02.12.2013 Шоу-бизнес
Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Татар Җыры – 2013” телевизион эстрада фестиваленә багышлап матбугат очрашуы уздырылды. Чарада Татарстанның халык артисты, фестивальнең режиссеры Илдар Хәйруллин, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи, “Татар Җыры” фестиваленең стилисты Надежда Әюпова, оештыру комитетының рәисе Алмаз Миргаязов, җырчы Раяз Фасыйхов катнашты.
Фестивальгә әзерлекне 5 ай элек башлап җибәргәннәр. Илдар Хәйруллин фестивальнең төп формасын уйлап бетерүгә 4 ел вакыт сарыф итүләрен ассызыклады, аның сүзләренә караганда, әлеге төп форма – эстрада җырларыннан һәм заманча киемнәрдән гыйбарәт. “Татар җыры” фестивалендә җырланучы җырлар турында төрле сүзләр йөри. Җырларыгыз өч ноталы гына диючеләргә бик яраткан мисалымны китерәм. Татарстанның элеккеге президенты Минтимер Шәймиевка моннан биш ел элек, “Яшьләр ни өчен өч ноталы җыр тыңлый?”, - дигән сорау биргәннәр иде. Ул, “Мин “Тәфтиләү”не дә, “Галиябану”ны да бик яратам, әмма дискотекада аларга биеп булмый”, - дип җавап бирде. Безнең фестивальдә дә заманча ритм, заманча караш саклана, татар эстрадасын бу фестиваль алга алып бара. Татар җырларын өч ноталы дип тәнкыйтьләргә кирәкми – рус, көнбатыш эстрадасында да шул ук хәл бит”, - дип белдерде ул. Фестивальнең оештыру комитеты рәисе Алмаз Миргаязов сүзләренчә, мондый зур масштаблы чара уздыруның авырлыклары шактый. Шуларның иң беренчесе – матди кыенлыклар. Бу елны фестивальне үткәрүгә әзерлек барышында 12 миллионга якын акча киткән. Чыгымнарны каплауда зур рольне билет сатудан кергән акчалар уйнаган. Билетларның бәяләре 4 меңнән 9 меңгә кадәр. Шуларның, бүгенге көнгә 99 проценты сатылып беткән. “Билетларның бәясе кыйбат түгел. Мин гастрольләрдә күп йөрим һәм күрәм - рус эстрадасы җырчыларының концертына бәяләр 10 тапкыр кыйммәтрәк. Әмма зал арендасы өчен алар да, без дә бер бәя түлибез. Иҗатыбызның бәясен күтәрергә кирәк”, - дип белдерде бу уңайдан, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи. Елдагыча, чараның стилисты буларак Надежда Әюпова билгеләнгән. Аның сүзләренчә, быел “Татар Җыры”н Голливуд стилендә эшләячәкләр. Ягъни, башкаручыларның өстендә, идәнгә кадәр төшеп торган озык итәкле күлмәкләр булачак. Аларның бәясе 60 меңнән 100 меңгә кадәр. “Татар Җыры” – тамашачы килеп эстетик канәгатьләнү хисләре ала алырдай бердәнбер проект. Чөнки биредә бар нәрсә дә зәвык белән эшләнә. Җырчы кызларыбыз сәхнәдә баштан –аяк зиннәтле булып күренәчәк. Бернинди кыска итәкләр дә булмаячак”, - дип ассызыклады ул. Күлмәкләрнең кыйбат булуын, Надежда Әюпова, аларга кул хезмәте күп керү һәм табигый тукымалардан тегелүләре белән аңлатты. Быел “Татар җыры”нда өч алып баручы булачак. Айваз Садыров, Гөлназ Сәфәрова һәм Искәндәр Хәйруллин. Оештыручылар, башка еллардан аермалы буларак, быел, тамашачыга артык таныш булмаган җырчылар да катнаша дип вәгъдә итә.
Айгөл ЗАКИРОВА
в„–--- | 02.12.2013