Татарстан мәктәпләре сингапурча укыта башлагач, бу безнең өчен яңалык түгел, мондый укыту алымнары мәгариф системасында күптән кулланыла инде, диючеләрне ишетергә туры килә. Чыннан да, аның үзенчәлеге нәрсәдә соң? Бу хакта Алексеевск районы укытучылары нәрсә уйлый?
Алексеевск мәктәбе якын-тирәдәге 9 районның педагогларын Сингапур системасына өйрәтү буенча тәҗрибә мәйданчыгы булып тора. Район методистлары үзләре август аенда Казанның 19 нчы гимназиясендә укып кайткан. Алар райондагы 400гә якын укытучының 258ен яңача укытырга өйрәткән инде. Дөрес, укытучыларга бары тик Сингапур ысулларына гына таянырга тиеш дигән таләп юк. Нинди ысулны кулланасын педагог үзе хәл итә.
– Сингапурча укытуны хуплыйм. Чөнки замана укытучысы гел бер урында гына таптанырга тиеш түгел. Баштарак яңача укытуны, бигрәк тә терминнарны аңларга авыр булды. Казанда узган курсларда төрле проектлар эшләдек, хәрәкәтләндек, уеннар уйнадык, бер дә тик тормадык. Бу чын хезмәт булды, – ди Алексеевск районы мәгълүмати-методик үзәге директоры Венера Якупова.
Венера ханым Сингапурча укыту алымнарының безнең галимнәр хезмәтләре нигезендә төзелүен, андагы күп кенә алымнарның таныш, әмма шул ук вакытта үзенчәлекләре булуын әйтә. Моңа кадәр укучыларга уйланырга секундлап яки минутлап вакыт бирелми иде. Хәзер бирелә. Укучылар төркемнәргә бүленеп эшли. Гадәттә начар укучы дәрестә дәшмичә утырырга күнеккән. Хәзер һәрберсе сөйли, эш белән шөгыльләнә. Монда тик утыручы кеше юк. Шулай итеп, начар укучы яхшы белем алучыга тартыла. “Миңа бигрәк тә сингапурча укытуның укучылар, укытучыларда социаль күнекмәләр тәрбияләве ошый. Балалар бер-берсенә рәхмәт әйтергә өйрәнә, укучылар – сыйныфташларының, шул ук вакытта укытучы да балаларның холкын, сәләтен яхшырак белә башлый. Сингапур системасы укытучыдан көндәлек әзерлек сорый. Монда дәрескә әзерләнмичә килү мөмкин түгел. Кайбер педагогларга ошап җитмәве дә бар”, – ди Венера ханым.
Шунысы кызык: аны барлык дәресләрдә дә куллану мөмкинме соң? Биләр мәктәбендә рус әдәбияты, татар теле, информатика буенча дәресләр үткәргәннәр. Кемнәрдер информатика, математика дәресләрендә гел мәсьәлә генә чишеп утыралар дип күзалларга мөмкин. Уен, фикер алышу формалары теория һәм практика өлешенә дә туры килә, ди район белгечләре.
Сингапурча укыту төрле структураларны үз эченә ала. Әлегә укытучылар 3-4енә генә өстенлек бирә. Мәсәлән, “Конэрс” дигәнендә укучылар, бүлмәнең почмакларына басып, фикер алыша. Әйтик, укучыларга, очарга, вакытны тоткарларга телисеңме, үтә күренмәле, фикерне укый белә торган буласың киләме, дигән сораулар бирелә. Укучылар шуннан соң үз теләкләрен белдереп, почмакка баса, пар сайлый. Ни өчен нәкъ шул юнәлешне сайлавын әйтә. Кыскасы, гап-гади сораштыру формасы бу. Аны почмакка басмыйча гына сорарга булмыймы икән, дигән сорау туа. Дәрестә аны һәр укытучы үз темасы буенча үткәрә ала. Әйтик, “Эй ар гайд” структурасында укытучы тема буенча дәлилләр әзерләп куя. Аларны укучыларга укып күрсәтә, фикерләрен сорый. Аннан соң шул темага текст укый, йә булмаса, видео күрсәтә. Тагын бер кат фикерләрнең ни дәрәҗәдә үзгәрүе белән кызыксына. Бу алым да безгә яхшы таныш. Сингапур системасында музыка, уен алымнары кулланыла. Мәсәлән, укучылар түгәрәккә баса, бер лидер сайлана. Ул кушкан биремне башкалар да үтәргә тиеш, аннан башка укучы үзенекен тәкъдим итә. Кыскасы, без уйнап үскән “Син нишләсәң, ни кылансаң...” дигән уен инде бу. Укытучы “Хай файв”, ягъни “бир бишне” дип кулын өскә күтәрсә, класста тынычлык урнашырга тиеш.
– Моңа кадәр укытучының дәрестә 45 минут буе сөйләве укучының игътибарын читкә юнәлткән булса, хәзер укытучы дәрес башлангач, 10 минуттан да артык сөйләмәскә тиеш. Укучылар фикер белдергәндә, дөрес түгел дип әйтергә ярамый. Барлык фикерләр дә кабул ителә, – ди методистлар башлыгы.
Кыскасы, Сингапур системасының, чыннан да, әллә ни яңалыгы юк кебек. Монда бары тик укытучыларны, укучыларны селкетеп җибәрү генә күзгә ташлана. Укучыларны фикерләргә, лидерлек сыйфатларына өйрәтүен хупларга була. Безнең тәҗрибәле педагоглар моны болай да белә иде инде.
Сәрия САДРИСЛАМОВА
в„–215 | 17.12.2013