Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37709

Һәлакәттән соң уйланулар

$
0
0
29.11.2013 Җәмгыять
Татар кешесе кайда гына яшәсә дә үзенең тарихи Ватаны Татарстанны күңел түрендә саклап яши: аның уңышларына шатлана, анда булган бәла-казаларга көенә. 17 ноябрьдә Казан аэропортында булган авиакатастрофа да бөтен Россия халкын, ә беренче чиратта, татарларны тетрәндерде.

Катастрофадан соң инде атнадан артык вакыт үтсә дә, без шок хәленнән арына алмыйбыз. Халык күпләп җыелган бөтен җирдә дә беренче сүз шул турыда: 50 гаиләгә килгән авыр кайгыга көенү, җан ачысы белән кайгы уртаклашулар һәм җавапсыз сораулар. Ә сораулар күп: илнең авиация транспорты Американың тимер-томырга гына ташларлык булып искергән самолетлары белән кайчанга кадәр файдаланачак? Елга берничә йөз самолет эшләп чыгара торган илнең авиация сәнәгате кайчан яңадан сафка басачак? Ни өчен самолетка билетлар Россиядә чит илләрдәгедән берничә тапкырга кыйммәтрәк?...

Катастрофадан соң кешеләр белән сөйләшкәндә бер фикер генә ишетергә туры килде: менә тагын илгә бәла килде, ләкин чын гаеплеләр тагын җәзасыз калачаклар, ә бары “стрелочниклар” гына гаепле булачаклар. Ә аларның кем икәне дә билгеле – алар һәлак булган экипаж.

Билгеле, бу гади кешеләрнең ачу килгәндә теленә ни килсә, шуны әйтү белән бәйләнгән фикерләре генә. Катастрофа сәбәпләрен тикшерүче дәүләт комиссиясе, билгеле инде, мәсьәләне тирәнтен өйрәнеп, төрле техник сәбәпләрне һәм фән белгечләренең фикерләрен искә алып кына соңгы нәтиҗәне чыгарачак. Комиссия хөкеме нинди генә булмасын, кадерле кешеләрен югалткан гаиләләргә нинди генә акчалата компенсацияләр түләмәсеннәр, һәлак булганнарны инде тергезеп булмый. Бу кайгы-хәсрәт туганнарның, якыннарның йөрәгендә тирән яра булып гомерлеккә калачак. Тәңре аларның җәзаларын җиңеләйтсен иде, Амин!

Техника техника инде ул, ватылырга да мөмкин. Ләкин аның төзеклеген, аның белән идарә итүчеләрнең үз эшләрен яхшы белүен, үз вазифаларын җаваплы башкаруларын тәэмин итәргә бурычлы оешмалар һәм җаваплы түрәләр дә бар бит әле. Катастрофаны тикшерүче дәүләт комиссиясе аларга нинди сораулар бирер икән?

Бу вакыйганы мин бик авыр кичердем һәм кулга каләм алырга исәбем дә юк иде. Ләкин моны эшләргә мине “Татарстан” авиакомпаниясе җитәкчесенең журналистлар белән очрашуындагы белдерүе мәҗбүр итте. Ул күзен дә йоммыйча болай диде: “Авиациядә “яңа техника” яки “иске техника” дигән төшенчә юк, авиациядә бары тик "самолет бүген төзек һәм очышка әзер" дигән төшенчә генә бар”, - диде. Мин үземә бу сүзләрне болай тәрҗемә иттем: “Әгәр авиациянең атасы” Можайский вакытында төзелгән, яки моннан 30-40 ел элек төзелгән иске-москы самолетларны ремонтлап, бүген очарга яраклы хәлгә төшерсәң, аларны рейска чыгарырга була! "Йә, Хода! Әгәр бу сүзләрне башлангыч мәктәп белеме генә булган кеше әйтсә, гаҗәп булмас иде. Ә моны бит югары техник белеме булган кеше әйтә.

Миңа, авиация институтын тәмамлаган кешегә, бу сүзләр коточкыч булып яңгырады. Еллар үткәч, кеше картайган кебек, металл да искерә тора. Ә катастрофага эләккән самолет инде 23 ел элек ясалган. Иманым камил, бу кеше үзенең шәхси җиңел машинасын дүрт-биш елга бер тапкыр алыштыра торгандыр. Ә самолетны ничә елга бер алыштырырга?

Авиакатастрофа турында сүз барганда, күп җитәкчеләр сәбәпләрнең берсе итеп Россиядә бүген тәҗрибәле очучылар җитмәве турында әйттеләр. Тәҗрибәле очучылар күктән төшмиләр шул. Аларны урта һәм югары уку йорт­ларында күп акчалар тотып, бу эшкә зур игътибар биреп әзерләргә кирәк. Кызганыч, бүген боларның берсе дә юк шул.

Бу көннәрдә намуслы һәркем улын югалтып авыр кайгыга дучар булган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның кайгысын уртаклашкан һәм дога кылып Тәңредән аның кайгысын җиңеләйтүне сораганда, башка хәбәрләр дә килде. Россия телеканалларының берсендә алып баручы булып эшләүче, бөтен дөньяга яманаты чыккан Ксения Собчак дигән җан иясе (кеше дияргә тел әйләнми) Интернетка шундый хәбәр урнаштырган: “Казанга бәйле яңалыкта бер генә яхшы хәбәр (аны шулай дип атарга яраса инде) - Республика Президентының улы гадәти рейс белән очкан.” Бөтен дөнья өчен трагедия, ә Собчак өчен шатлык. Йә, Хода!” Ничек Җир-ана күтәрә андыйларны?! Юристлар моңа үз бәяләрен бирерләр, дип уйлыйм.

Татар халкына килгән бу кайгы аның рухи көчен ныгытсын, бердәмлеген арттырсын иде!

Ижау шәһәре.
 


Гыймран САФИН

в„–48 |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37709


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>