Quantcast
Viewing all articles
Browse latest Browse all 37906

АКШта уздырылган “Мисс Азия” бәйгесендәТатарстан кызы Хәдиҗат Нурбагандова беренче унлыкка сайланды #6990

27.11.2012 Милләт
Лос Анжелеста "Азия гүзәле" (Miss Asia USA) бәйгесендә Татарстан кызы беренче унлыкка керде, әмма максат ул түгел иде, ди Хәдиҗат Нурбагандова.

АКШта 1989 елдан бирле оештырылып килгән “Мисс Азия” (Miss Asia USA) гүзәллек бәйгесендә быел беренче тапкыр Татарстан вәкиле катнашты. Петербурда туган, Чаллыда мәктәптә укыган, соңгы дистә елга якын АКШта яшәгән Хәдиҗат Нурбагандова Азия гүзәлләре арасында беренче унлыкка сайланды.

 

“Жюри үз сүзен әйтте, мин бу нәтиҗә белән канәгать. Минем максат урын алу түгел, шул зур сәхнәдән Татарстан турында сөйләү иде, максатыма ирештем”,  дип сөйләде Хәдиҗат матур һәм истә калырлык итеп оештырылган тамаша турында Азатлык радиосына.

 

16 ноябрь җомга көнне кызлар үзләренең милли костюмнары турында сөйләгән, жюри  сорауларына җавап биргән. 17сендә  йомгаклау тамашасы узган. Хәдиҗатның Сөембикә-ханбикә киеме аның өчен махсус Чаллыда тектерелгән иде.

 

Хәдиҗат белән беренче унлыкка Камбоджа, Япония, Вьетнам, Филлиппин һәм Себердән бер кыз кергән. “Мисс Азия” исемен исә Тайван гүзәле алган.

 

​​“Мин аның җиңүенә бик шат. Ул кыз шул кадәр акыллы, ул данлыклы Принстон университетын тәмамлаган, бүгенге көндә яшьләргә университетларга керергә ярдәм итү өчен үз ширкәтен ачкан. Кешеләргә файда китерә, ул бу урынга лаек”, диде Хәдиҗат.

 

Татарстан кызы үзен якларга дип Сан-Францискодагы Американ Төрек-татар җәмгыятеннән килгән татарларга, Лос-Анжелеста яшәүче дусларына бик рәхмәтле.

 

Хәдиҗат киләчәктә мондый бәйгеләрдә башка катнашырга җыенмый. Бүгенге көндә ул итальян-американ ширкәтендә эшли, аларның бу бизнесы Бразилиягә дә җәелә.

 

“Бу бәйгенең үзем өчен иң зур файдасы шул булды – үз-үземә ышаныч артты. Мин теләсә нинди сорауга җавап бирә алам кебек хәзер. Эшем күп, тормыш дәвам итә”, диде Хәдиҗат.

 

 

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 

Хәдиҗат Нурбагандова татар милли киемендә

 

Image may be NSFW.
Clik here to view.

 

Уртада - Хәдиҗат Нурбагандова


Алсу КОРМАШ

№ | 26.11.2012

Viewing all articles
Browse latest Browse all 37906


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>