16 - 22 декабрьдә Казанда “Һөнәр” V Халыкара яшь татар режиссурасы фестивале була. Быел фестиваль киңәйтелгән форматта “Һөнәр+” исеме астында үтәчәк.
Ни өчен «Һөнәр+»? Бу сорауга театр тәнкыйтьчесе, Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов җавап бирә: «Фестивальнең яшь режиссерлар тарафыннан тәкъдим ителгән спектакльләрне үз эченә алган гадәти форматы Олег Лоевский җитәкчелегендәге режиссура лабораториясе исәбенә бераз киңәйтеләчәк. Әлеге лаборатория Казанның театраль тормышында зур вакыйга булыр дип көтелә, чөнки анда, яшь булуларына карамастан, инде Россия күләмендә танылып өлгергән режиссерлар катнашачак. Шул рәвешле фестиваль үзенең тәүге юбилеен билгеләп үтә».
Режиссура лабораториясе хакында төгәлрәк мәгълүмат чираттагы релизларда булачак.
“Һөнәр+” V яшь татар режиссурасы фестивалендә Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан, Уфа, Күкшәтау (Казахстан) шәһәрләреннән режиссерлар катнашачак. “Һөнәр+” афишасында барлыгы татар һәм рус телләрендә 13 спектакль һәм 5 эскиз эш тәкъдим ителә.
“Һөнәр+” фестивале спектакльләре Казанның дүрт театраль мәйданында күрсәтеләчәк: Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәсендә, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында, беренче мәртәбә Тинчурин театрында һәм Казан яшь тамашачылар театры сәхнәсендә. Традиция буенча, һәр спектакльдән соң фестивальнең тәнкыйтьчеләр коллегиясе, журналистлар һәм теләге булган тамашачылар катнашында фикер алышу узачак.
Искәртеп үтәбез: I “Һөнәр” фестивале 2009нчы елның декабрендә Казанда Г.Камал театры инициативасы һәм Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы ярдәмендә уңыш белән узган иде. Беренче фестивальдә 6 яшь режиссер, нигездә Фәрит Бикчәнтәев укучылары – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының режиссура бүлеген тәмамлаучылар үз эшләрен тәкъдим итсәләр, быел исә төрле мәктәпләрдән 15 режиссер катнашачак.
Фестивальнең оештыручылары: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, ТРның Мәдәният министрлыгы, ТРның Театр эшлеклеләре берлеге.
в„– |