Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37709

Ләйлә Дәүләтова: “Әни булачагымны белгәч, өч сәгать буе күз яшемне тыя алмадым” (ФОТО)

$
0
0
28.11.2013 Шоу-бизнес
Шагыйрә, “Адәм белән Һава” тапшыруын алып баручы Ләйлә Дәүләтова әни булды. 2 ноябрьдә төнге сәгать икедә РКБның бала тудыру йортында кыз бәби дөньяга аваз салды. Нарасыйның авырлыгы 3 кг 650 грамм, буе 54 см. Бүген Ләйлә барлык журналистлардан гафу үтенә. Чөнки бәби көтүе, соңыннан бала табуы турында беркемгә интервью бирмәде.

— Бала реклама чыганагы түгел, шуңа күрә бу хакта массакүләм мәгълүмат чараларына язудан барысын да тыйдым. РКБга каршы алырга килергә теләүчеләр күп булды. Тиз генә чыгармыйлар әле, дип алдадым. Янәшәмдә бары тик якыннарымның булуын теләдем. Ә хәзер аралашырга әзермен. Тик бу бердәнбер интервью булачак, — диде Ләйлә. Ул бик үзгәргән, матурланган, үзе әйтүенчә, 25 килога тазарган. Гел кыска чәчле итеп күрергә ияләшкән Ләйлә толым үстергән.

— Бәби көткән вакытта чәчне кистерергә ярамый, диләр. Мин ышанучан кеше. Кызым бик көтеп алынган бала. Әни булачагымны белгәч, шатлыктан өч сәгать буе күз яшемне тыя алмадым. Үзем көләм, үзем елыйм. Ходайга рәхмәт укыдым. Бу сөенечле хәбәрне әнием Ринага (67 яшьтә) телефоннан түгел, авылга (Ләйлә Актаныш районы Богады авылыннан — Э.С.) кайтып әйттем. Шуннан соң 180 градуска үзгәрдем дә куйдым. Тышкы кыяфәтем генә түгел, эчке дөньям да башка хәзер.

Авырлы икәнемне белүгә, бөтен эшне ташладым, концертларны өздем. Йөкле килеш сәхнәдә чыгыш ясау күптәнге хыялым булуга карамастан, моннан баш тарттым. Чөнки мин дулкынланганда бала да бик борчыла. Шуннан иҗатташ дусларыма, һәлакәт аркасында (Ләйлә шул чорда машинасы белән һәлакәткә очрый — Э.С) зыян килде, дидем. Ә чынлыкта юлда йөреп, карынымдагы нарасыйга зыян китерәсем килмәде. Шифаханәдә ял иттем. Авыр әйбер күтәрмәдем. Гел файдалы ризыклар ашадым. Һәр көнне берничә сәгать саф һава сулап урманда йөрдем. Бассейнда йөздем. Эссе вакытта әни янында авылда яшәдем. Кесә телефоныннан бик сөйләшмәдем. Бары тик яхшы кәеф бирә торган кешеләр белән генә аралаштым. Кайбер дуслар шаяртып: “Син һаман әрекмән астында ятасыңмы?” — дип сорый иде. Ләкин болар барысы да бала сау-сәламәт тусын өчен эшләнде.

— Булачак әниләргә тагын нинди киңәш бирер идең?

— Баланы карында чакта ук яратырга һәм сакларга кирәк. Йөклелек чорын тынычлыкта үткәрү һәм шат кәефтә булу мөһим. Мин, мәсәлән, балам белән ул карында чакта ук сөйләштем. Кызыма, яратам сине, бәбием, дип еш әйтә идем. Кыз бала белән сөйләшкәнгә, күрәсең, тавышымда назлылык барлыкка килде. Сабыйның эчтә әкрен генә хәрәкәтләнгәнен тоеп: “Аксөягем минем”, — дип әйтә идем.

Бәби көтүнең һәр мизгелен татып каласы килде. Ул карында чакта ничек үсә, хатын-кыз баланы ничек тудыра, имезү вакытлары — боларның барысын да татырга хыялландым. Аллага шөкер, Ходай бу бәхетне бирде.

— Кыз көткән идеңме, әллә малаймы?

— Холкым ир-атларныкы кебек булгач, гел малай туар кебек иде. УЗИдан кыз дип әйттеләр. Бала тапкач, шатлыктан берничә көн йоклый алмадым. Кечкенә генә кызчыкны кулыма китереп тоттыргач, сөенечемнән еладым. Ул бәрәкәтле, ризыклы бала. Елан елында, чаян йолдызлыгы астында туды. Чаян бик көчле, усал, кыю була. Хәзер үк холкын күрсәтә. Үзе бик тыныч, ләкин фикере көчле. Имә икән, тамагы туймыйча күкрәктән аерырмын димә. Йокысы туймыйча уянмый. Юкса кытыклап та, битенә тиеп тә карыйм.

— Күбрәк кемгә охшаган?

— Чәче, күз карашлары, холкы, буеның озынлыгы әтисенеке. Йөзе — минеке.

— Исеме ничек?

— Гөлмәрьям.

— Бәби карарга ияләштеңме инде?

— Беренче көннән әни янымда. Бала карау өчен махсус килде. Ул дүрт абыйның ун баласын үстерешкән. Бала тәрбияләү буенча тәҗрибәсе зур. Аңа бик рәхмәтлемен. Үзем әни булгач, әнинең кадерен тагын да ныграк аңладым. Рөхсәтеннән башка берни эшләгәнем юк. Серләремне һәрвакыт аның белән бүлешәм.

Ул хәтта элек очрашып йөргән бөтен егетләремне дә белә. Дус кызым — әнием.

— Ләйлә, “Адәм белән Һава” чыкмый, концертларын юк...

— Берничә елдан телевидениегә әйләнеп кайтачакмын. Соңрак концертлар да булыр. Хәзер мин рәхәтләнеп мәҗлескә заказлар алам. Туй, юбилей тантаналары үткәрәм.

— Тагын бәби табар идеңме?

— Ходай бирсә, әлбәттә. Балага иптәш кирәк. Кызымны караучыга калдыру яки балалар бакчасына бирү яклы түгелмен. Аның әнисенең эштән кайтканын сагынып көтеп утыруын теләмим. Алла боерса, үзем тәрбияләячәкмен. Булдыра алганча имезәчәкмен. Әти-әнисенең яратуын тоеп, рәхәттә үссен.

— Ничек тукланасың?

— Бәби тапкан хатын-кызга күп нәрсә ярамый икән. Бары тик аш, ботка, сөтле чәй рөхсәт ителә. Бала хакына түзәсең. Бәбигә узганчы 50 кг идем, хәзер — 65. Бала тапканнан соң бераз кимедем. Күптән тазарасым килә иде. Юкса бернинди диета тотмыйм, бөтен нәрсәне ашыйм. Мөгаен, бу күп хәрәкәтләнүдән, тынгысыз тормыш алып барудандыр. Бәби көткәнче беркайчан үземне шулай караганым юк иде. Үземә булган игътибарга әни шаккатты. “Кызым, сине беркайчан болай шат һәм бәхетле күргәнем юк иде”, — диде. Менә әни булу нишләтә. Тормышның кыйммәте үзгәрде. 20 яшьтә бала тапсам, бәлки, бәби көтү чорының, бала карауның бу кадәр кадерен белмәс идем. Сабыемның тәмләп ашавы, имүе һәм тынычлап йоклавы минем өчен зур бәхет. Барлык хатын-кызга да шундый бәхет телим!

Ләйләнең тагын берничә киңәше исемдә калган:

— Бәби көтүне мөмкин кадәр яшерергә кушалар. Кешегә әйтеп йөрергә ярамый.

— Бәби көткәндә һәм тапкач, иреңнең кем икәнен яхшы беләсең. Чөнки гел матур, күтәренке кәефтә генә булып булмый.

— Бәби таба алмыйм, дип борчылмагыз. Вакыты җиткәч, Ходай үзе бирәчәк!

...Ләйлә янәшәсендәге яшь, чибәр егет турында инде күпләр белә. Нурулла мәчетендә Фәрит хәзрәттән никах укытулары да безгә мәгълүм. Ләкин Ләйләдән артыгын сорамадым. Чөнки барыбер эчендәге бөтен серен ачып салмаячак. Ул бик ирекле, бәйсез кеше. Хәтта кайчан кайтасың, дигән сорауга:  “Белмим шул, мин бит күрәзәче түгел”, — дип җавап бирә. Ләкин хәзер инде каядыр чыгып китсә, тизрәк чаба-чаба өенә кайта. Чөнки кечкенә Гөлмәрьямнең мәми ашыйсы килә.

— Тизрәк үссен, тәпи китсен, димим. Тәмләп үстерәбез. Тормышта ашыгырга ярамый.Һәр мизгелнең кадерен белеп яшик! — диде бәхетле шагыйрә.

 

 


Эльмира СӘЛАХОВА

в„–--- | 28.11.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37709


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>