“Гадел Россия” партиясе депутатлары, Россиядә Бөек Ватан сугышы истәлеген тиешле дәрәҗәдә хөрмәт итмиләр, дигән фикердә. Бу вәзгыятьне үзгәртү өчен алар Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын, катнашучылар, яу кырында башын салганнар һәм ветераннарның якты истәлеген сүз һәм начар гамәлләр белән мәсхәрәләүчеләрне җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә чакыра
Хәзерге вакытта сугыш истәлекләрен кимсеткән өчен “вандализм” статьясы буенча өч ел төрмә яный. Ләкин гамәлдә бу җәза административ җаваплылыкка тарту белән генә чикләнә. Ничек уйлыйсыз, каһарманнар истәлеген мәсхәрәләүчеләрне җинаять җаваплылыгына тарту кирәкме?
Хәбир Иштирәков, Татарстанның ветераннар оешмасы советы рәисе:
– Әлеге яңалыкны хуплап бетермим. Бу – бик җиңел ысул. Җинаять җаваплылыгына тартып, штрафлар салып кына Бөек Ватан сугышы турындагы якты истәлекне саклап булса, бик яхшы булыр иде дә. Ләкин, тормышта алай була алмый. Башка чаралар күрергә кирәк. Хәзер җәмгыятьтә патриотик хисләр тәрбияләү турында бик күп сөйлиләр, ләкин коры сүз белән генә бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Кеше әхлакый-патриотик тәрбияне иң элек гаиләдә, мәктәптә алырга тиеш. Сугыш, анда катнашкан каһарманнар турындагы истәлекне өлкән буын түгел, яшьләр мәсхәрәли бит. Шуңа күрә иң беренче чиратта эшне алар арасында алып барырга кирәк.
Рим Гыйльфан, “Азатлык” радиосының татар-башкорт редакциясе мөдире:
– Икътисадый хәлләр начарайган саен мондый ”патриотик уеннар” көчәячәк кенә. Тарихи хәтерне, аңа хөрмәтне репрессияләр алымы белән тәрбияләп булмый. Әле бит Россиядәге тарихның шактый өлеше ялган, рәсми калыпларга туры китереп фальсификацияләнгән. Шуңа күрә башта тарихны торгызырга, мөмкин кадәр күбрәк детальләрен ачыкларга кирәк. Ә моңа фәкать ирекле булып, фәнни яктан якын килеп һәм, әлбәттә, фикер алышып кына ирешеп була. Мәдәниятле илләр шул юлдан бара, ә Россия хакимияте һаман ирекне кыршауларга маташа.
Клара Филиппова, Яшел Үзән районының милли-мәдәни үзәк җитәкчесе, лаеклы ялдагы укытучы:
– Хәтер мәсхәрәләүчеләрнең булуы – “Гадел Россия” партиясенең үз гаебе. Урлашудан туктасалар, ришвәтчелекне бетерсәләр, мәсхәрәләүчеләр дә булмас иде. Каберләрне җимереп, тузга язмаган сүзләр сөйләп йөрүчеләрне моның ише катгый чаралар белән җәзаласаң, төрмәләр дә җитмәс. Бу дөрес юл түгел. Иң дөрес юл –тәрбия.
Яшьләрдә ясле яшеннән үк милли, мәдәни, тарихи истәлекләрне кадерләргә, сакларга өйрәтергә, чын ватанпәрвәр итеп тәрбияләргә кирәк.
Шушы юнәлештә хезмәт куйган фидакарьләргә, халык арасында яшьләр белән эшләүчеләргә тиешле бәя бирелсен иде.
Линар Закиров, “Ялкын” журналының җаваплы сәркатибе:
– Вандалларны төрмәгә түгел, психик авырулар йортына урнаштырырга кирәк. Вандаллыкка җәмгыятьнең нинди катлавы бара? Үсмерләр икән, әлеге дә баягы мәктәптә тәрбия эшләрен көчәйтергә кирәк. Бер караганда, зиратларны, төрмә кебек, чәнечке белән әйләндерергә дә була. Ул очракта ахирәттәгеләрнең җаны тыныч булыр иде. Мин вандалларны акылга китерү яклы. Чөнки тәрбияләмәсәң, аларның күбесе дөньяны үзләре кебек вандаллар белән тутырачак. Ветераннарны Интернетта мәсхәрә итүчеләрне дә акылга китерергә кирәк. Үтемле тәрбия ысулларын белмим әле. Бу эш белән шөгыльләнеп, акча алучы галимнәр уйласын.
в„–203 | 30.11.2013