Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38763

Янукович китте. Майда – Президент сайлау

$
0
0
25.02.2014 Сәясәт
Узган атна башында Киевтагы чуалышлар соңгы ноктасына җитте. Рәсми мәгълүматларга караганда, 82 кеше һәлак булган, ә инде зыян күрүчеләр саны – йөзләрчә. Хакимияткә каршы чыгучылар, 2004 елгы Конституцияне торгызып, илдә пар­ламент-президент идарә формасын кире кайтаруны таләп иткән иде.

Менә шимбә көнне Украина Югары Радасы вакытыннан алда Президент сайлавын 25 май көнне уздыру турында карар кабул итеп (Виктор Януковичның Президент вазыйфасын үтәү­дән баш тартуы сәбәпле), 2004 елгы Конституциягә кире кайту турында карарны имзалаган. Якшәмбе көнне исә Югары Рада президент вазыйфаларын парламент спикеры Александр Турчиновка тапшыру турында карар чыгарган. Моңа кадәр Турчиновка инде Украина хөкүмәте башлыгы вәкаләт­ләре бирелгән булган. Ул коалицион хөкүмәт оештырылганчы, Министрлар Кабинеты эшенә җитәкчелек итәчәк икән.

Тимошенкога Премьер-министр кәнәфие кирәкми

Шул ук вакытта Украи­наның көнбатыш һәм үзәк өлешләрендә урнашкан тугыз өлкә хакимияте башлык­лары отставкага киткән. Әлеге тө­бәкләрнең элеккеге җитәк­челәре үзләренең бу карарын илдәге катлаулы хәлләр­гә бәйләп аңлата. Се­васто­польдә яшәүчеләр исә, Югары Рада карарын танымауларын белдереп, үзәк мәйданга митингка чыккан. Митинг резолюциясендә илдәге хәл­ләр “дәүләт перевороты”, дип бәяләнгән. Моннан тыш де­путатларның экс-премьер Юлия Тимошенконы җи­наять җәзасын­нан азат ит­кәнлекләрен дә искәртик. Тик “Батькивщина” хәрәкәте лидеры үз кандидатурасын Украина Премь­ер-министры вазыйфасына тәкъдим ит­мәү­ләрен сораган. Виктор Януковичка килгәндә, шимбә көнне Киевтан киткәч, Пре­зи­дентның кайда икәнлеген озак кына беркем дә бел­мәгән. Шулай да берникадәр вакыттан соң ул Харьковта журналистлар белән әң­гәмәсендә Украинаны ташлап китәргә җыенма­вын белдергән. Әм­ма кайбер массакүләм мәгъ­лүмат чаралары, чик буе хезмәте мәгъ­лүмат­ларына таянып, Пре­зидентның Донецк аэропортыннан очып китәргә ният­ләгәнлеге, тик самолетка күк­­кә күтәрелергә ирек би­релмәгәнлеге турында хәбәр иткән.

Элек-электән үк Тө­бәк­ләр партиясе таянычы буларак саналып килгән Харьков хакимияте дә, башка төбәк­ләр кебек үк (Кырым һәм Луганскидан кала), оппозиция­дәгеләр – “Уң сектор” сугышчылары контрольлегенә күч­кән. Шулай итеп, “мәйдан яклы булу” Украинаның көн­чыгышына да “йоккан”.

“Үзәк хакимият тар-мар ителде”

Украинадагы вакыйгалар, әлбәттә, дөньякүләм сәясәтчеләрнең дә игътибар үзәгеннән читтә калмаган. Аерым алганда, Владимир Путин АКШ Президенты Барак Обама белән илдәге вәзгыять турында фикер алышкан. Ике Президент та Украина икътисадын тот­рык­лыландырып, илне тыныч үсеш юлына кайтару зарурилыгы турында фикергә кил­гән. Ә Көнбатыш масса­күләм мәгълүмат чаралары, Украинадагы үзәк хакимият тар-мар ителде, дип тәк­рарлый. Британиянең “The Times” басмасы, украиналыларны үз дигәннәрендә нык торырга өндәп, “Януко­вичның куллары канга буялды, аның снайперлары Киевта мәйданга чыгучыларга атты”, – ди яза. “Independent” басмасы да чаң суга. Анда: “Вакытында чара күрелмәсә, Украинадагы хаос Европа өчен Икенче Бөек Ватан сугышыннан соң иң зур хәвеф булырга мөмкин”, – дигән фикер үт­кәрелә. “Foreign Policy” бас­масы авторлары фике­ренчә, хәзер Украинага диалог кирәк. Сәяси үзгәреш кирәк. Хәзер Украинадагы хакимиятне үз кулына алган оппозиция күрелә торган чарала­рының илдә тынычлыкка китерәсен расларга тиеш. Шул очракта гына демократик үзгә­реш­ләргә исәп тотарга була, диелә Кушма Штатлар басмасында. 




в„–28 | 25.02.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38763


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>