Берничә ел элек “ВТ”да әдипләребез, депутатларыбыз Туфан Миңнуллин белән Разил Вәлиев республикабызда мәшһүр шәхесләребезне җирләр өчен аерым зират булдыру мәсьәләсен күтәргән иде. Туфан ага инде мәрхүм. Күренекле кешеләребез китә тора. 17 ноябрь көнне Казан аэропортында авиаһәлакәт килеп чыккач та, билгеле кешеләрне кайда җирләргә, дигән сорау туды. Берәү дә, шул исәптән олы шәхесләребез, аларның туганнары да мәңгелек түгел.
“Аларны кайда җирлик соң?“ – дип, без кабат Разил Вәлиевкә мөрәҗәгать иттек.
– Моннан 30 ел чамасы элек, беренче мәртәбә Төркиягә баргач, безне Истанбул шәһәрендәге бер зиратка алып бардылар. Мин аның матурлыгына, төзеклегенә шаккаттым. Чөнки безнең зиратларыбызның күбесе ташландык хәлдә, анда чүп-чар, корыган, ауган агачлар. Монда әйтерсең музей буйлап йөрисең. Кабер ташларындагы исемнәрне укыгач шаккаттым. Аларның берсенә – паша, икенчесенә – дәүләт җитәкчесе, галим, язучы дип язылган. Кыскасы, атаклы кешеләр. Берзаман Гаяз Исхакый кабере янына килеп җиттек. Шул хәтле ыспай, зәвыклы итеп эшләнгән. Аз гына баргач, Йосыф Акчура кабере. Ташына Сөембикә манарасы ясалган. Моны зират дип тә, музей дип тә атарга була; биредә төрекләрнең һәм бездә яшәгән башка халыкларның мәшһүр вәкилләре җәсәдләре ята, дип аңлаттылар безгә. Грузиядә, Украинада, Испаниядә, Англиядә дә булырга туры килде. Һәрберсендә, телимме-теләмимме, юлым зиратка барып чыга иде. Алардагы мемориаль каберлекләрне күргәч, нишләп үзебездә шушындый зиратлар булдырмыйбыз икән, дип үз-үземә сорау бирә башладым. Безнең дә бит мәшһүр шәхесләребез шактый күп. Нишләп аларның җәсәдләрен бер тирәгә тупламыйбыз? Югыйсә, чит илләрдән кунаклар килсә яисә үзебез барырга теләсәк, кайсы мәшһүр кешебезнең кайсы зиратта ятканын да белмибез бит. Тукайның һәм башка берничә кешенең генә Иске татар зиратында ятканы мәгълүм безгә. Чөнки алар түрдә, анда еш йөрибез. Минемчә, бу җәһәттә дә цивилизацияле илләрдән үрнәк алырга кирәк. Әнә май аенда мәшһүр шәхесләребезнең берсе Туфан Миңнуллин вафат булгач, безнең Фәрит Мөхәммәтшин белән мәдәният министрыбыз, урын таба алмыйча, Иске татар зиратында көн буе йөргән. Аннан инде асфальт читендә бер урын табып, бик матур итеп җирләделәр. Миркасыйм Госманов, Камал театры директоры Шамил Закиров вафат булгач та шулай килеп чыкты. Язучыбыз Фәнис Яруллин мәрхүм булгач та, урын таба алмыйча, ниндидер бер сазлык читендә җирләргә мәҗбүр булдык. Мондый хәл безне һич кенә дә бизәми. Туфан абый исән вакытта без инде берничә мәртәбә бу җәһәттән республика җитәкчеләренә мөрәҗәгать иткән идек. Алар моны аңлады, чара күрергә дә вәгъдә итте. Әмма ниндидер сәбәпләр аркасында, бүгенгәчә бу мәсьәләнең хәл ителгәне юк.
Бу эшне мин болайрак хәл итәргә тәкъдим итәм. Беренчедән, моңа кадәр вафат булганнарның күбесен, ягъни җәсәден инде урыннарыннан кузгатып булмас. Билгеле, туганнары теләсә, Такташ кабере кебек ишелү куркынычы янаганда, мемориаль зират булса, анда күчерергә мөмкиннәр. Ә инде күчерү мөмкинлеге юк икән, аларның исемлеге, картасы булырга тиеш. Ниндидер кечкенә генә җыентык чыгарып, аларның кайда җирләнгәнен, ничек барып булганлыгын күрсәтергә кирәк. Алар китап кибетләрендә сатылырга, бу мәгълүматлар Интернетка куелырга, гомумән, халыкка җиткерелергә тиеш. Икенчедән, безгә дә мемориаль каберлек ачарга кирәк. Билгеле, алар республикада берничә булырга тиеш. Шәһәрләрдән кала, район үзәкләрендәге зиратларда да атаклы кешеләргә аерым бер урын бирелсен иде. Дөрес, кайберәүләр, үлгәндә дә тигезсезлек, үлем бөтенебезне дә тигезли бит, дип әйтергә мөмкин. Аларны да аңларга була. Әмма монда тигезлек, тигезсезлек хакында сүз бармый. Мин халыкның атаклы шәхесләрен күрсәтү мәсьәләсен күтәрәм. Аларның кылган зур гамәлләренә ихтирам күрсәтәсе иде. Билгеле, алар моңа мохтаҗ түгел. Бу безгә, балаларыбызга, оныкларыбызга кирәк. Татарның нинди бөек шәхесләре булуын алар белергә тиеш. Бүген бөтен кеше дә китап укымыйдыр, бөек шәхесләребезне Интернеттан эзләп утырмыйдыр. Әмма үз туганын, якынын күрергә барганда, алар янына кереп чыгып, күпмедер мәгълүмат алыр иде. Читтән килгән кунакларга да аларны күрсәтү мөмкинлеге ачыла. Әгәр халык затлы, зыялы шәхесләрен хөрмәт итә белми икән, бу халык үзе дә зыялы түгел, моңа омтылмый да, димәк.
Званка бистәсе янында моның өчен 70-80 гектар җир бүлеп бирелгән дип ишеткән идем. Әмма ашыгырга иде. Моны без генә түгел, Ходай Тәгалә дә ашыктыра. Үлем-китем беребездән дә сорап тормый. Шуңа күрә җитәкчеләребез хәерхаһлы булган чакта, моны тиз генә хәл итәсе иде. Әле кайвакыт Иске татар зиратында урын юк, шуңа күрә үлмичә торырга туры килә, дип шаяртып куйгалыйбыз. Бер караганда, бу – шаярту, икенче караганда, гыйбрәт.
Билгеле, бүген Казан шәһәрендә, якын-тирәдә зират булдыру өчен буш җир табу кыендыр. Ул җирләр инде кемнәрнеңдер мөлкәтенә әйләнгәндер. Әмма ләкин мондый изге эшкә оешмалар, төрле предприятиеләр, хосусый затлар да хәерхаһлы булыр, сатып яисә бушлай да бирергә ризалашыр дип уйлыйм. Горький исемендәге ял паркының түрендә туганнар каберлеге бар. Мемориаль зират ачылганчы, иң күренекле кешеләрне, бәлкем, шулар янәшәсендә җирләргәдер. Дөрес, анда 40-50 кешелек кенә урын бар. Мәсьәләне хәл итүнең вакытлы гына юлы булачак бу, – дип сөйләде ул безгә.
Рәшит МИНҺАҖ
в„–205 | 03.12.2013