Quantcast
Channel: Matbugat.ru RSS
Viewing all articles
Browse latest Browse all 38726

Айдар Гайнуллин: Милли сәнгать үз казанында үсә алмый

$
0
0
31.03.2014 Мәдәният
Танылган музыкант-виртуоз Айдар Гайнуллин редакциябезгә аеруча якын. Чөнки без, республикада беренчеләрдән булып, укучыларны аның белән таныштырдык. Татарстан халкы “Ватаным Татарстан” аша Берлинда танылган баянчы, вокалист, композитор, кинематография сәнгате академигы, “Ника”, “Белый слон”, “Кинотавр” премияләре лауреаты булган мишәр егете яшәгәнен белде.

14 апрельдә Айдар Гайнуллин Казанда беренче концертын куя. Әлеге проектның продюсеры – Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Рифат Фәттахов. Шушы вакыйга уңаеннан музыкант редакциядә кунакта булды һәм журналистларның сорауларына җавап бирде.

– Сез бик күп мактаулы исемнәр һәм премияләргә ия. Ә менә “Татарстанның атказанган артисты” дигән исем күптән түгел генә бирелде. Моның сәбәбе нидә икән?


– Күптән түгел, чыннан да, әлеге мактаулы исем бирелде. Мин аның “Россиянең атказанган артисты” дигән исемгә кадәр бирелүенә шатмын. Чөнки мин – татар, тарихи Ватаным – Казан, халкың белән бергә булуыңны тою ул – искиткеч хис. Татар сәнгатен Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә танытырга тырышам. Мин Берлинда яшим һәм анда төрле проектлар әзерлим. Әйтик, немец телендә татар әкиятләре аудиокитабын чыгару. Алданрак мондый җыентык рус телендә чыккан иде. Анда әкиятләрне Чулпан Хамматова, Марат Бәшәров, Сергей Шәкү­ров, Рената Литвинова укыды, композиторы мин булдым. Татар сәнгатен популярлаштыру идеясе бик ошаганга, бу эшне Европада дәвам итәргә булдым. Берлин филармониясендә үз фестивалемне оештырдым. Ул музыка сәнгатендәге төрле стильләрне үз эченә ала. Бу чарада да татар мәдәнияте күрсә­теләчек. Кызганыч, Европада татар милләте хакында аз беләләр. Кеше милләт турында ресторандагы “татарча ит” дигән ризык аша гына фикер йөртмәскә тиеш. Шуңа күрә уртак проектлар эшләргә кирәк.

– Татар музыкасы иҗаты­гызда нинди урын алып тора?


– Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чен Ир алдында чыгыш ясарга туры килде. Миңа кореячә берәр нәрсә уйнарга куштылар. Тоттым да татар халык көйләрен башкардым. Башлыкка ошады. Ул аны үзләренең көйләре дип уйлаган икән. Татар музыкасы колоритын, элементларын үз чыгышларымда еш файдаланам.

– Татар музыкасына мәхәб­бәт­нең тамырлары кайдан килә? Сез бит Европада яшисез, әти-әниегез – Мәскәүдән. Үзегез белән таныштырыгыз әле.


– Мәскәүдә татар гаиләсендә үстем. Әти-әнием өйдә татарча гына сөйләшәләр иде. Җәй көне әбигә, Чуашстанның Батыр районы Кызыл Чишмә авылына кунакка кайта идек. Мин анда күрше-тирә өчен татар халык көйләре уйный, җырлата, биетә идем. Бу канга сеңгән. Әти-әнинең музыкаль белем алырга мөмкин­лек­ләре булмаса да, җыр-моңга гашыйк кешеләр. Әти бөтен концертларымда да булды һәм яр­дәм итте. Алар, кыйммәтле музыка инструменты алыр өчен, икәү­ләп биш эштә эшләделәр. Баян элек “Волга” машинасы бәя­се тора иде. Якыннар, сез нәрсә, акылдан шаштыгызмы әллә, ди­гәч, әти-әни: “Без балалар өчен барысын да эшлибез”, – дип җа­вап бирделәр. Баян­ның авырлыгы 15 кг. Әти аны бөтен концертларга да үзе кү­тәреп йөрде. Мин үсеп җиткәч, 10 кг авырлыктагысын чыгара башладылар. Музыкант булып китүемә абыем Адис та сәбәпче. Ул шөгыль­ләнергә куша, өстәмә программалар алып кайта, конкурсларга әзерли иде. “Син сәхнәгә сугышчы булып чыгарга һәм җиңәргә тиеш”, – дия иде ул. Без самурай, ниндзялар турында кинолар карый идек. Өстәвенә Көнчыгыш көрәш төр­ләре белән шөгыль­ләндек. Бу, әлбәттә, музыкага бик ярдәм итте. Чөнки спортчы тын алуны контрольдә тота ала.

– Гаиләдә татар мохитендә үстем дидегез. Хәзер үз гаилә­гездә нинди телдә аралашасыз? Кызыгыз татарча белә­ме?


– Гаиләдә күбрәк русча сөйлә­шәбез. Кызым белән татарча да сөйләшәм, халык көйләрен уйныйм. Татар композиторларыннан Рөстәм Яхин, Фәрит Ярул­лин, Салих Сәйдәшев музыкасын бик яратам.

– Сез төрле жанрларга мөрәҗәгать итәсез. Димәк, тамашачыгыз әзерлекле, зәвык­лы булырга тиеш.


– Тамашачыны патшаларга һәм эшчеләргә бүлмим. Минем өчен алар бар да тигез. Бу җәһәттән остазым Ростроповичтан үрнәк алам. Аңа Испания королевасы алдында чыгыш ясыймы, эшче алдындамы – барыбер булган. Ул эшчеләр белән консерв ашап, аларга уйнап күрсәтә алган. Иң мөһиме – эчкерсезлек. Ихлас уйнаганда гына үзеңнең нәрсә әйтергә теләгәнеңне тамашачыга җиткереп була. Ихлас сүзне исә әзерлексез тамашачы да кабул итә. Барыбызның да бәхетле буласы килә бит.

– Илбашы Владимир Путин­ның баянчы икәнен беләбез. Сезнең аның белән баянда уйнаган бармы?


– Әйе, ул мәктәптә баян классында укыган. Аның белән бергә уйнаган юк, ә менә аңа төрле әсәрләр башкарган булды. Минем баянда “B.В.” дигән инициаллар тора. Чынлыкта ул “Ballone Burini” дигәнне аңлата. Баяннар ясый торган итальян фирмасы ул. Ә халык нишләптер Владимир Владимирович инициаллары дип кабул итә.

– Моңа кадәр Казан тамашачысы алдында концерт кую уе бар идеме? Әллә бу очрак­лы рәвештә килеп чыктымы?


– Андый уй бар иде, ләкин ул һаман чигерелә килде. Күрәсең, барысы да үз вакыты беләндер. Аннан соң Берлинда Сабантуйда Рифат Фәттахов белән очраштык һәм концерт турында килештек.

– София Гобәйдуллина бе­лән элемтәдә торасызмы?


– Аның әсәрләрен башкарганым бар, әмма тыгыз элемтәдә торабыз дип әйтә алмыйм.

– Ни өчен Россия музыкантлары, яшәү һәм иҗат итү өчен, Германияне сайлый?


– Анда, Россиядән аермалы буларак, классик сәнгать югары бәяләнә. Бездә исә Стас Михайлов кебек, яратам сине дип, үрле-кырлы сикеренүчеләргә баш әйләндергеч гонорарлар түләнә. Бу көлке, әлбәттә. Германиядә чын сәнгатьтән ләззәт алалар һәм күңелләрен сафландыралар. Гер­маниядә плюска авыз ачып торуны кабул итә алмыйлар. Әй­тик, телевидение, мөмкин­лек­ләре булмау аркасында плюс­ка уйнарга кушса, миңа бик кыен булачак.

– Татар мәдәниятен Европага танытуны максат итеп куйдым, дидегез. Сезгә бу эштә кем дә булса ярдәм итәме? Герма­ниядәге татар җәм­гыять­ләре белән элемтәдә торасызмы?


– Татар җәмгыятьләре ти­рәсендә вәзгыять катлаулырак. Мин финанс мәсьәләсен күздә тотам. Шуңа күрә үзеңә тырышырга һәм оештырырга туры килә. Фестивальне мин үзем оештырдым. Ул Мәскәүдә концерт оештыруга караганда шактый арзангарак төште. Зал өч көн буе туп-тулы булды. Немецлар да финанс ярдәме күрсәтте. Мин бу уңайдан Татарстан да ярдәм итәр дип өметләнәм. Милли мәдәният үз казанында гына камилләшә алмый. Аңа чикләрне узарга кирәк. 


Гөлинә ГЫЙМАДОВА

в„–45 | 28.03.2014

Viewing all articles
Browse latest Browse all 38726


<script src="https://jsc.adskeeper.com/r/s/rssing.com.1596347.js" async> </script>