  ниһаять, ул көн дә килеп җитте! Сезнең догаларыгыз, Зариф өчен янып-көюләрегез аны аякка бастырды, - дип яза аның апасы үзенең сәхифәсендә. – Тормышыбыздагы иң авыр чакларда безнең белән булуыгыз, ярдәм кулы сузуыгыз өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм. Алда авырлыкларсыз булмас, ләкин энем сәламәтлеге өчен аларның әлләни җитди булмавын телим”.

Хәтерегездә булса, Зариф Хилаҗев – 13 гыйнвардагы коточкыч атышта зыян күргән иде. Ул озак вакыт медикаментоз комада ятты. Аның хәләле Гөлсөя Хилаҗеваның гомере атыш вакытында ук өзелгән иде. Ау мылтыгына үрелгән ир тарафыннан шулай ук тагы ике кеше гомере кыелды. Ахырда үтерүче шул ук мылтыктан  үзенә дә кул салган.
---

--- | 30.01.2019

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38264


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>