Диссертация Франция һәм Россия политологларының эшләренә таянып башкарылган.
27 ноябрьдә Париж университетында “Россиядә заманча федерализм һәм Татарстан Республикасы” темасына диссертация якланды, дип хәбәр итә ТР ның Франциядәге Вәкиллеге матбугат хезмәте.
Автор-җирле татар диаспорасы вәкиле Ришат Сабиров Россия федерализмы үсешендә Татарстан өлешен өйрәнгән. 1990 еллардан башлап һәм хәзерге көнгә кадәр республика белән федераль үзәк мөнәсәбәтләре үзәк белән төбәк элемтәләре модуле булып тора. Автор үз хезмәтендә Россия Конституциясе потенциалын дәүләт төзелеше мәсьәләләрендә куллануның әһәмияткә ия булуын күрсәткән.
Жюри әгъзасы, профессор һәм Россия буенча белгеч Жан-Робер Равио бу эш үзенчәлекле, чөнки Франциядә Россиянең заманча эчке сәясәтен өйрәнү буенча фәнни бушлыкны тулыландыра, дип белдерде. Диссертация Франция һәм Россия политологларының эшләренә таянып башкарылган. Диссертация милли мәдәниятне һәм телләрне саклауда Татарстанның ролен уңышлы ача, дип белдерде Франциянең Көнчыгыш телләре һәм цивилизация институты (INALCO) профессоры Жан Радвани. Профессор һәм Сорбоннаны элеккеге ректоры Жан-Клод Кольяр әлеге диссертация мәкаләләре Франция укучыларын Россия федерализмы үзенчәлекләре белән таныштыру өчен әһәмияткә ия дип белдерде. ТР ның Франциядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Искәндәр Йосыпов Франциянең дәрәҗәле вузларының берсендә фәнни эш буенча фикер алышудан канәгать калуын белдерде.
№ | 29.11.2012