Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37709

"Болгар радиосы" милли музыка премиясен тапшыру тантанасыннан ФОТОрепортаж

$
0
0
02.12.2013 Шоу-бизнес
Халык күңелен яулаган җырлар 1 декабрь көнне “Пирамида” күңел ачу комплексы сәхнәсеннән яңгырады. Биредә татар эстрадасы тарихында яңа вакыйга - "Болгар радиосы" милли музыка премиясен тапшыру тантанасы булды.
Яңа музыкаль чараның чишмә башында “Музыкаль дистә”  хитлар парады  тора. Болгар радиосы дулкыннарында яңгыратылган  бу тапшыру быелның апреленнән ТНВ каналы эфирына чыгып, тагын да киңрәк үсеш алды. 7 ай дәвамында тамашачылар күңелләренә хуш килгән җырлар өчен тавыш бирде.  Ай нәтиҗәләре буенча җиңү яулаган көйләр исә “Болгар радиосы” милли музыка премиясе ияләре булды.   Халык күңеленә ятышлы җырларны башкаручылар өчен кызыл келәм җәелгән иде. Җиңүчеләрнең һәрберсе тамашачы алкышлары белән сәхнә түренә күтәрелде. Аларга “Болгар радиосы” статуэткалары  тапшырылды.   Концерт тамашасын, хәер-фатиха биреп, Салават Фәтхетдинов башлап җибәрде. Аннан соң башка лауреатлар да килгән кунакларны тере тавышка җырлап сөендерде. Сәхнәдә эстрада осталары белән бергә яңа кабынган “йолдызлар” да чыгыш ясады. 21 башкаручы - алар арасында Айдар Галимов, Хәния Фәрхи, Венера Ганиева, Гүзәл Уразова, Вил Усманов, Ришат Төхвәтуллин, Рөстам Закиров, Илназ Минвалиев, Марат Фәйрушин һ.б. халык күңелен яулаган җырларны башкарды. «La Primavera» оркестры, Татарстан җыр һәм бию ансамбле, “Казан” җыр һәм бию ансамбле,  “Мгновение” бию театры иҗади коллективлары чыгышлары исә тамашага тагын да ямь өстәде.   #1 #2 #3 #4  #5  #6 #7 #8  #9  #10  #11  #12  #13  #14  #15  #16 #17 #18  #19  #20  #21 Шамил АБДЮШЕВ фоторепортажы

 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

в„–--- | 02.12.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37709


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>