Бүген танылган татар шагыйре, журналист Госман Мохтасар улы Зәйнетдиневнең (тәхәллүсе — Госман Садә) 65 нче яшендә йөрәге тибүдән туктады.
Госман Садә 1949 елның 23 февралендә Башкортстанның Аскын районы Әмир авылында дөньяга килә. Үз авылларында башлангыч, Кашка авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт Аскын һәм Караидел район газеталарында тәрҗемәче һәм әдәби хезмәткәр булып эшли. 1967-1972 елларда ул Уфада Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Студент елларында җитди рәвештә әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, университет каршындагы “Акчарлаклар” дигән әдәби иҗат берләшмәсен җитәкли.
Университетны тәмамлаганнан соң, Госман Садә Казанга күчеп килә. 1972-1979 еллар да республиканың сәяси-иҗтимагый журналы “Коммунист Татарии” (“Татарстан коммунисты”) журналында тәрҗемәче, ә 1979 елның февраленнән “Яшь ленинчы” газетасы редакциясенә әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. Госман ага шулай ук, “Шәһри Казан”, “Ватаным Татарстан”, “Мәгърифәт” газеталарында хезмәт куя. Бик күп яшь журналистларга каләм чарларга булышты.
Госман Садә – дөнья күргән өч шигъри китап авторы: “Мәхәббәт елы” (1985), “Җиләкле тәрәзәләр” (1987) һәм “Тайфун күзе” (1990). Нигездә, ул — лирик шагыйрь. Публицистик характердагы тормыш материалын да ул тел-стиль чаралары ярдәмендә лирикага хас формаларга төреп бирергә тырыша. Тормышчан шигъри детальләр, халыкчан образы, йөгерек тел, фикер-хистә ихласлык, шигырьне композицион яктан матур һәм җиңел аңлаешлы итеп төзү осталыгы — болар шагыйрь иҗатының үзенчәлеген тәшкил итәләр, дип сөйли аның хакта иҗатташлары.
Госман ага композиторлар тарафыннан да абруй казанган шагыйрь. Аның халык арасында популярлык казанган милли рухлы «Әссәламегаләйкем», «Рамазан», «Җомга азаны» кебек җыр текстлары һәрдаим тыңлаучыны сөендереп тора.
Олпат шәхеснең якыннары, укучылары, дусларының кайгысын уртаклашабыз.
в„– | 14.01.2014