29 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече сәхнәсендә узачак бу кичә танылган рус шагыйренең иҗатын татарча яңгыратуга гына түгел, аны мөмкин кадәр тулы итеп ачуга да юнәлтелгән.
Ягъни: сез бу кичәдә Ахматованың атаклы шигырьләрен тәрҗемәдә генә ишетеп калмаячаксыз, ә Ахматова дөньясына үтеп кереп, аның белән бергә ХХ йөзнең хәлиткеч вакыйгаларында да катнашачаксыз. Ахырда – аңа хөкем чыгарачаксыз, йә булмаса аклаячаксыз.
Китап Анна Ахматованың 120 еллык юбилеена багышлап әзерләнгән иде. Ул юбилейлар уңае белән әзерләнгән өч томлыкның бер өлешен тәшкил итә. Ахматова җыентыгыннан кала, өч томлыкка Николай Гоголь һәм Александр Пушкин томнары да керә. Бу серия Мәдәррис Вәлиев җитәкләгән "Мәгариф-вакыт" нәшриятында дөнья күрде. Идея авторы һәм төзүчесе - Ләйсән Хафизова. Әдәби мөхәррире - Рәмис Аймәт. Бизәлеш авторы - Наталья Граханцева.
Шактый четерекле, урау юллар үтеп, ниһаять, аңа быел дөнья күрү насыйп булды. Күп еллар дәвамында СССРда шигырьләрен бастыру түгел, хәтта кәгазь битенә төшерергә дә шөбһәләнеп яшәгән шагыйрьнең язмыш фалы кабатланды гүя. Әмма китап, күпләрнең тырышлыгы белән, барыбер үзенә юл ярды. Кичәгә килгән тамашачы китапның ничек тәрҗемә ителүе, басылуы, бизәлүе хакында җентекләбрәк белә, аннан исә үзен фойеда сатып алып та кайтып китә алачак.
Ахматова иҗатының һәм шәхесенең чор тавышы гүләп торган «коридорларына» үтеп кергән тәрҗемәчеләр түбәндәгеләр: Илсөяр Иксанова, Рифә Рахман, Рәмис Аймәт, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Лилия Гыйбадуллина, Гөлназ Вәлиева. Шигырьләрне халыкка, нигездә, тәрҗемәчеләр укыячак. Һәрберсе – татар әдәби-мәдәни мохитендә исемнәре яңгыраш алган, танылган шагыйрьләр. Ахматова иҗатын да алар үзләре тойган аһәңдә, үзләре кабул иткән яссылыкта тәкъдим итәчәкләр.
Гомере буена классик музыка сәнгатенә мөккибән булган Анна Андреевнаның иң яраткан композиторлары иҗаты яңгыраячак кичәдә. Болар – Игорь Стравинский, Дмитрий Шостакович, И.С. Бах, В.А. Моцарт һ.б. Казан дәүләт консерваториясе һәм музыка училищесы музыкантлары һәм, әлбәттә, Камал театрының олпат һәм яшь артислары булачак сәхнәдә.
Исегезгә төшерәбез: проектның максаты – яшь татар композиторлары, музыкантлары, режиссёрлары, актёрлары, рәссамнары, язучылары, биючеләре һ.б. иҗатын тәкъдир итү, халыкка таныту, иҗатка кызыксыну кимеп барган заманда яшь, үзенчәлекле шәхесләргә үз аудиториясен табарга булышу. Бу кичә кысаларында «Калеб»леләр яңа заман татар яшьләрен буыннар, чорлар, әдәбиятлар арасындагы иҗади диалогка да чакыралар. Башка халыклар әдәбиятын үзебезгә якынайту, үз әдәбиятыбызны дөнья аренасына чыгару турында уйланганы булган һәркемне фикер алышырга чакырабыз.
Сезне 29 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече сәхнәсендә көтеп калабыз.
Адрес: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1нче йорт
Башлана: 19:00 сәгатьтә.
Керү бушлай.
в„– |