01.01.2013 БӘЙГЕ
2013 елда иң беренче булып сайтыбызда комментарий язучы кешегә 300 сумлык акча вәгъдә иткән идек. Бүләккә ия булырга теләүчеләр шактый булды. Бәйгегә нәтиҗә ясыйбыз:
admin
№--- | 01.01.2013
2013 елда иң беренче булып сайтыбызда комментарий язучы кешегә 300 сумлык акча вәгъдә иткән идек. Бүләккә ия булырга теләүчеләр шактый булды. Бәйгегә нәтиҗә ясыйбыз:
Бәйгенең шартлары монда.
Иң беренче комментарий ЛилияГ дигән никтан килде - 00 сәгать 00 минут 01 секундта!
Җиңүче Лилия Казаннан булып чыкты. Аның белән электрон хат аша элемтәгә кердек. Вәгъдә иткәнчә, телефонына 300 сум акча салдык. Лилия безгә болай дип язып җибәргән:
"Сәлам барыгызга да! Яңа еллар котлы-мөбарәк булсын! Кара әле, җиңүче булганмын икән бит, көтмәгән идем. Ә мин текстны алданрак язып куйдым да, сәгать курантлары суга башлагач, җибәрдем. Яңа елны Казанда өйдә каршыладык".
Лилияне котлыйбыз!
Яңа елның беренче минутларында "турнир таблицасы" менә шушындыйрак иде:
admin
№--- | 01.01.2013