Бу әңгәмәне телефоннан бер-ике ел элек алган идем. Әмма аның сәгате хәзер генә сукты.
– Җәлил хәзрәт, сезнең аракы эчкәнегез булдымы?
– Юк. Беркайчан да.
– Студент вакытта да капмадыгызмы?
– Яңа ел кичендә шампан шәрабын тәмләп куйганым булды.
– Дуңгыз ите ашаганыгыз булдымы?
– Юк.
– Тәмәке белән дуслык ничек?
– Тәмәке дә тартмадым.
– Хәзер егетләр кызлар белән йоклап йөрүне гөнаһка санамый...
– Бу бик зур гөнаһ. Моны яшьләр тәрбия юклыктан,,, динсезлектән эшли. Мәсәлән, мин бер кызны яраттым, әмма ул мине ошатмады. Шул кыз артыннан йөри-йөри яшьлек үтеп китте. Армиядән кайткач, бер кыз белән 4-5 ай йөргәннән соң шул кызга өйләндем, 30 ел торабыз инде.
– Күпме акча эшлисез?
– Бүгенге көндә айга 30 мең сум алам. Акчасыз да эшләгән чакларым бар иде.
– Балаларыгыз динлеме?
– Ике улым, кызым намаз укый. Кызымның башыннан яулыгы төш¬кәне юк. Олы улым башка чыкты, ике бала үстерә. Йортларына аракы кергәне юк, өстәлләрендә Коръән тора. Кызларым да намазлы.
– Үзләре намазлы, үзләре әшәке күңелле муллалар да бар...
– Намаз уку гына түгел бит, күңелең дә намазда булырга тиеш. Намазлыкка баскан кешенең күңеле кайда йөри торгандыр бит, кем белә?!
– Сез саранмы?
– Җәлил хәзрәт саран түгел.
– Акча яратасызмы?
– Акчага да хирыс түгел.
– Мәктәптә ничек укыдыгыз?
– Яхшы укыдым. Җиңел атлетика, чаңгы буенча спортчы идем. Сабан туенда колгага менә идем, 30 яшемдә дә мендем әле.
– Җитешмәгән якларыгыз?
– Ашарга яратам, тыелсам әйбәт булыр иде. Спорт белән шөгыль¬ләнергә кирәк, чаңгыда йөри идем, хәзер ялкаулык басты.
– Уен-көлке яратасызмы?
– Яратам. Яшь вакытта спектакльләрдә уйный идем. “Банкрот”та Сираҗетдинне уйнадым, концертлар алып бардым.
– Әле дә туйлар алып барасызмы?
– 50 яшьтән соң туктадым, никах кына укыйм. 50гә хәтле алып бардым.
– Кайсы җырчыны яратасыз?
– Җырга исем китми, әллә бар, әллә юк.
– Концертларга да йөрмисезме?
– Хатын бара, мин бармыйм.
– Нәрсәләр яратасыз?
– Тарихи кинолар карарга, матур әдәбият укырга, чәчәкләр үстерергә, урманга йөрергә яратам.
– Урманда нишлисез?
– Гөмбә җыям.
– Җәлил хәзрәттән бер мәзәк...
– “Нәрсә ул фикер алышу? Кеше түрә янына үз фикере белән керә, түрә фикере белән чыгып китә. Фикер алышу – менә шул инде ул”.
ГАБДЕРӘХИМ
в„– |