Акчаны бурычка туганнарга һәм якын дусларга гына биреп торырга риза. Россиякүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) белгечләре үткәргән сораштыру барышында Россия халкының 85 проценты әнә шулай дип белдергән.
Респондентларның 49 проценты хезмәттәшләренә, 41 проценты танышларына, 43 проценты ышанычлы кешеләргә һәм нибары 18 проценты гына ярдәм сорап килгән теләсә кемгә әҗәткә акча биреп тора алачагын әйткән. Сораштыруда катнашучыларның 1-4 проценты акчаны бары тик кәгазьгә кул куйдырту шарты белән генә бирүен яисә кайтарган вакытта сумманы процентлары белән сорап алуын белдергән. Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, кешенең матди хәле яхшырак булган саен, ул акчаны бурычка азрак бирә. Россия халкының 58 проценты акчаны күп дигәндә өч айга, 11 проценты берничә көнгә генә, 26 проценты ике-өч атнага биреп торырга риза. Ә сез бурычка акча бирәсезме? Үзегез әҗәткә аласызмы?
Светлана Шәйхитдинова, КФУның журналистика кафедрасы җитәкчесе, профессор:
– Әҗәткә акча бирергә яраткан кешене бер тапкыр да очратканым юк әле. Аны шундук бөлгенлеккә төшерерләр иде. Кешеләргә акча белән ярдәм итә алмыйм – үземнән дә артмый. Миңа калса, озак вакытка зур суммадагы акчаны әҗәтне алганда, “расписка” кәгазе язарга кирәк. Шәхсән үземә моннан өч ел элек “Саклык банкы”ннан бурычка акча алырга туры килгән иде. Кредит түләүдән дә күңелсезрәк нәрсә юк. Бурычымны түләп бетергәч, шатлыгым эчемә сыймады.
Илфар Кәримов, “Болгар” радиосы ди-джее:
– Әҗәткә акча биреп торырга берәү дә яратмыйдыр инде ул. Әллә кайтаралар, әллә юк. Шуна күрә ышанычлы кешеләргә генә бирергә тырышам. Әгәр кеше, срогын әйтеп тә, акчаны вакытында кайтармый икән, ул кешегә икенче юлы “юк” дип кенә әйтәсең. “Расписка” алганым юк. Кеше үзенә булган хөрмәт хисен юкка чыгарырга теләмәсә, әҗәтне “расписка”сыз да кайтара. Мәсәлән, үзем әҗәтне көнендә-сәгатендә кайтарырга тырышам.
Гөлгенә Кәлимуллина, җырчы:
– Гадәттә, миннән әҗәткә бер генә таныш кеше сорый – аңа бирәм. Башта кешенең күзенә карыйм. Акчаны бурычка бирергәме-юкмы икәнлеген шуннан аңлыйм. “Расписка” язуга уңай карыйм. Ләкин таныш-белешләремә бурычка биргәндә, бу кәгазьне тутырмас идем. Шәхсән үземнең әҗәткә бер мең сумнан да артыграк акча алганым юк. Алсам, вакытында кайтарам.
Рүзәл Әхмәдиев, "Яшьләр тукталышы" тапшыруының алып баручысы, “Axelle” төркеме башкаручысы:
– Үземә әҗәткә алуга караганда, бирү жинелрәк. Акчаны, гадәттә, белгән, ышанычлы кешеләргә бирәм. Срогы мөһим түгел. Юрист буларак, “расписка”га бик уңай карыйм. Тик безнең илдә аңардан файда юк. Бер ел эчендә, йөри торгач, акчаның 60-70 процентын кире кайтарып була. Үзем әҗәткә алырга тырышмыйм. Югарыда әйтелгәнчә, бурычка батудан куркам. Алсам, вакытыннан алда кайтарырга тырышам. Өстәвенә бурычка биргән кешене, рәхмәт йөзеннән, берәр кафе-ресторанга чакырып, сый-хөрмәт тә күрсәтү бик әйбәт.
Рузалия Сафина, тәрбияче:
– Бурычка акча алмаган кеше юктыр инде ул. Үзең алгач, кешегә дә биреп тормыйча булмый. Тик шулай да акчаны үзем яхшы белгән, ышанычлы кешеләргә генә бирергә тырышам. Акчаны кайчан кайтарасың инде, дип кешенең үзәгенә үтүчеләрдән түгелмен. Ләкин икенче юлы сорап килсә, бу кешегә башка акча бирмәячәкмен. Кул белән биргәнне аяк белән йөреп алырлык булмасын иде.
в„–213 | 14.12.2013