2013 ел төгәлләнергә санаулы көннәр калды. Ел ахырында, гадәттә, үткәннәргә йомгак ясала, киләчәкнең үсеш перспективалары билгеләнә. Быел да инде матбугат битләрендә алдагы елда бәяләрнең ничек булачагы, рус сумы үз кыйммәтен саклап каламы яисә долларга һәм еврога карата түбән тәгәриме, инфляция ничегрәк булыр дигән эчтәлектәге фаразлар күренә башлады. Әмма быелгы йомгаклар башка еллардагыдан берникадәр аерыла.
Ел төгәлләнә, ә киләчәкнең үсеш векторын билгеләүче кискен вакыйгалар әле башлана гына. Алар шулкадәр күп: кайсысын аерып чыгарып беренче планга куярга да аптырарсың. Казандагы бөтен дөньяны шаулаткан һәм тетрәндергән серле авиаһәлакәтне, ихтимал, беренче урынга чыгарып булыр иде, чөнки вип-персоналарның үлеме белән бар халыкны шаккатырды. Икенчедән, катастрофага тап булган очкычның бик күптәнге булуы, чит илдә җитештерелүе булуы, дөньяның иң артта калган илләрендә кат-кат кулланылып, эштие суынып беткәч, Россиягә озатылуы ватанпәрвәрлек хисләренә сугып, күпләрнең кытыгына тиде. Патриотизм тәрбияләргә дип бюджеттан зур суммада акча бүлүгә караганда, үз сәнәгатеңне үстереп, милли горурлык хисләрен үрләтү отышлырак икәнен тагын бер кат раслады. Киресенчә булганда бер һәлакәтнең бөтен ”патриотизм бюджеты”н юкка чыгара алуын күрсәтте. Россиядә исә авиацияне үстерү өчен акча бүленми түгел, тик алар ниндидер бер хикмәт белән комга сеңгән су кебек юкка чыгалар. Бу хакта агымдагы елның мартында Федерация Советы рәисе Валентина Матвеенко сәнәгать үсешенә багышланган экспертлар советында ачыргаланып: ”Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясенә гаҗәп зур күләмдә дәүләт инвестицияләре, йөзләгән миллиард сум акча бирелде. Кем булса да әйтә аламы – очкычлар кайда? Акча кайда?” – дип сорады һәм үзе: ”Бездә андый типтагы дәүләт корпорацияләре гап-гади каракларга әверелде. Һәм моны һәркем белә”, – дип җавап та бирде. Россиянең авиаһәлакәтләр саны буенча елдан-ел дөньяда рекордлы беренчелекне тотуының бер сәбәбе дә шуңа барып тоташа торгандыр.
Нәрсә генә булмасын, Казан катастрофасы ул сәбәп түгел, ә нәтиҗә.
Җәмгыятьтә бара торган һәм яңа кармавычларын үстереп ятучы кризисның бик күп аркылы һәм буй җепләрен бергә төйни торган нәтиҗә. Россия алга киткән ил булса, әлбәттә, вип-персоналар гына түгел, гади кешеләр дә ”оча торган табутлар”га утырмаслар иде. Кризис исә җитди рәвештә тирәнәергә җыена. 2008 елдан аермалы буларак, ул нефтькә югары бәяләр фонында көчәя һәм ил җитәкчелеге аның куәтле булачагын, кайбер өлкәләрдә аңа каршы тору инде бөтенләй мөмкин түгел икәнен яшереп тормый. Дипломатик тел белән халыкны алда торган кыенлыкларга әзерлиләр. Хөкүмәт әһелләре атаклы ”Май указлары” өчен бюджетта акча җитмәячәге хакында Президент белән ачыктан-ачык дискуссия алып бара, бюджет кайчы белән киселә, икътисад элитасы үсешнең рәсми фаразларын айдан-айга киметеп тора. Бүген әйткән сүз иртәгә искерә. Хакимиятләрнең моношәһәрләрдән күчеп китәргә теләүчеләргә 200-400 мең сум акча түләргә җыенуы да – аңлаган кешегә җитди сигнал. Мондый шәһәрләрдә эшсезлекнең даими нәрсәгә әвереләчәге һәм яшәргә акча табуның өметсез хыялга әйләнәчәге хакында хәбәр итә ул. Хөкүмәт акча биреп торганда һәм әлегә күчемсез милек базары үлем хәленә килеп бетмәгәндә, фатирыңны юнь бәягә сатып, уңайлырак урынга күчеп утырырга кирәк дигән сүз. Башлап күчеп китүчеләр отачак, соңга калучыларга кыен булачак.
Кемгә ничектер, миңа кризисның иң беренче җитди кыңгыравы булып ”йомырка сикереше” тоелды. Бу бик гади көнкүреш вакыйгасы ил күләмендә резонанс алды. Әйтик, җиңел автомобильләргә бәяләр күтәрелү берәүне дә артык кайгыртмый, бензин бәясе үссә, шыңшыйбыз, әмма түзәбез, фатирларга бәянең үсеше уңай фактор буларак бәяләнә. Күчемсез милекнең бәясе түбән төшү, киресенчә, кризис хәбәрчесе булып санала. Көн саен миллионлап коелып торучы йомырка бәясе күтәрелү исә аналитикларның игътибар үзәгенә алынды, халыкка моның сәбәпләрен аңлатырга тотындылар. Халык та аңлатуны көтә иде, күрәсең. ”Йомырка сикереше”нә әллә никадәр дәлил китерделәр. Бөртеклеләрнең бәясе кыйммәтләнү дә, ”ваклап сату челтәрләренең бәяләр хакында җинаятьчел килешүе” хакында да сөйләргә онытмадылар. Ни генә дип аңлатсалар да, йомырка түбән тәгәрәргә җыенмый. Дөресен генә әйткәндә, дәлилләр бик үк объектив түгел иде. Фуражлык ашлык бәясе күтәрелү, әйтик, ит бәясен дә күтәрергә тиеш. Ит исә, печтек кенә булса да, түбәнәйде. Ваклап сату челтәрләре дә аның бәясен күтәрү турында никтер ”килешә” алмыйлар. Башка товарлар белән дә шулай ук. Ә менә йомырка бәясе ”сикерә” һәм антимонополь хезмәтләр аның чабуыннан тота алмыйлар. Сөт бәясе дә үсә, билгеле, тик ул үсеш җитештерү кимү белән бәйле. Белгечләр әйтүенчә, йомырка җитештерү кимемәгән һәм бәя үсәргә һичбер сәбәп юк.
Сәбәп бер генә, бу – кризисны инде акча янчыклары тоя башлады дигән сүз. Инде күптән ачылган бер икътисадый закончалык бар: кайбер товарларның бәяләре күтәрелгәндә, аларны куллану арта. Аларны Гиффен товарлары дип йөртәләр. Ит бәясе күтәрелсә, халык ит алуны киметә, аны гөмбә белән, балык белән һәм, гафу итегез, йомырка белән алыштырырга тырыша. Бу рәхәт тормыштан эшләнми, акча янчыгы сай булганнан шулай килеп чыга. Гиффен товарлары белән киресенчә була, бәрәңгегә бәя күтәрелсә, кеше бәрәңгене күбрәк ашый, ит куллануны киметә. Россия өчен йомырка да, майонез да Гиффен товарлары булып тора.
Шуңа күрә без күрәбез: бәрәңгегә, йомыркага бәя үсә, иткә кими. Бу халыкның фәкыйрьләнүе һәм билләрне кысып бууы турында сөйли. Икенче төрле моны кризис дип атыйлар. Димәк, йомырка безгә 2014 ел турында җитди хәбәр сала: эшсезлек артачак, хезмәт хакларын түләүне тоткарлаячаклар һәм киметәчәкләр, банкларның бөлүе дәвам итәчәк, шуңа күрә икътисадый проблемаларыгызны хәл итәргә тырышыгыз, сәламәтлегегезне саклагыз, кредитлар алмагыз, акчаны банкка салмагыз, кыйммәтле, әмма әһәмиятсез әйберләргә кызыкмагыз, ди.
Сәяси элита кризисның никадәр дәһшәтле булачагын безгә караганда яхшырак аңлый. Табигый монополияләргә чыгымнарын киметергә әмер бирелде, хөкүмәт әһелләре һәм бизнес-компания җитәкчеләре Яңа ел корпоративларыннан баш тартулары турында игълан итәләр, Дәүләт Думасына ”Газпром” кебек гигантларга спорт командаларын финанслауны туктатырга куша торган закон проекты әзерләп керттеләр... Владимир Путин коррупционерларның нинди партиядән булуларына һәм нинди урын биләүләренә карамастан, җәзага тартылачаклары турында: ”Барысы да бу турыда белеп торсын”, – дип җитди хәбәр салды. Кремль администрациясе башлыгы Сергей Иванов ришвәтчеләрнең мал-мөлкәтен конфискацияләү ихтималлыгы турында игълан итеп караклар өчен җитди проблемалар тудыра язды. Төбәкләрдәге ришвәтчеләрне кулга алып, Мәскәүгә ташыйлар хәзер. Бу Мәскәү белән төбәкләр мөнәсәбәте арасында кытыршылыклар тудырмый калмый, вертикаль белән урыннардгы элита арасында конфликтлар тумасмы дигән сораулар уята.
Үткән гасырның сиксәненче еллары ахырында СССРдагы Гдлян–Иванов ясаган эффект та күзәтелергә мөмкин сыман. Урыннардагы җитәкчеләр саботажы ул чакта Горбачевны таяныр ноктасыз калдырган иде. Казандагы полиция җитәкчеләренең Мәскәү тикшерүчеләре тарафыннан кулга алынуы башлангач, Интернет-порталларның берсендә кемдер: ”Кызык заманнар җитте”, – дип кайтаваз язды. Нинди заманнар җиткәнен ундүртенче, унбишенче, уналтынчы еллар күрсәтер. Әлегә без бер нәрсәне генә күзәтәбез: бюджет бәлеше кимеде, аңа кул сузучыларга тыелып калырга кирәк. Мәскәү шул хакта кисәтә. Элиталар сигналны аңласа, хәл, бәлки, алай ук кискенләшмәс тә...
Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
в„–215 | 17.12.2013