Россиядә күпчелек, депутатларның эше күренми, аларның кирәге юк, ил белән идарә итүдә Президент тарафыннан чыккан фәрманнар да җитә дигән фикердә. Сораштыруда катнашкан кешеләрнең бары тик 2 проценты гына Россия Дәүләт Думасының эшчәнлегеннән канәгать.
“Нигә кирәк безгә депутатлар?“ – дип уйлаучылар – 43 процент. Шулай да Думаны институт буларак калырга тиеш дип уйлаучылар да аз түгел – 39 процент. Кешеләрнең 5 проценты гына депутатларның соңгы ике елда нинди эшләр белән мәшгуль булганнарын әйтә алган. 51 процент кеше ниләр майтарганнарын чамалый, ә 40 процент кеше, гомумән, аларның эшчәнлегеннән хәбәрдар түгел. Халыкның күпчелеге, депутатларга ышаныч юк, дип җаваплаган. Ә сез депутатларга ышанасызмы? Ярдәм иткәннәре бармы?
Шамил НИЗАМИЕВ, Балтач районы Олы Кенә авылы:
– Думаның бер дә кирәге юк, дип кистереп әйтеп булмый. Җәмгыятьтә төрлелек булырга тиеш, “власть” белән арадашчылар бит инде алар, халыкның мәнфәгатен кайгыртучылар. Алар арасында гадел кешеләр дә очрый. Минем үземнең ышанган депутатлар бар, ышанмаганнары да шактый. Кайчак файдалы законнар да чыгарып куялар бит, ләкин башка сыймаслыклары да шактый. Кыйммәтле машиналар ияләрен салымнан азат итү турында баш ваттылар. Кеше мәнфәгатен түгел, үзләрен кайгыртып эшләделәр. Бездә, гади колхозчыда, кайдан булсын ди кыйммәтле автомобиль?! Ярдәмнәре дә тими калмый. Мәсәлән, безнең авылда клуб юк иде, депутатларга мөрәҗәгать иттек. Менә кечкенә булса да тамашалар карарга мөмкинлек булган, ФАП та урнашырлык бина төзелде. Күрше Таузар авылында мәктәпне бары тик депутатлар гына саклап калды.
Илфак ШИҺАПОВ, продюсер:
– Дәүләт Думасы кирәктер инде ул, кайвакыт анда кызыклы персонажлар пәйда була, аларның чыгышларын карау – үзе бер күңелле тамаша. Гомумән, бу ил дәүләт булып яшәсен өчен, Дәүләт Думасының кирәклегенә шикләнәм. Ханнар, патшалар һәм башка авторитар җитәкчелек булганда гына дәүләт тотрыклы була. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары арасында да шәхси танышларым юк бугай. Кайвакыт телевизордан шунда утыручы элеккеге район башлыкларын күрәм дә исем китә – шунда утырырга оялмыйлар да бит! Ичмасам, бер-ике артист сайланса, күңеллерәк булыр иде. Мәсәлән, Рәшит Шамкай. Ә нигә?! Акыллы, тормышны белә, гадел, курыкмый, менә дигән депутат булыр иде.
Нурулла ГАРИФ, физика укытучысы:
– Ышанмыйм. Россиядә, шул исәптән Татарстанда да депутатлар корпусының кирәге юк дигән фикердә торам. Алар – артык кашык кына. Болай да түрәләр армиясен ашатып бетерәсе бар! Депутатларга түләнгән акчаны авыл хуҗалыгына, пенсионерларга таратсаң да, тормыш матурланыр иде кебек. Алардан ярдәм сораган юк. Ә нәрсә сорарга? Алар бит берни хәл итми.
Тәбриз ЯРУЛЛИН, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе:
– Парламент – демократиянең көчле институты. Россиядә “суперпрезидентлык” системасы хакимлек итә һәм парламент еш кына күләгәдә кала. ТР Дәүләт Советында ширкәт, завод җитәкләгән, бизнестан килгәннәр күп, иҗтимагый оешма вәкилләре, чын лидерлар аз. Канәгатьсезлек тә шуннан. Шәхсән үзем депутатларга милек мәсьәләләрен чишкәндә мөрәҗәгать иткәнем бар. Татарстанда депутатлар белән аралашу җиңелрәк, халыктан ерак түгел, ләкин глобаль алганда, мәсәлән, кануннар кабул иткәндә чын көндәшлек күренми, шуңа эшнең нәтиҗәсе юк диярлек.
в„–202 | 29.11.2013