Республика балалар клиник хастаханәсенең гастроэнтерология бүлеге җитәкчесе, педиатр-гастроэнтеролог Раилә Низамова әти-әниләр балаларын тукландыруда еш кына хаталар җибәрә, - ди.
Моңа гаиләнең матди хәле дә түгел, ә ата-ананың дөрес һәм сәламәт туклану кагыйдәләрен белмәве сәбәп булып тора. Кайбер ризыклар бала организмына нык зыян китерергә мөмкин. Аларны нәрсә белән алмаштырып була соң?
Дөрес һәм сәламәт туклану кагыйдәләре
* Ризык төрләндерелгән һәм калорияләр саны буенча тәүлек дәвамында тигез итеп бүленгән булырга тиеш.
Шул очракта гына бала үсеше һәм сәламәтлелеге өчен кирәкле матдәләр кабул ителәчәк. Аксым, май һәм углеводлар көн дәвамында тигез итеп бүленеп ашатылырга тиеш. Тәүлекнең беренче яртысында кабул ителгән азык калорияләргә бай булса яхшы.
* Режим һәм тәүлек буена ризыкны кабул итү ешлыгы да бик мөһим.
Балалар өчен иртәнге ашның иң яхшысы – карабодай боткасы, сөт һәм бер йомырка. Әлеге азыклар үсеп килүче организмны көне буена кирәкле алмаштырылмас аминокислота – пластик материал белән тәэмин итә. Атна буена иртән балага дөге, кукуруз, тары, солы боткалары тәкъдим ителә. Калорияләргә бай солы боткасын авыр гәүдәле балаларга ашатырга киңәш ителми. Әмма аны бөтенләй үк рационнан сызып та атып булмый. Солы боткасы иртән ашалса яхшырак, чөнки андагы артык калорияләр көн дәвамында юкка чыгачак. Ә менә манный боткасын ашамыйча да торып була. Анда файдасыз булган калорияләр күп. Төрләндерү өчен генә булса, манный боткасын калдырырга кирәк.
Икенче иртәнге аш аеруча өч яшькәчә балаларга зарур. Ул иртәнге аштан 2-3 сәгать үткәч бирелә. Яшелчә, җиләк-җимеш, яисә, сырлы бутерброд яхшы.
Төшке ашны балалар, гадәттә, яшелчә салатыннан башлый. Аннан соң, кайнар аш ашый. Өч яшькәчә балаларга итле шулпаларга караганда, җиңелчә кысыр ашлар файдалырак. Зур балалар өчен дә итле шулпалар сөт һәм яшелчә ашлары белән алыштырылса яхшы. Шуннан соң, аксымнарга бай балык яисә ит ризыклары бирелә. Гарнир һәр көнне төрләндерелергә тиеш. Бәрәңгедән кала, кызыл чөгендер, кишер, суган һ.б. яшелчәләр бар бит әле. Кәбестәне дә балалар даими ашарга тиеш. Клетчаткага бай кәбестә организмны чистарта, витаминнар белән баетып тора. Кәбестәне чи килеш, пешереп һәм тозлап та әзерләргә була.
Кичке әбәт эремчек, кефир, йогурт яки оеган сөттән тора. Бала көненә кимендә 50 грамм эремчек ашарга тиеш.
Кичке ашта балаларга итле ризыклар бирмәскә киңәш ителә. Кич винегрет яки берәр төрле җиңел салат, яки яшелчәләрне рагу итеп пешереп ашау хәерле.
* Дөрес һәм сәламәт туклану культурасы дигәндә, без балаларга дөрес ризыклар сайланылуын күзаллыйбыз.
Бала кечкенәдән үк кичке сәгать җидедән соң ашамаска өйрәтелергә тиеш. Чөнки соң кабул ителгән ризык организмда май булып ята һәм симерүгә китерә. Йоклар алдыннан ачыгу сизгәндә, бер стакан кефир яки катык эчеп кую отышлы. Өч яшькәчә балалар көне буена кимендә биш тапкыр, ә өлкәнрәкләр кимендә дүрт тапкыр ашарга тиеш.
Рамилә НОТФУЛЛИНА
в„– |