Татарстан халкының чирегенең хезмәт хакы минималь кулланучы бюджетыннан, ягъни 10 мең 987 сумнан түбән. Узган ел республикада чынбарлыктагы эш хакының үсеш темпы – 2 тапкырга, ә акча кереме күләме 6 тапкырга кимегән.
Бу хакта кичә Профсоюзлар федерациясе советы утырышында федерация рәисе Татьяна Водопьянова белдерде. Әлегә Татарстан Россия төбәкләре арасында эш хакы күләме буенча – 29, ә Идел буе федераль округында 1 нче урында тора. Икътисадның үсеш темплары акрынайса да, республика халкының кәгазьдә күрсәтелә торган акча кереме 8,7 процентка арткан. Бу күрсәткеч 26,1 мең сумга тигез. Ә уртача хезмәт хакы узган елда 12,9 процентка күбәйгән һәм 26 мең сумга җиткән.
Шул ук вакытта Татарстанда уртача хезмәт хакы кулланучының минималь бюджетыннан кимрәк булган оешмалар саны да кимегән. Ә минималь кулланучы бюджетыннан түбән хезмәт хакы алучылар саны былтыр 9 процентка азайган. 2013 елның ахыргы чирегендә республикада минималь кулланучы бюджеты күләме 10 мең 987 сум дип билгеләнгән иде. Бүген Татарстанда 250 мең кеше шушы күрсәткечтән кимрәк акча алып эшли. Татарстанда хезмәт хакы бурычы һаман югары булып кала бирә. 1 мартка алынган мәгълүмат буенча, бурыч 175 млн сумга җиткән. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан – Россиядә беренче урында. Икенче урында – Мурманск өлкәсе (172 млн сум), өченчедә – Камчатка крае (133 млн сум). Россиядә тоткарланган хезмәт хакы күләме 1 мартка 2,665 млрд сумга тигез.
---
в„–39 | 19.03.2014