Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37695

Алиментчыларны күршеләре һәм дуслары “сата”

$
0
0
19.12.2013 Җәмгыять
Татарстан суд приставларына алимент түләмәүчеләрне эзләргә бурычлыларның күршеләре һәм хәтта дуслары ярдәм итә. Алар алимент түләүдән качып йөрүчеләрне кайдан табып булганын аноним хатлар язып, шалтыратып әйтә.

Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 2013 ел башыннан эзләүгә бирелгән 2380 алиментчының 1260ын нәкъ менә шуларның булышлыгы белән тапканнар. Шушы көннәрдә аноним сигнал ярдәмендә инде ел ярымга якын алимент түләүдән качып йөргән Арча кешесен тоткарлаганнар.

200 мең сум бурычы җыелган әлеге ир-атны бөтен республика буенча эзләгәннәр.

- Әлеге ирнең туганнары аның яңа яшәү урынын әйтергә теләмәде. Безнең инспектор, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, ир-ат аралашкан кешеләрне ачыклады. Дусларына һәм танышларына аның газиз баласын акчасыз калдырып, үзен ирләрчә тотмавын аңлаттылар. Берникадәр вакыттан соң дуслары алиментчыны каян эзләргә кирәклеге хакында хәбәр итте, - ди Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан идарәсе матбугат хезмәтенең әйдәп баручы белгече Раушания Хөснетдинова.

Бүгенге көндә әлеге ир-ат сак астына алынган, аңа суд булачак. Ул алимент түләүдән качып йөрүдә гаепләнә. Сүз уңаенда, күптән түгел Омскида да шундыйрак хәл булган. Анда алимент түләүдән качып йөрүче ирне иң якын дусты “саткан”. Янәсе, хәлле генә дустының үз баласына бер тиен дә акча бирмәвен белгәч, ул шок кичергән.

Инде берничә ел Татарстан приставлары алимент түләмәүчеләрнең исемлеген үз сайтларында урнаштыра. Яңа елга база яңартылган, хәзер анда 1,8 меңнән артык фамилия бар. Аларның берничәсендә фотосурәтләр урнаштырылган. Ленинград өлкәсендә яшәүче бер ханым, әлеге фотоларның берсендә үз танышын күреп, Татарстан приставларына мөрәҗәгать иткән.

- Ул фотодагы ир-атның инде ике ел Ленинград өлкәсендә яшәве турында безнең электрон почтага язды. Янәсе, аның белән күршедә генә яши. Әлеге ханым җиткергән мәгълүмат ярдәмендә, алимент түләүдә 100 мең сумга якын бурычы булган Чаллы кешесен эзләп таптык, - ди Раушания Хөснетдинова.

Ленинград өлкәсендә яшәүче ханым Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе сайтындагы “аларны эзлиләр” дигән бүлеккә ничек юлыккандыр, анысы билгесез. Бәлки танышының үткән тормышы анда кызыксыну уяткандыр? Әллә үзе дә кайчандыр алимент түләмәүче атадан зыян күреп, хәзер гаделлек өчен көрәшәме? Бәлки ул аның күршесе дә түгелдер?

Приставлар әйтүенчә, гражданнарның алимент түләүдән качып йөрүчеләр турында үз теләкләре белән хәбәр иткән очраклары әлегә бик аз. Гомумән бездә үзебезнекеләрне “чагу” гадәте юк бит. Шуңа да карамастан суд приставлары бурычлыларны җәмәгатьчелек алдында хур итеп, аны үзгәртергә ниятли. Мисал өчен, Чаллыда быелның февраленнән эзләүдә булган алиментчыларның фотоларын һәм исемнәре урнаштырылган листовкалар бастыра башлаганнар. Листовкаларны базарларда, сәүдә үзәкләрендә һәм кеше күп йөри торган башка урыннарында ябыштыралар.

Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан идарәсе киләчәктә алимент түләүдән качып йөрүчеләрнең фотоларын бөтен республика буенча зур реклама баннерларында урнаштырырга ниятли.

Сүз уңаенда


Приставлар раславынча, алимент түләмәүчеләрнең исемнәрен фаш иткәндә, алар “Шәхси мәгълүматлар турында”гы федераль законны бозмый.

- Суд карарын үтәү ихтыяҗы туса, закон кешенең шәхси мәгълүматларын аның ризалыгыннан башка да файдаланырга рөхсәт бирә, - ди Раушания Хөснетдинова. – Роскомнадзор Федераль суд приставлары хезмәтенә, эзләү чаралары кысаларында, алимент түләүдән качып йөрүчеләрнең шәхси мәгълүматларын баннерларда, шулай ук гаммәви мәгълүмат чараларында һәм интернет челтәрендә урнаштырырга хокукы барлыгын рәсми рәвештә раслады. 


Наталия ВАСИЛЬЕВА

в„– | 19.12.2013

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37695