Казан шәһәре Волков урамындагы 18 йортта урнашкан объект Казан (Идел буе) федераль университеты карамагына тапшырылачак. Бинаны тапшыру турындагы карар бүген ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында узган киңәшмәдә кабул ителде.
Чарада ТР Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, “Казан (Идел буе) федераль университеты” югары профессиональ белем бирү учреждениесе ректоры Илшат Гафуров һәм “2-нче номерлы республика клиник хастаханәсе” сәламәтлек саклау дәүләт автоном учреждениесенең баш табибы Әлмир Абашев катнашты.
Карар нигезендә, “2-нче номерлы республика клиник хастаханәсе” сәламәтлек саклау дәүләт автоном учреждениесенең оператив идарәсенә теркәлгән объект “Казан (Идел буе) федераль университет” югары профессиональ белем бирү учреждениесенә бушлай тапшырылачак.
Казан (Идел буе) федераль университетына финанслауда ярдәм күрсәтүне үстерү республика программасы кысаларында бина алга таба федераль милеккә күчәчәк һәм уку-укыту һәм лаборатория корпусы буларак файдаланылачак.
Якын арада кызыксынган якларның шартларын үтәп, бинаны тапшыру турындагы тиешле карар әзерләнәчәк, дип хәбәр итә ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының матубугат хезмәте.
---
в„–--- | 21.03.2014