Без чит өлкәләрдә мул тормышта яшәгән авыллар турында еш укыйбыз, аларга сокланабыз. Гали, Урта Әләзән, Шыгырдан, Аккүл һ.б. гел макталып телгә алына, үрнәк итеп куела. Кызганыч, төбәкләрдә яшәүче кардәшләрнең хәлләре төрлечә, ә кайбер татар авылларында булган хәлләрдән чәчләр үрә торырлык.
Әстерханның Картузан (Курченко) авылында ирләр элмәккә керә. Соңгы 15 елда 25 кеше асылынып гомерен өзгән, барысы да – ирләр, араларында өлкәннәр дә, яшьләр дә бар. Бу нидән килә – берсе дә анык кына аңлатма бирә алмый.
Һәр йорттан диярлек мәет озатылган
Картузан авылы Әстерханның үзеннән 40 чакрымлап ераклыкта урнашкан. Зур юлга якын. Монда башлыча татарлар яши. Картузан янында тагын өч татар авылы бар: Кәмни (Линейное), Йәнгаскәр, Урта авыл (Туркменка). Дүрт авылның халкы бер-берсен бик яхшы белә. Йәнгаскәрдә төчкергәнне Кәмни дә үк ишетәләр, дип көләләр. Картузан авылы кечкенә түгел, 200гә якын хуҗалык бар, 400 кеше исәпләнә. Өлкәдәге рус авыллары белән чагыштырганда, татар авылы хәлле булып санала, йортлары да нык нигезле. Авылда тугыз еллык мәктәп бар, балалар җитәрлек, диләр. Хәер, моңа кадәр белем учагы 11 еллык буларак эшләгән, ләкин хәзер соңгы сыйныфларны күрше татар авылында тәмамлыйлар.
Авылда яшәүчеләрнең күбесе – шушында туып-үскән кешеләр, әби-бабайларының кендек каны шушында тамган. Читтән килеп урнашучылар юк диярлек. Авыл халкының бер өлеше бакчачылык белән көн күрә (күпләп бәрәңге, кишер, суган, чөгендер үстереп, Әстерхан базарында саталар), кемдер мал асрап, акча эшли. Ләкин ирләр кими... Авыл буйлап барсаң, һәр өйдә – үлем-китем. Кемдәдер икешәр фаҗига: башта ирен, аннары улын җирләгән тол хатыннар бар. 25 кешенең үлемен ни өчен элмәктән табуларын авылдашлары аңлата алмый.
Рәмис исемле егетне искә алалар. Эчмәгән, менә дигән егет иде дип сөйлиләр. Армиядән кайткан, Наилә исемле кыз белән гаиләләрен рәсми рәвештә теркәгәннәр, ә мәчеттә никах укытырга өлгермәгәннәр. Көзге мәшәкатьләр башланган. Бергәләп хатыны, әбисе, бабасы белән кишер казып йөргән вакытта Рәмис капчык алырга кереп киткән. Киткән җиреннән кире килми дә килми икән, артыннан барсалар, егет сарайдагы элмәктә эленеп тора... Тиз генә алалар, хастаханәгә озаталар, ләкин ул реанимациядә җан бирә.
Зәйфәрә Аресьяваның да беренче ире асылынып үлгән, аннары икенчесе инфаркттан вафат булган, ләкин 7 ел элек хатын улсыз да кала. Атасы кебек улы да, үз-үзенә кул салып, якты дөнья белән хушлаша. Аңа нибары 23 яшь була. Аня исемле кызга өйләнгән, уллары Рамил туган. Көннәрнең берсендә аны да асылынган килеш табалар. Кичен ызгыш-талаш та булмаган, барысы да гадәттәгечә, үз җае белән барган. Үз-үзенә кул салучылар аналарын, хатыннарын кара кайгыга батырып китүләренең сәбәпләрен аңлатып язу да калдырмаган.
Сихерме, әллә динсезлекме?
Авыл халкы, һәр өйдә диярлек мондый фаҗига булгач, сала сихерләнгән дигән нәтиҗә ясый. Гел ирләр сәбәпсез үз-үзенә кул сала алмый бит инде дип аптырый алар. Экстрасенс, им-томчы, кәрт салучыларга да мөрәҗәгать иткәннәр, Мәскәүдән алар бер өер булып килеп, тикшереп тә йөргәннәр. Кемдер мәет чыккан нигездә сихерләнгән төенчек бар дигән, башкасы элеккеге мәктәп йорты астында мәет калдыклары бар дип төртеп күрсәткән.
Авылда мәчет тә бар. 1993 елда элеккеге авыл советыннан калган бинаны Аллаһ йорты итеп төзекләндергәннәр, манарасын куйганнар, эчен ялт иттергәннәр. Аның имамы 75 яшьлек Рамазан хәзрәт Солтанов – шушы авылда туып-үскән. Имам вазыйфасын ун ел алып бара икән.
– Элек сугыш вакытында кеше әллә нинди авырлыкларга түзгән, чире, ачлыгы, җан хәсрәте дә булган, ләкин үз-үзенә кул салып гомерен өзгән кеше юк иде. Булса да, ул гадәттән тыш хәл итеп кабул ителә иде. Зиратка да аларны җирләргә рөхсәт булмаган бит! Әле дә үз-үзләренә кул салучыларны зират эчендә булса да читкәрәк, эчкәрәк куйыйк дим, юк, тыңламыйлар, киләләр дә үзләре теләгән җирдә кабер казый башлыйлар, – дип зарлана ул. – Бу мәхшәр 90 нчы елларда башланды, тормышлар әллә нишләде, асты өскә килде. Халык эшсез калды, авырлыклар чүмәләдәй өстәлде. Кемдер тиз баеды, шуны күргән яшьләрнең эшлисе килмәде, ләкин җиңел акча була алмый. Авылдашларны динсез халык дип сүгәсем килми, гаетләргә киләләр, ашлар уздыралар, ләкин мәчеткә йөрүчеләр юк диярлек, даими йөрүче 4 бабай бар, җомга намазына 8 кеше җыелабыз. Үгет-нәсыйхәт, адым саен дәгъвәт кылырга тырышам, ләкин мин дә карт, көчем җитми. Имамлыкка килүче кеше дә күренми. Аллаһка түгел, сихерчеләргә ышанганнарына күңелем кайта. Бер көтү экстрасенс чакыртканнар, шул кадәр рәнҗедем бу күренешкә!.. Сихер түгел, үзебездә гаеп икәнне аңларга вакыт.
Элмәккә илтүче хәмер
Зөлфия Байтимерова – шушы авыл кызы, Әстерханда белем ала. Ул да аңлата алмый бу күренешнең сәбәпләрен, ләкин күп очракта кешеләр эшсез калып, эчүчелеккә сабыша, дип әйтте.
– Халык эшсезлектән интегә. Яшьләр элек авылда калган, ә хәзер качу юлын карый. Әстерханда сакчы булып урнашучылар шактый, егетләргә килешмәсә дә, ләкин монда акча эшләп була. Диңгезгә балык тотарга чыгып китүчеләр дә күп. Кемдер тимер юлда эшли... Кем ничек булдыра, шулай кымшана. Яшьләргә бер перспектива юк, әлке-сәлке әле тегендә барып бәрелә, әле монда күңел ача... Мәдәният йорты да юк монда, – дип сөйләде ул “ВТ”га. – Эш булмагач, кеше нишли? Аракы эчә. Шул шайтан суы котырта.
Монда ниндидер аномаль күренеш бар дип әйтмәс идем, күрәзәчеләр, им-томчылар: “монда кара көчләр бар, авыл каргалган”, – дип шау-шу күтәрде. Мин андый ише әйберләргә ышанмыйм. Классташымның әтисе дә асылынып үлде, ләкин ул гомер буена эчте, өч балалы гаиләне тарту авыр булган. Асылынганда: “Мин сезне яратам, гафу итегез. Миңа оят”, – дигән язу язып калдырган иде. Туганнан туган энем Илдар Хөсәенов бар иде, менә дигән гаилә, әти-әнисенең бердәнбер баласы булды, кадерле бала итеп үстерделәр. Менә Илдар матур гына йөргән чагында тотты да асылынды. Ул моңа кадәр үз-үзләренә кул салып үлгән кешеләрне аңламыйм, кабул итә алмыйм, ничек инде туганнарыңны кара кайгыга батырып китәргә мөмкин, дип әйтә иде миңа.Үзе дә гомерен шул рәвешле өзде. 23 яшьлек егет, укый, эшли, сәламәт. Нәрсә җитмәде аңа? Көчсезләндеме кешеләр... Аптыраган инде.
Әстерхан өлкәсендәге татар оешмасы вәкиле Динара Мәҗитова да үз фикерен әйтте: “Аңлашылмый торган, сәер күренешләр бар ул. Зинзилә исемле авылда да 5-6 ел элек чамасы кешеләрнең үлем-китемнәре күп булды. Бер ел эчендә дистәләгән кешенең гомере өзелде. Кемдер асылынды, кемдер авариягә эләкте, бер мәетне дала уртасында таптылар, бүреләр ашап бетергән ир калдыклары табылды... Әллә нинди куркыныч вакыйгалар булды. Шул вакытта авыл картлары җыелышып, корбан чалырга, Коръән ашлары уздырырга кирәк, дигән карарга килде. Һәр өйдә диярлек бу гамәл кылынды. Шуннан соң тукталды кебек. Бүтән кабатланмасын иде”, – диде ул.
Авылда катнаш никахлар аз дип ышандырсалар да, марҗага өйләнгән яки рус егетенә, иренә кияүгә барган кешеләр дә бар. Кемдер шушы күренеш тә авылның бәрәкәтен алырга мөмкин дип әйтә.
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
в„–207 | 06.12.2013