Россия халкы соңгы елларда чит илләрдән торак ала башлаган. Үзәк банк вәкилләре бу хәлләрне халыкның матди хәле яхшыруы белән аңлатса, бәйсез булмаган экспертлар, кеше үзен финанс яктан тотрыклы итеп хис итәр өчен бу юлга баруын белдерә.
Чит илләрдән торак алу шаукымы 2009 елдан башланган. Моннан 4 ел элек читтән милек алу өчен 223 млн доллар сарыф ителсә, узган ел бу сан 1,9 млрд долларга җиткән. Агымдагы елның беренче кварталында гына да 414 млн долларлык күчемсез милек алынган. Шулай дәвам итсә, ел ахырына кадәр чит илләрдән 2 млрд долларлык йорт-җир сатып алынырга мөмкин.
Белгечләр әйтүенчә, россиялеләр читтән торак сатып алганда ял итү мөмкинлеге булган диңгез буендагы җирләрне сайларга тырыша. Төркиянең Әйләнә-тирә мохит һәм шәһәр төзелеше министрлыгы да Россиядән торак алучылар саны артуын хәбәр итә. Европа илләре, АКШның зур шәһәрләреннән дә алучылар байтак. Шулай да исемлекнең башында Испания белән Италия тора.
Бәяләренә килгәндә исә төрле илдә төрлечә. Иң арзан торак – Болгариядә. Анда төзелә башлаган йортны 10-12 мең еврога, безнең акчага исәпләгәндә 500 мең сумга да алырга була. Италиядә, мәсәлән, зур булмаган бер бүлмәле фатир 33 мең евродан башлана (1,5 млн сум). Андагы законнар нигезендә бу илдә йортны бер ел эчендә сафка бастыралар икән. Бездәге кебек алдаулар да, алданулар да юк.
Белгечләр торак базарында мондый түбән бәяләрнең инде күптәннән булмавын әйтә. Шуңа да мөмкинлеге булганнар арзаннан милек алып калырга тырыша. Илдә булган икътисадый кризис һәм эшсезлек нәтиҗәсендә кояшлы Испаниядә, мәсәлән, күчемсез милеккә бәя нык төшкән. Бүген бу илдә 2 миллионнан артык яңа йорт һәм фатир сатуга куелган. Тик җирле халык арасында аны сатып алырга теләүчеләр генә аз. Соңгы биш елда биредә торакка бәя ике тапкыр кимегән. Экономкласслы 1 квадрат метр торак, урнашкан урынына карап, 0,8-2,5 мең евро тора. Акчалы кешеләр мондый мөмкинлектән файдаланып калырга тырыша да инде.
Читтән торак алырга уйласаң, бүген әллә кайларга барып эзләнеп йөрергә дә кирәкми. Интернет челтәрендә нинди генә тәкъдимнәр юк. Хәтта ипотекага, кичектереп түләү шарты белән дә алырга була. Ипотека кредитын еллык 5-7 процент белән рәсмиләштерергә мөмкин. Россиядә ипотекага фатир алыйм дисәң, еллык 12-17 процент түләргә туры килә.
Безнең Татарстан халкы чит илләрдән йорт, фатир сатып аламы соң? Без, әлеге сорауга ачыклык кертү максатыннан, күчемсез милек эшләре белән шөгыльләнүче берничә агентлыкта булып, андагы хәлләр белән таныштык. Торак базарында эшләп килүче бар агентлыклар да чит илләр белән хезмәттәшлек итми икән. Казандагы милек белән генә эшләүчеләр дә, республика торак базарында “кайнаучылар” да, Россия шәһәрләре белән хезмәттәшлек итүчеләр дә бар. Шулай да чит илләрдән торак тәкъдим итүче берничә агентлык бар.
Татарстанлыларның күбесенчә Төркия, Болгариядә урнашкан милеккә өстенлек бирүен ачыклый алдык. Экономкласска кергән 1-2 бүлмәле фатирлар белән кызыксынып караган идек. Төркиянең Алания шәһәрендәге 1 бүлмәле торакны – 1-1,2 миллионга, 2 бүлмәлесен, урнашкан урынына карап, 1,5-2 миллионга алырга була икән. Заманча төзелгән яңа йортлардан торак сайларга ярдәм итәчәкләренә ышандырдылар. Бөтен документ эшләрен башкарачакларын, бернинди каршылыклар булмаячагын белдерде алар.
Бу теманы өйрәнер алдыннан бер танышым күптән түгел үзләренең Германиядән ипотекага торак алуларын, анда бәяләрнең бездәге кебек югары түгеллеген сөйләгән иде. Алар да фатирларын агентлык аша ипотекага алганнар. Ел саен шунда барып, гаиләләре белән ял итеп кайталар икән. “Чит илләрдән килеп, бездән дә торак алучылар бар. Мондый хәл дөньяда гадәти күренешкә әйләнә башлады”, – диде ул.
Бу хакта риэлторлардан белешкән идек, чыннан да, чит илләрдән килеп, Казаннан фатир алучылар бар икән. Әмма күп түгел. Алар санаулы гына. Күптән түгел генә Англиядән берәү, Казанга килеп, күчемсез милек алган. Аңа кадәр Төркия мәмләкәтендә яшәүче бер кеше башкаладан фатир алган булган.
Лилия НУРМӨХӘММӘТОВА
в„–189 | 20.11.2013