Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38752

Бер ычкынгач, кире кайтырлармы? (Сораштыру)

$
0
0
24.01.2014 Мәгариф
Россиядә “Глобальное образование” дип исемләнгән яңа программа кабул ителде. Түрәләр 3 мең студентны дөньяның 250 абруйлы уку йортында бюджет акчасына укытырга җыена һәм алар Россиягә кайтып, илнең үсешенә зур өлеш кертер дип өметләнә. Чит илгә киткән һәр студент өчен дәүләт казнасыннан елына миллион ярым сум акча бүленеп биреләчәк.

Россия авиация, атом сәнәгате, зур кораблар төзелеше өлкәсендә кадрларга кытлык кичерә, шулай ук төбәкләргә социаль өлкәдә эшләүче югары класслы идарәчеләр җитешми. Шуңа күрә беренче чиратта бу программага төбәкләргә кайтып эшләргә теләүчеләр эләгәчәк, диләр. Сез ничек уйлыйсыз: чит илгә бер чыгып киткән кеше кире Россиягә әйләнеп кайтырмы?

Лилия ИСХАКОВА, Төркия, Иран, Германиянең югары уку йортларында белем алып кайткан яшь белгеч:


– Уку өчен акча биреп кенә мәсьәләне хәл итеп булмый. Чит илләрдә, мәсә­лән, укуга да, белем туплап чыккан белгечләрнең тормышын җайлар өчен дә акча кызганмыйлар. Россиягә кире әйләнеп кайткан бел­геч­ләргә инфраструктура булмый икән, бигайбә, яшь­ләр­не биредә эшләргә мәҗ­бүр итеп булмый. Ә чынында, эшләргә мөмкинлекләр юк. Кайтучылар бар бит, “Без беркемгә дә кирәк тү­гел”, – дип тилмереп йөри­ләр. Алар­ның хезмәтен хуп­лау системасы җайга салынса, кайтучылар өчен үсү мөм­кин­леге булса, кайтырга теләүчеләр күбрәк булачак. Чарасызлыктан кире чит илгә китәләр. Миңа да каршылыклар еш очрый, ләкин үземне барыбер туган иле­мә, милләтемә ки­рәкле кеше дип саныйм. Татар яшьлә­ренең ничек тә булса бу программада катнашуын телим, чит илдә белем алу кешене рухи яктан баета.

Лилияна БИКМӘТОВА, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Халык­ара мәгариф программасы һәм проектлары бүлеге башлыгы:


– Бездә мондый программа бар. “Алгарыш” уңышлы эшли. 2006 елдан башлап “Алгарыш”та 2915 кеше белем алды. Алар барысы да кире республикага кайтты, берсе дә чит илдә калмады. Кайтмый мөмкин дә түгел, чөнки хәзер чит илдә белем эстәр өчен акча­ның бер өлешен дәү­ләт түләсә, икенче өлешен эш белән тәэмин итүче кап­лый. Баштарак гуманитар өлкә буенча укучылар күп иде, хәзер республика техник белгечләргә өстенлек бирә, табиблар, архитекторлар, инженерлар да ки­рәк. Дәү­ләт исраф ителгән бюджет акчасын кайгыртырга тиеш: яшь белгечләр Россиягә кайт­маган очракта, аларга 200 процентлы штраф салыначак дип әйтә­ләр.

Фәнзилә МОСТАФИНА, КФУ студенты:


– Үземнең дә чит илдә укып карыйсым килә, ничек тә булса киләсе елда кө­чемне сынап караячакмын. Кайту-кайтмауга килгәндә, биредә яшьләрне җәлеп итәр­лек шартлар булса, мон­да да үз урыныңны табып, үсеп була. Чит ил хезмәт хакы белән дә ымсындыра, белгечнең кадере дә анда бездәге кебек түгел. Китсәм, кайтмаячакмын дип өз­дереп әйтә алмыйм, туганнарны, туган якны сагыну хисләре дә бар бит әле.

Искәндәр ЯСӘВИЕВ, КФУ доценты, социология фәннәре докторы:


– Әгәр дә намуслы эш итү булса, программага, чын­­нан да, лаеклы яшьләр эләгәчәк. Гадәттәгечә, әш­нә­­леккә яшерен юллар калдыралар икән, акча җилгә очачак. Кирәкле программа, һичшиксез, ләкин 100 процент кеше дә кире кайтачак дип өметләнеп утыру – самимилек. Мондый программалар булдырып, бюрократияне киметмиләр икән, кеше кәгазь боткасына кереп батып, кул сел­тәргә мөмкин. Менә безгә дә, чит илдән белгеч чакырыр өчен, мең документ җыярга кирәк, бу ачуны чыгара. 




в„–10 | 24.01.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38752


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>