05.02.2014 Җәмгыять
Мондый аяныч хәлгә 51 яшьлек ананы улының хәмер белән мавыгырга яратуы этәргән.
в„– | 04.02.2014
Мондый аяныч хәлгә 51 яшьлек ананы улының хәмер белән мавыгырга яратуы этәргән.
Фаҗига авыл халкы күз алдында булган. Гомере буы сыер савучы булып эшләүче хатын мактаулы хезмәткәр саналган. Ләкин 32 яшьлек малае аракы коллыгына төшкәннән соң, ана малаеның әҗәтләрен түләп яшәгән.
Кибетчеләрдән сәрхүшкә аракы сатмауны үтенгән ананың гозерен үтәргә тырышкан сатучылар белән низаг чыккан. 13 ноябрьда исерек ир кибет киштәләрен җимереп, сатучылардан аракы таләп иткән. Китергән зыянны исерекнең анасыннан сорый башлагач, хатын баш яулыгын салып, “Үзем тудырдым, үзем үтерәм” дип, улын буып үтергән.
Хатын үз гаебен таныган, тикшерү эшләре төгәлләнгән. Җинаять эше Тукай район судына җибәрелгән. Тоткарланучыга 15 ел төрмә яный.
в„– | 04.02.2014