Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38738

Камал театры Будапешт язгы театр фестивалендә

$
0
0
06.03.2014 Мәдәният
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Йон Фоссеның “Җәйнең бер көнендә” спектакле белән Имре Мадача исемендәге Халыкара театраль фестивальгә (Madach International Theatre Meeting) чакырылды. Спектакль 1 апрельдә 17 сәгатьтә Будапешт шәһәренең Венгрия Милли театры сәхнәсендә тәкъдим ителәчәк.

Фестивальдә шулай ук: Александринский, Товстоногов исемендәге Зур драма, МХАТ мәктәп-студиясе, Ирак, Латвия, Литва (Римас Туминас спектакле), Норвегия, Турция Милли театрлары катнашачаклар.

Madach International Theatre Meeting Халыкара театраль фестивале 2014 елның 26 мартыннан 7 апреленә кадәр Будапешт шәһәрендә үтә. Фестивальне Венгрия Милли театры оештыра һәм ул Венгриянең бөек шагыйре, философ, драматург Имре Мадача исемен йөртә. Madach Meeting - данлыклы Будапешт язгы сәнгать фестиваленең (Budapest Spring Festival) бер өлеше, ул Венгрия башкаласында 2014 елның 21 мартыннан 6 апреленә кадәр уза.

Спектакль хакында:

“Җәйнең бер көнендә” спектакленең премьерасы 2013 елның 8 февралендә Камал театрының Кече сәхнәсендә узды. Норвегия драматургы Йон Фоссеның әлеге пьесасы Россиядә беренче мәртәбә куелды. Спектакль “Тантана” Республика театраль премиясе кысаларында “Ел вакыйгасы” номинациясендә лауреат исеменә лаек булды. Спектакль Россиянең “Алтын битлек” – 2014 Милли театраль премиясе фестивалендә 4 номинациядә катнаша.

“Җәйнең бер көнендә” спектаклен якын арада Камал театрының Кече сәхнәсендә 8 мартта 21 сәгатьтә карарга мөмкин. Билетлар театр сайтында: Җәйнең бер көнендә, һәм кассада: 293-03-74 




в„– |

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38738


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>